Беркөнне психолог киңәшләренә юлыктым. «Балага әйтергә ярамаган 6 гыйбарә» дигән исеме җәлеп итте. Тукта, нәрсә әйтергә ярамый икән балаларга дип, тиз генә укырга тотындым. Беренчесеннән үк чәчләрем үрә торды. Мин бит боларны балаларыма көн саен әйтәм! Мин аларны бөтенләй дөрес тәрбияләмим икән бит.
Беркөнне психолог киңәшләренә юлыктым. «Балага әйтергә ярамаган 6 гыйбарә» дигән исеме җәлеп итте. Тукта, нәрсә әйтергә ярамый икән балаларга дип, тиз генә укырга тотындым. Беренчесеннән үк чәчләрем үрә торды. Мин бит боларны балаларыма көн саен әйтәм! Мин аларны бөтенләй дөрес тәрбияләмим икән бит.
«Энеңне (сеңлеңне) карап тор әле» дип, олы балаларга әйтергә дә ярамый, ди психолог. Татарларда элек-электән олы балалар кечеләрен тәрбияләп, карап үстергән. Әти-әни эштә булганда ашаткан, йоклаткан, имезлек каптырган, һәрвакыт күз-колак булып торган. Әле дә хәтерлим, өй салган елны бер яшьлек сеңлемне аркама асып, үзем кая барсам, шунда алып йөрттем. Башкача була дип уйлап та карамадым. Шулай тиеш дип кабул итә идем. Сеңелләремне карау мине тагын да җаваплырак, оешканрак булырга өйрәтте. Үз балаларыма да кече сеңелләрен каратып үстерәм. Алар аны киендерә, юындыра, ашата беләләр, уйнарга алып чыгалар. Курыкмыйча көне буена калдырып китә алам. Шушылай эшләү минем балаларны бозамы, аларны бәхетсез итәме? Юк, әлбәттә. Тормыш өчен файдалы сабак алалар, туганлыкларын ныгыталар кебек...
«Син аны яратырга тиеш», дип, гаиләдә туган яңа баланы олысыннан яраттырырга тырышу. Китегез инде, ике балаңны бер-берсенә яраттыру, туганлык хисләрен ныгыту тыела дигән сүзме бу? Апаңны ярат дип, яңа туган балага әйтеп булмый бит инде, барыбер аңламый. Ә менә олы баланың күңеленә энекәшенә карата мәхәббәт, якынлык, туганлык хисләрен салырга кирәк дип саныйм. «Яңа туган бала көчсез, синең ярдәмеңә мохтаҗ, аңа син бик кирәк, үскәч, ул синнән үрнәк алачак», – дигән сүзләрне гел әйттем инде мин. Гафу итегез, иптәш психологлар...
«Син олы бала, акыллырак бул, юл куй». Монысы белән берникадәр килешәм дә. Ләкин кече балалар олыларын хөрмәт итеп үсәргә тиеш. Кечесе елый дип кенә олы бала аңа һәрвакыт юл куярга тиеш дигән сүз түгел. Апасының олырак икәнен, тәҗрибәлерәк булганын аңлап үсә бездә кече бала. Шулай итмәсәң, үскәч, олыгайгач та санламаячак, тыңламаячак ул апасын. Әти-әни мәңгелек түгел, алар китеп баргач, олы баланың әти-әни урынына каласы бар. Олыларны хөрмәт итәргә өйрәнгән балалар гомер буе тату, дус яшиләр, туганлык җепләрен өзмиләр дип саныйм.
«Йәгез, кем беренче җыенып бетә?» дип, ярыштырырга ярамый икән балаларны. Бу сүздән башка кече кызымны, гомумән, өйдән җыеп алып чыгып китеп булмый. Апасы, абыйсы өйдә булмаганда, минем белән ярыша ул. Иртән тизрәк җыенып чыгып китү өчен бик уңайлы инструмент бу сүзләр. Гафу итегез, мин аларны кулланмый булдыра алмыйм. Көндәлек тормышымны җайга сала торган әйберләрдән баш тартырга җыенмыйм.
«Сабыр бул, усалланма» дигән сүзләрне балага әйтүдә саграк булырга кирәк, килешәм. Ягъни бала эмоцияләрен ничек тели, шулай чыгарсын, сабыр итеп, эченә җыймасын. Минемчә, һәрнәрсәнең чиге булган кебек, усаллыкның да төрле дәрәҗәсе бар. Әнисе әйткән сүзгә пырлап, ишекләрне каты ябып, өстәлдәге әйберләрне бәреп төшергән баланы тәрбиясез дип саныйм. Мондый кыланмышларына кечкенәдән түзеп торсаң, үсмер чакта бөтенләй басып булмас баланы. Хисләреңне сүз белән дә әйтеп була, дип аңлатам балаларга, утырып сөйләшү яхшырак була, дип. Ә менә «сабыр бул» сүзен күпме әйтсәң дә аз булмас кебек хәзерге буынга. Бөтен нәрсәгә җиңелчә карап, берсен ташлап, икенчесен башлап, үз ирегендә яшәргә өйрәнеп үсәләр. Гаилә коргач та сабырлык сүзен ишетмәгән, белмәгән бала гаиләсен саклап калырга уйламый да – аерылышып куялар.
«Мин барыгызны да бертөрле яратам» дияргә дә кушмый психолог. Имеш, шулай әйткәндә «сезнең берегездә дә үзенчәлек юк» дигән фикер җиткерәбез балаларга. «Бармакның кайсын тешләсән дә, бертөрле авырта», – дип әйтә иде әбием. Мин дә шул фикердә. «Өчегез дә минем өчен бертигез, өчегезне дә бертөрле яратам. Минем мәхәббәтем өчкә бүленми, өч тапкырга арта», – дип әйтәм балаларыма.
Психолог киңәшләрен укып, мин эгоист балалар тәрбияләргә теләмим икән, киңәшләрегез үзегезгә булсын, дидем. Болай да иректә яшәп, үзләрен башкалардан өстен куеп, «син беркемгә дә бернәрсә тиеш түгел» дигән сүзләр ишетеп, телефон тәрбиясендә үскән балаларга ничек булса да әти-әниемнән, әби-бабаларымнан килгән тәрбия нигезләрен бирергә тырышам. Безне шул тәрбия кеше итте. Киләсе буынга шул тәрбиянең беразын гына булса да күчерәсе иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарийлар
1
0
Ул психологнын узенен баласы юктыр эле могаен, узеннен балан булмаса, балалы кешелэрне бала тэрбиялэргэ ойрэтергэ иртэрэк
0
0
0
0
Эби - бабайлар тэрбиясе дорес,ничек инде ул бер кемгэ бэ бернэрсэ тиеш булмасын,э ата- ана,узенен булачак балалары!Кавказ халкы олыларны олы итэ,туганнарны,балаларны бер ояга жыя,менэ ичмасам тэрбия!
0
0
0
0
Берәр наданы язгандыр ул киңәшләрне, психолог исеме астында. Хәзер андыйлар күп бит ул. Сезнең сүзләр белән бөтен кеше дә килешәдер дип. Уйлыйм. Бик төпле, акыллы сүзләр.. Рәхмәт
0
0
0
0
Бик дорес фикер!
0
0
0
0
Аяк атлаган саен психолог,үзләренә җитмәгән акыллары белән инде өченче поколение балалар бозыла.бер тамчы бу тузга язмаган кинәшләр белән килешмим.Рәхмәт .
0
0