Логотип
Дин

Юмартлык – асыл сыйфат

Юмартлык – кешедәге иң күркәм сыйфатларның берсе. Аллаһ Үзенең Сүзе булган Коръәни Кәримдә бик күп сүрә-и аятьләрдә кешеләрне юмарт булырга өнди.

Юмартлык – кешедәге иң күркәм сыйфатларның берсе. Аллаһ Үзенең Сүзе булган Коръәни Кәримдә бик күп сүрә-и аятьләрдә кешеләрне юмарт булырга өнди. Ислам шәригате буенча, мал-мөлкәте булган, мул тормышта яшәүче кешеләр үзләрендә булган байлыктан мохтаҗларга ярдәм итәргә, байлыкларының кырыктан бер өлешен зәкят итеп түләргә тиешләр. Аллаһ Коръәндә «Зәрият» сүрәсенең 19 нчы аятендә байларның малында мохтаҗларның өлеше булуы хакында: «...аларның малларында соранучыларга һәм мохтаҗларга өлеш бар» дип катгый итеп әйтә.

Пәйгамбәребез Мөхәммәд салаллаһу галәйһи үә сәлләм хәдис шәрифендә: «Юмартлык – ботакларын дөньяның эченә сузган Җәннәт агачларыннан берседер. Кем бу агач ботакларының берсенә тотынса, ул аны Җәннәткә тартыр. Саранлык – ботакларын дөньяга сузган Җәһәннәм агачларыннандыр. Кем бу агачның ботагына тотынса, ул ботак кешене Җәһәннәмгә тартыр» дигән. 

Сорау: Байлык-муллыкны кеше көне-төне эшләп, бик тырышып тапса да, аннан мохтаҗларга өлеш чыгарырга тиешме?
Җавап: Байлык-муллык акыл-зиһенне эшләтеп яисә күп көч куеп табылган булса да, аны Аллаһ бирмәсә, без бернәрсә дә эшли алмас идек, шуңа күрә дә, Раббыбыз биргән нигъмәткә шөкер итеп, аннан башкалар өчен өлеш чыгарырга тиешбез. Мохтаҗларга ярдәм итү, юмартлык Коръән белән һәм, аннан соң, Пәйгамбәребез Мөхәммәд салаллаһу галәйһи үә сәлләмнең хәдисләре белән фарыз кылынган.


Сорау: Бу хакта Коръәннән дәлил китерсәгез иде.
Җавап: Аллаһ Коръәндә «Бәкара» сүрәсенең 272 нче аятендә: «Бер яхшы нәрсәне сәдака итеп бирсәгез, файдасы үзегезгәдер. Сәдакаларыгызны фәкать Аллаһ ризалыгы өчен генә бирсәгез, яхшы нәрсәләрдән сәдака бирегез, аның хаклары сезгә түләнер Җәннәт нигъмәтләре белән һәм сез Ахирәттә золым кылынмассыз» ди. 
Тормыш тәҗрибәсе белән расланган: саранлану, мал колына әйләнү яман нәтиҗәләргә китерә һәм булган мал-мөлкәтне дә харап итә. Бу хакта Пәйгамбәребез салаллаһу галәйһи үә сәлләм: «Аллаһ коллары өчен шундый көн җитәр, ул көнне күктән ике фәрештә төшәр һәм аларның берсе шулай дияр: «Ий, Аллаһым, сәдака бирүчегә арттыр!» һәм аңа артыгы белән бирелер. Икенчесе шулай дип әйтер: «Ий, Раббым! Саранга бирмә!» һәм аның бөтен малы зая булыр». Сәдака малны күбәйтә, бәрәкәт бирә.
Аллаһ ризалыгы өчен ихласлык белән бирелгән хәер-сәдака гамәл дәфтәренә язылып беркетелә. Бу хакта яхшы белгән мөслим-мөслимәләр һәрвакытта да малларыннан ятимнәр, мохтаҗлар, фәкыйрьләргә өлеш чыгаралар, зәкятләрен җиренә җиткереп бирәләр. Ислам тарихында юмарт, киң күңелле мөслимәләр күп булган, хәзер дә алар бар һәм киләчәктә дә булыр, ин шәә Аллаһ. 
Тарихтан бер мисал: Һарун әр-Рәшитнең хатыны Зөбәйдә Мәккә халкы һәм хаҗилар өчен су каналы казыта. Ул канал шул заман өчен гаҗәеп нәрсә була. Зөбәйдәнең казначее: «Бу зур төзелешнең чыгымнары бик күп, каплап бетергесез», – дип зарлангач, мөслимә ханым һич икеләнүсез: «Балтаның һәр сугуы бер динар бәясенә төшсә дә, төзүдән туктамагыз!» ди. Каналга «Зөбәйдә чишмәсе» дип исем бирәләр, халык су каналыннан рәхәтләнеп файдалана. 
Мөслим-мөслимәләрнең хәйрия эшләре нәтиҗәсендә төзелгән хастаханәләр, уку йортлары һәм башка төзелеш объектлары халыкка хезмәт итә һәм игелекле кешеләрнең гамәл дәфтәренә изгелек булып языла.


