Логотип
Бала

​Кирелекме, үзсүзлелекме?

Киреләнми торган бала бармы икән ул? Шундый балалар була, әйтерсең лә, алар әти-әнисен чыгырыннан чыгарыр өчен махсус киреләнә. Балаларда еш очрый торган бу сыйфатка каршы көрәшергәме? Ничек итеп?
Урамга уйнарга чыгарга җыенабыз. Кызымны мультфильмыннан аерып алу өчен шактый үгетләргә туры килде. Аның, бөдрәләрен уйнаклатып: «Тагын аз гына карыйм да, аһа?» – дигәненә каршы килә алмыйм – шундый матур итеп сорый... Киенә башлагач, озак кына кием сайладык. Җәйге күлмәген табып алган да шуны киеп чыкмакчы була. Урамда декабрь, кыш икәнен ничегрәк итеп аңлаталар соң ул ике яшьлек балага? Урамда салкын, күлмәкчән генә чыксаң, өшисең, аннан соң чирлисең, Маша Аюны кура җиләге белән дәвалаган кебек, сине дә дәвалыйсы була, дим. Бераз гына көйгә килгәндәй була да тагын үзенекен сөйли башлый. Ятып кына торырга туры киләчәк, «врач апа»ны чакырасы була, ул укол кадый, әле хастаханәгә үк алып китәргә мөмкин, дим. «Врач апа»дан куркабыз анысы, тик бу юлы кирелек көчлерәк булып чыкты. Үтми, үз туксаны – туксан. «Күлмәк өстеннән яңа алган кышкы куртканы киям», – ди. 
– Алай гына салкын була. Әнә, ишек төбендә песи көтеп тора, киенеп чыкмасаң, Зөлфия белән уйнамыйм ди. 
– Кая? Әйтмәде бит. 
– Дәү әтисе, син әле генә урамнан  кердең, сиңа әйттеме? 

Зөлфияне дәү әтисе белән бергәләп үгетлибез. Ар­тист­ла­нырга туры килә. Тырыша торгач, күнә. Җылы кофтаның җиләклесен киеп чыгарга риза була, чөнки күрше кызы Әминә дә шундыен киячәк, имеш... Уф!
Тиз генә үзем  киенеп куям. Инде аяк киемнәренә чират җитте. Бала тирләгәнче дип, Зөлфия­дән алданрак аның ботинкаларын батарея өстен­нән алып, алдына куям. 
– Тимә минем ботинкаларга, мин үзем ала идем аларны, кире куй!.. – дип, күз яшьләре белән елап җибәрә Зөлфия. Бу юлы еламый калырбызмы әллә, дигән идем?! Тиз генә ботинкаларны урынына куям, ләкин соң инде. Зөлфиянең кәҗәкәе бер килдеме, тиз генә китәр, димә. «Дөрес куймадың, алай тормый иде алар!» – дип, тагын да катырак елый башлады бу. «Ничек тора иде соң? Болаймы?» – дип, турылап куям. «Юк!» – дип, урынында тыпырдый кызым. Тәгәрәп тә китә. Шул вакыт минем дә сабырлыгым төкәнә, шушы кечкенә генә Кирлемәнне тыңлата алмавыма ачуым куба. Буран булып. 

...Менә мин дә монстрга әйләндем инде болай булгач. Бераздан без балам белән икәүләп елыйбыз: мин гарьләнеп, балам кыланмышлары өчен үкенепме, куркыпмы – анысын белмим. Бу минутларда бала тәрбияләү турында укыган китаплар да, мәкаләләр дә онытыла. Алар бит беравыздан: «Бала тәрбияләү – беренче чиратта, түземлек, сабырлык. Беркайчан да балага тавыш күтәрмәгез. Бу сезнең көчсезлегегезне генә күрсәтә...» – дип язалар. Әйе, мин Сухомлин­ский да, Спок та, Соловейчик та түгел, гап-гади әни. Шуңа күрә дә бәләкәй баланың кирелеге мизгел эчендә глобаль масштабтагы хисләр бәрелешенә әйләнә.   

Бераздан безнең өйдә давылдан соңгы чалт аяз һава торышы урнаша. Тынычлангач, башка беркайчан да балама тавыш күтәрмәм, дип, эчемнән генә ант итәм, үз-үземне талыйм, көчсезлектә гаеплим, аннан гафу үтенеп, кирәксә дә, кирәкмәсә дә иркәлим. Кызым да иркә песи кебек, ник бер карышсын! Гәрчә болай тиеш түгеллеген белсәм дә, башкача булдыра алмыйм... Күрәсең, мин начар әни, дигән бәя куям үземә. 

Без дә үстек анысы. Безне дә әниләр үзләренчә тәрбияләгәннәр. Без дә шулай әни чыгырыннан чыкканчы «тырыша» идекме икән? Ничек инде, шуның кадәр китап укып, шуның кадәр тәрбия ысуллары белән танышыпмы? Шик корты өчен өлгереп җиткән алма үзем, һәр адымымны «дөрес эшлимме?» дип шик астына куям. Ә бит безнең әниләр тәрбия ысулының бусын кулланыйммы, тегесенме, дип тормаганнар. Һәрхәлдә, әнинең «без сине японнарча, йә булмаса Көнбатышча тәрбияләдек», – дигәнен хәтерләмим. Бездә тәртип авылда яши торган чып-чын татар гаиләсендәге кебек иде. Өлкәннәр эштә, зуррак балалар кечкенәләрне караша, үскән саен баштарак әби-бабайның кул арасына керә, аннан соң тыштагы мәшәкатьләрне дә үз өстенә ала башлый. Ай-һай, ул вакытта әнинең ике яшьлек кызын җитәкләп, көпә-көндез урамда һава сулап йөрергә вакыты булдымы икән? Ә без менә башка заманда яшибез, баланы урамга һава суларга махсус алып чыгарга кирәк. Ә анда шундый ук нәниләрен җитәкләп йөрүче әниләр. Алар белән тәҗрибә уртаклашу, мәгълүмат алышу – кем ничек тәрбияли, кем нинди тәрбия ысулын куллана һәм башкалар. 
 
Әллә хәзерге заман балалары гына шушы рәвешле «бозыкмы»? Әллә үзем тәрбия­ли белмимме? 

Мин дә шундый кире идемме, дигән соравыма әни «булгандыр инде», дип кенә җавап бирде. Киреләнгән вакытта әни нишләде икән: юмалаганмы, үгетләп караганмы, ачулангандырмы, көйләгәндерме? Ничек итеп җайга китерде икән? Аларын хәтерләмим, әмма ишек кашагасындагы сыек чыбык хәтердә. Сыек чыбыкны әче төшә, диләр. Әмма арт якның сыек чыбыктан кызышканы истә калмаган. Чыбыкны үсеп беткәч, өй юганда алып ташладык – ничә еллар шунда кыстырылган килеш торды ул кисәтү булып, кирәге чыкмаганлыктан яңасына алыштырылмаган, корып беткән иде. Димәк, истә калырлык дәрәҗәдә киреләнү булмаган – монысы өчен шөкер. Ә менә кызымның кирелеге белән нишләргә? Алга таба болай дәвам итсә... Интернетта укыган бер мәзәк искә төшә: Бер яшь әни баласына ботка ашата. Бала кулларын бутый, бөтен киеме, бите-куллары, өстәл җәймәләре боткага буялып беткән. Ә әни кеше баласының ашавыннан канәгать, йөзендә елмаю балкый икән. Моны яшь хатынның ире күзәтеп утырган да: «Син ниндирәк антидепрессантлар кабул итәсең? Һәм күптәнме?» – дип сораган.
Әйе, бу кирелек алга таба да шушы рәвешле дәвам итсә, Ходай биргән сабырлык кына җитәр микән?

Әни оныгының кирелеген артык иркәлектән күрә: «Балага «юк» дип әйтә белергә кирәк», – ди ул.

Зөлфия – көтеп алынган бала, әти-әнисенең генә түгел, дәү әтисе белән дәү әнисенең дә иркә кочагында үсә. Кайнанам кызымның бу сыйфатын үзенчә аңлата: «Бала әле ул, иркәләнсен, аңлый башлагач, үз җае табылачак, кирелек түгел, үзсүзлелек, – ди. – Үскәч, аның үзсүзлелеге аңа файдага гына булачак», – дип тә өсти.

Ә мин кирелеккә җавапны төрлечә эзләп карыйм: кайчак катырак торам (монысы әти-әниләр ысулы), кайчак юмалыйм (монысы әби-бабайлар, дәү әти-дәү әниләр ысулы, алар баланың баласы балдан татлы, дип яши, шуңа да үз балаларына биреп бетермәгән иркә-назны оныкларына биреп өлгерергә ашыга, ә үз балалары үс­кән­дә, алар эштә булган), кайчак кызымның теләген берсүзсез үтим (монысы японнарча кыланып карау, ти­бет ысулы дип тә әйтәләр аны). Әйтик, күн итек белән көзге суны ерып йөреп салкын тидердек тидерүен.
Кай­чак саңгырау һәм сукыр булып кыланам (бәлки, бусы минем организмның үз-үзен саклау инстинктыдыр), кайчак үзем киреләнә башлыйм, үпкәлим (монысы са­­быр төкәнгәч, үз-үземне контрольдә тота алмый башлагач), ләкин боларның берсе дә ниндидер формула итеп кабул ителә алмый һәм киеренкелекне һич тә җайга салмый. 
 
Әнә шулай итеп, бала тәрбияләү белән үз-үзеңне тәрбияләү арасындагы чик  беленер-беленмәс кенә калганда, кызымның кирелегенә ачкыч та таба яздым. 

Кирелек өянәге ничек кинәт  барлыкка килсә, шулай ук юкка да чыга, кызым үзен берни булмагандай тота  башлый. Һәм шул мизгелдә бу кирелекнең үзенә күрә әнилеккә имтихан икәнен аңлыйсың: тынычлан, дим үз-үземә, син әле генә яхшы әни булырга тест үт­тең, аны  иң яхшы психолог – кызың үткәрде! Ә аның бераздан берни булмагандай уйнап йөрүе – үзе бер  педагогик могҗиза! 

Мин еш кына аңа вариантлар тәкъдим итәм: урамга чыгасыңмы, әллә уенчыкларыңны җыясыңмы? Күлмәк­нең бусын киясеңме, әллә монысынмы? Үзең чишенә­сеңме, әллә мин булышыйммы? Зөлфия шушы рәвешле сайлау алдында калганда, күбрәк мөстәкыйль башкара алырдай вариантны сайлый, аңа болай күбрәк ошый. Димәк, минем балам чыннан да үзсүзле, үз дигә­ненә ирешүчән булачак дигән нәтиҗә ясыйм моннан. 

Алга таба Зөлфиянең кирелеге йомшарды, ә аңа өч яшь тулганда без аның белән уртак телне тизрәк табарга өйрәндек. Иң мөһиме – мин аның бу сыйфатына каршы көрәшергә кирәк түгеллеген аңладым. Бу сыйфат аның табигатендә. Димәк, аны тыңлаучан итәргә тырышу – баланың шәхесенә, мин-минлегенә тиячәк, алга таба аны йомыкыйлыкка этәрәчәк. Беренчедән, мондый балага тавыш күтәрә, борын төбендә йодрык уйната торган ата-ана берничек тә абруй, дәрәҗә казана алмаячак. Гомумән, баланы кычкырып җиңеп булмый (бәлки, берәр тапкыр куркытып буладыр). Бала, андый кешегә якынаймаска тырышачак. Димәк, үсә-үсә ул үзе өчен абруйны читтән эзләячәк. Икенчедән, ишетмәмешкә-күрмәмешкә салышу кадәресе дә дөрес алым түгел. Балага битараф булып кылану аны зур психологик кичерешләргә этәрү булыр иде. Ул үзен кирәксез итеп хис итә һәм моның киресен исбатлау өчен бала, ничек булдыра ала, шулай игътибар даулый башлый. Кечкенә бала моны инстинктив рәвештә эшли, аңлый башлагач, нәтиҗәләре төрле булырга мөмкин. Ә бит ул игътибар­ның инде бөтенләй кирәкми башлавы да бар. Әлбәттә, моңа юл куярга ярамый. Шуңа да бала киреләнә икән, аның бу сыйфатын киләчәктә үзенә ярдәм итәрдәй юнәлешкә борып җибәрергә кирәк. Ярату, түземлек һәм тагын бер тапкыр түземлек аша. 


Сайтыбызның «Әни көндәлеге» сәхифәсеннән  ҮПКӘЧЕЛ БАЛАЛАР һәм МОНДЫЙ КИРЕБЕТКӘНЛЕККӘ НӘРСӘ КИТЕРӘ?  исемле язмалар да укый аласыз.


КИҢӘШ 
Мондый киребеткәнлеккә нәрсә китерә?
Бәләкәчегез гадәти көннәрдә сезне сирәк күрә, үзенә игътибар җитмәүдән тилмерә. Шуңа яллар җитүгә үзенең канәгатьсезлеген шулай чыгара. Гаиләгезгә күбрәк вакыт бирергә тырышыгыз, бергәләп табигатькә чыгыгыз – бу хәлдән шулай гына котылып була. Менә шундый аралашулардан ул бик канәгать кала, әти-әни яратуын тоеп үсә, үзе дә инсафлы, аңлый белә торган бала булып үсә. 

Моңарчы нарасыегызның көен көйләп, бер көнне моны туктатсагыз, ул аптырап калачак. Һаман үз сүзен сүз итеп, кәҗәли башлаячак.
Кирәгеннән тыш кайгырту, тыюлар балада ризасызлык тудырып, көннәрдән бер көнне ул: «Мин үзем!» – ди киреләнә башлаячак.
Әтисе юл куя, әнисе – юк. Менә шуннан баланың үз-үзен тотышында каршылыклар килеп чыга инде. Гаи­ләдә бөтенесе бер сүздә булсын.
Балаларның барысын да тигез күрергә кирәк, берәү дә читтә ала карга булып калмасын.

Тыныч хәл итү юллары:
Балагыз сораган курчакны сатып алалмаганга еласа, аңа өйдә төрле ма­териаллардан бергәләп ясарга тәкъдим итегез. Бергәләп өй җыеш­тыру, ашарга әзерләү ошар аңа. Үзенең кирәклеген аңлар. Олы кеше булуыгызны читкә куеп, үзегез дә бала-чага кебек берәр уенга кат­нашып китегез. Мәсәлән, «өйле» уйнагыз.

Сез – бала, ә ул әти йә әни булып уйнасын. (Уенда ул һәрчак – баш, әти-әни укучы хәлендә генә.) Сездән алган тәрбия дә чагылып китәчәк. Үзегезгә читтән карый аласыз.

Өзми-куймый елап-бәлаләп торган баланы үзен генә калдырыгыз. Берәү дә игътибар итмәгәнен аңлап, туктаячак. Баланың игътибарын башкага юнәлтү дә истерикалардан арындырачак. Мәсәлән, «Кара, нинди күз яшьләре әрәм була! Әйдә, аны бер савытка җыйыйк әле!» яки «Күр, җил­кәңә Кирлемән менеп утырган бит! Куып җибәрик тизрәк!» – дип елауны «оныттырып» була. Әкиятләр укуга, мультфильм карауга күчеп тә тынычландырып була.

Сүз тыңламыйча тискәреләнгән чагын балагызга кабатлап күрсәтегез. Үзенә читтән карап, башка алай эшләмәячәк. Сабыр булыгыз! Җәза кулланмыйча гына, балагызга үтемле һәм аңлаешлы итеп аңлатыгыз! Иң элек үзегезне матур тотыгыз. Килешә алмыйча, туктаусыз талашып торган әти-әни нинди үрнәк булсын инде!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар