Нәрсә бирсәң шуны ашаган баладан да рәхәте юк. Ә менә ашамаса нишләргә?!
Авырган чагында баланың аппетиты бетүе, ашыйсы килмәве гаҗәп түгел. Савыккач ашар әле. Ләкин кайбер бала таза-сау килеш тә начар ашый. Мондый очракта, беренчедән, балагызның кем булуына игътибар итегез: «ябалак»мы ул, әллә «тургай»мы? «Төнге кош» бик соң уяна, торуга ук ашамый. Киреләнә дип уйламагыз, «ябалак» баланың азык эшкәртү системасы әкрен «уяна», бавыры тиешенчә, кирәкле микъдарда үт суы эшкәртеп җиткерә алмый, ашказаны асты бизләре майлы кислоталарны эретеп бетерергә әзер түгел. Шуңа күрә солы боткасын яисә йомырка тәбәсен күрү дә баланың күңелен болгата.
Балагызны уянуга ук түгел, ә сәгать ярымнардан соң җиңелчә генә ашатыгыз: майсыз йогурт, җимешле күмәч ише әйберләр бирегез. Аппетиты күтәрелсен өчен бер-ике йотым минераль су яисә сок тәкъдим итегез. Төшке һәм кичке ашны да бер-ике сәгатькә соңгарак күчерегез.
Икенчедән, балагызны гел бер вакытта ашатыгыз. Физиологларның әйтүенә караганда, шулай иткәндә, организм, азык үзләштерүгә алдан ук әзерләнә башлый. Иртәнге, төшке һәм кичке аш арасында печенье, конфет ише әйберләрне онытыгыз!
Өченчедән, балага үзе ярата торган ризыкларны бирегез. Сезгә тәмле һәм файдалы тоелганны ул ошатмаска мөмкин. Пешкән балыкка, әчкелтем тәм килеп торган бавырга, тамакка «тыгылып» интектергән эремчеккә дә исе китми аның. Бәлкем балыкны балык котлеты, ә бавырны паштет итеп әзерләп караргадыр? Гомумән, бала-чага ашауга килгәндә үтә нәзберек ул.
Дүртенчедән, һаман бер ботка булмас бит инде. әгәр дә ботка өстенә варенье яисә җимешләр белән кояш сурәте ясап куйсагыз?! Пешкән йомырканы әйтик, урталай бүлеп, өстенә помидордан эшләпә кидертеп, гөмбә формасында тәкъдим итсәгез… Матур бит, кызыгып ашарсың…
Бишенчедән, баланы, уйнаган җиреннән бүлеп, ашарга чакырмагыз. Уен белән мавыккан нәниегезне берни белән дә кызыктыра алмаячаксыз. Шундый вакытта «кухня» аның уен бүлмәсенә күчә.
Шулай да, ашауга битарафлар күп очракта вак сөякле, кечкенә гәүдәле, аз хәрәкәтчән балалар арасында очрый. Аларга ярап булмый. Яраткан ризыклары да юк сыман. Ашау аларга кызык түгел. Андый баланы әти-әнисе уен белән мавыктырып ашатырга тырыша. Ләкин ул барыбер ашамый, чемченеп кенә утыра. Моңа карап, бала авырый дигән нәтиҗә ясарга ашыкмагыз. Сәламәт ул, тик кирәкле дозада витамин һәм микроэлементлар кабул итеп кенә җиткерә алмый. Шуңа да витаминнар кулланыгыз.
Һәм соңгысы, әз ашый торган балагызны (ә бу күбрәк дүрт яшь белән алты яшь арасында була) «әти өчен», «әни өчен», «әби өчен», дип ирексезләмәгез: авырлыгы, буе нормаль булса, борчылыр сәбәп юк. Әгәр дә инде ул, аппетиты булмау белән бергә, баш авыртудан зарланса; тиз арыса; чирләсә; еш коса башласа; эче катып китсә; температурасы күтәрелсә, йә кинәт төшеп китсә; авырлыгын югалта башласа; гел «туңам» дип зарланса, кичекмәстән, балалар табибына мөрәҗәгать итегез!
Комментарийлар
0
0
Хэзерге аналарга шаккатам. Безнен заманда баланы ялынып ашату юк иде. Корсагын ачса бар нэрсэне дэ яратып ашыйсын, сайланып тормыйсын. Ялынып ашату тугел, шикэр кэнфит кебек эйберлэрне яшереп куялар иде энилэр. Э хэзер тегесе кирэкми, монсы кирэкми... Рэхэткэ чыдый алмыйлыр, туюлары житкэн.
0
0
0
0
Балалар инде үсеп бетеп килсәләр дә, һаман ашатып булмый. Соң алар үзләре ач бит, үзләре ашамый. Аларның ашамаганына ачу килә, ашказаннары авырта. Авыртканыгызга үзегез гаепле дип тагын бер кат әрлим. Кайнанам мине гаеп иткән кебекгрәк, пешерүең җитсә, ашыйлар ди иде дә, үзенә калдыргалый башлагач, аныкын да ашамыйлар. Тәм-том белән бозылган дип тә булмый аларны. Гел тәм-том да алмыйбыз, акчасы да исәп, ишебез дә бар. Йогурт, җиләк-җимеш, сөт бәрәңге боламыгы, кыздырган тавык, сугансыз кишерсез пешкән шулпа (токмачлары, ите керергә тиеш түгел) – бөтен ризыклары шул. Кашык тутырып ашап утырган балаларга карап, күземә яшьләр килә. Көн дә ашарга пешерми калган юк: ашы да була, шулпалы бәрәңгеләре дә, өчпочмаклар да, пылау да – тәлинкә буяп, балаларга бүлмибез дә, барыбер ашамыйлар.
0
0
0
0
"Дети должны быть худыми и с шилом в попе" Доктор Комаровский Ашыйсы килсэ ашый, килмэсэ юк! Бер проблема да курмим
0
0