Сорау: Кемнәргә карата аеруча юмарт булырга?
Җавап:  Ятимнәрне кайгырту хакында Пәйгамбәребез Мөхәммәд салаллаһу галәйһи үә сәлләм: «Ятимне кайгыртучы минем белән бергә Җәннәттә була», – дигән һәм ике бармагын янәшә куеп күрсәткән. Ирсез калган хатыннарга, бәхетсезлеккә очраганнарга ярдәм итүнең зур әҗер-савапка ирештерүе хакында Рәсүлебез салаллаһу галәйһи үә сәлләм мөбарәк хәдисендә: «Ирсез хатын һәм мескеннәрне кайгыртучы кеше көндезләрен ураза тотып, төннәрен намаз-гыйбадәт белән үткәрүчеләрдән санала», – дигән. 
Бөтен барлыкларны юктан бар кылып, тәрбияләп, нигъмәтләп торучы Аллаһ – Юмарт. Аллаһ – юмартлыкны сөя һәм юмартларга Үзенең иксез-чиксез байлыгыннан лаеклы нигъмәтне бирә, малларының бәрәкәтен арттыра. 


Сорау: Дин әһелләре кайда да булса эшләп, кәсеп кылып акча эшли алмый бит инде. Аларны кем карарга тиеш?
Җавап:  Дин әһеле базарга чыгып сату-алу итсә, кәсепкә чыгып китсә халыкның рухи тормышын кем кайгыртыр? Мәчет-мәдрәсәләрдә кем гыйлем бирер? Шуңа күрә, халык аларны кайгыртырга тиеш. Аллаһ юлына, Ислам диненә хезмәт итүче дин әһелләренә, мәчет-мәдрәсә мөгаллимнәренә, динне таратучыларга бирелгән сәдакалар һәм тотылган маллар урынына Раббыбыз безгә аннан да яхшырагын, аннан да хәерлерәген һәм тагын да күбрәк итеп бирәчәк, ике дөньяда да нигъмәтләндерәчәк. Аллаһ бу хакта Коръәндә «Бәкара» сүрәсенең 261 нче аятендә: «Аллаһ юлына биргән малның мисалы бер бөртек орлык кебек, ул орлык үстерде җиде башак, һәр башакта йөзәр орлык. Аллаһ үзе теләгән бәндәсенә җиде йөздән дә арттырып бирер. Аллаһ киңлек иясе һәм барча нәрсәне Белүче», дигән. 


Сорау: Бурычка акча бирү дә саваплы дип ишеткәнем бар, дөресме? 
Җавап:  Әбү Һөрәйра радыйаллаһу ганһү әйткән: «Пәйгамбәребез Мөхәммәд салаллаһу галәйһи үә сәлләм шулай диде: «Бер кеше һәрвакыт башкаларга бурычка бирә торган булган һәм шулай дигән: «Фәкыйрь, мохтаҗ кеше килсә, аңа бурычын гафу итегез, бәлки Аллаһ безне гафу итәр». Үлгәннән соң Аллаһ каршысына килеп баскач, Аллаһ чыннан да ул юмарт кешенең барлык хата-гөнаһларын гафу иткән. 
Аллаһ – Юмарт. Ул инсаннарны юмарт итеп күрергә тели. Аллаһ ризалыгына ирешергә һәм ике дөньяда да бәхетле булырга теләсәк, юмарт булыйк!

 ***
Юмарт булсаң – байлыгың бәрәкәтле булыр
(кыйсса)
Аллаһ пәйгамбәрләренең берсенә вәхи кылып болай ди: 
– Синең өммәтеңнән бер кешенең ярты гомерен байлык белән, ярты гомерен фәкыйрьлек белән тәкъдир кылдым. Ул кеше кайсысын әүвәл ихтыяр кылыр? Әүвәл гомерендә байлыкны ихтыяр кылса, яшь вакытында бай кылырмын, ахыр гомерендә ихтыяр кылса, картайгач байлык белән гомер итәр, – ди. Пәйгамбәр галәйһиссәлләм ошбу кешегә Аллаһның вәхиен – хәбәрен әйтә. Бу кеше:
– Хатыным белән киңәшим әле, – ди.
Хатыны иренә: 
– Әүвәл байлыкны – яшь чорыбызда байлыкны ихтыяр кылыйк, – ди.
Ире гаҗәпләнеп: 
– Яшь вакытыбызда бай булып, картлыкта фәкыйрь булсак бик авыр булыр. Әмма, яшь вакытта фәкыйрь булып та, картлыкта бай булсак яхшырактыр ул, – ди.
Әмма хатыны иренә: 
 – Бу урында минем сүземчә эш кылыйк, – ди.
Аллаһ Тәгалә бу гаиләнең ризыгын киң итә, алар бик мул тормышта яшиләр. Шуннан хатын иренә киңәш итеп: 
– Әгәр байлыкны гомер ахырына кадәр калдырыйк дисәң, юмарт бул! – ди. 
Бу кеше хатынының киңәшен тотып яши, шулкадәр юмарт була ки, мохтаҗларның, ярдәм сорап килгәннәрнең хаҗәтен һәрвакыт үти торган була. Инде бу ир белән хатынның ярты гомере узып та китә. Барысын да Белеп, Ишетеп, Күреп торучы Аллаһ Тәгалә шул заман пәйгамбәренә вәхи кылып: 
– Ярты гомерен байлык белән, яртысын фәкыйрьлек белән тәкъдир кылган идем, ләкин бу кешене бик юмарт һәм нигъмәтләремә шөкрана итүче итеп таптым. Бу юмарт кешегә сөенеч бир: калган ярты гомерләрен дә байлык белән тәкъдир кылдым, – ди.
 ***
Саранлык хакындагы кыйссаны китерү дә урынлы булыр.
 Карунга охшама!
(кыйсса)
Муса галәйһиссәлләм өммәтендә Карун исемле кеше яши. Аллаһ аңа байлыкны бик мул итеп бирә, әмма Карун бик саран була. Аңа кауме, ягъни халкы: «Раббыбыз биргән байлыгыңнан мохтаҗларга өлеш чыгар», – дип нәсыйхәт иткән. Муса галәйһиссәлләм дә Карунны һәрвакыт юмартлыкка өндәп торган. Әмма Карун: «Мин бу байлыкка үз сәләтем һәм үз тырышлыгым белән ирештем. Кемгә дә булса аннан өлеш чыгарырга тиеш түгелмен», – дигән. Барысын да Белеп, Ишетеп, Күреп торучы Аллаһ Карунның үзен, аның мал-мөлкәтен – барысын бергә җирдән йоттырта. 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар