Логотип
Дин

Рамил хәзрәт Юныс күз тию, күрәзәчеләр, никах турында

Үзеңне күз тиюдән ничек сакларга? Күрәзәчеләргә ышанырга ярыймы? Алар турында хәдисләр бармы?

 

Үзеңне күз тиюдән ничек сакларга?
Күз тиюдән сакланыр өчен үзегезне күрсәтеп тормагыз, көн дәвамында тәһарәт алыгыз, гөнаһлардан тыелырга тырышыгыз. Күз тидереп зыян салучылар, көнләшүчеләр булса да, Аллаһ ризалыгы белән булган. Димәк, игътибар итәрлек, уйланырлык сәбәп бар.

Күрәзәчеләргә ышанырга ярыймы? Алар турында хәдисләр бармы?
Пәйгамбәребез (с.г.в.) әйтте: «Кеше күрәзәчегә килеп аннан нидер сораса, 40 көн буе аның намазы кабул булмаячак». Мөслим. 

Никах укыганда шаһитлар булмаса, әмма аларга бу хакта соңыннан хәбәр ителсә, никах дөрес саналамы?
Юк, никах укыган вакытта шаһитларның булуы зарур.

Әти-әниләр никахта шаһит була аламы?
Юк, була алмый.

Балалар никахта шаһит була аламы?
Юк, шаһитлар 18 яшьләре тулган мөселманнар гына була ала. Үзегезнең олы балаларыгыз да шаһит була алмый.

Рәсми рәвештә өйләнешеп никах укылмаса, бу гөнаһ саналамы?
Әйе, Аллаһ каршында сез зина кылучылар булып саналасыз. Никах укырга кирәк.

Гаилә мөнәсәбәтләрен ныгытыр өчен никах яңартырга ярыймы? Моны ничек эшләргә?
Гаилә мөнәсәбәтләрен ныгытыр өчен бер-берегез белән якынлыкның һәр төрендә җылылык урнаштырыга кирәк (эмоциональ, рухи, интеллектуаль, физик юнәлештә). Теләкләрегез, мәнфәгатьләрегез хакында сөйләшергә, уртак кызыксынулар, шөгыльләр булдырырга, бер-береңнән ераклашмаска, мөнәсәбәтләрдән бер-береңне «төртеп чыгармаска» кирәк. Ә кешене аңлар өчен элек үзеңне аңларга кирәк. Балачак травмаларыгызны ирегезгә йә хатыныгызга күчермәгез. Монда психолог ярдәм итәргә мөмкин. 

Гаилә мөнәсәбәтләрендә ир кеше баладан өстенрәк булырга тиеш дигән фикер дөресме?
Гаиләдә иң югары дәрәҗә – әти-әнидә. Гореф-гадәтләрне саклап яшәүче гаиләдә бу турыда уйланмыйлар да, шикләнмиләр дә. Андый гаиләдә һәрвакыт әти белән әни беренче урында. Чөнки тәртип буенча башта әти-әни гаилә төзи, аннары гына бала туа. Гаиләнең нигезе – ир белән хатын, ана белән бала түгел. Нык нигезле, тотрыклы пирамида кебек. Шуңа күрә бала баш була алмый. Бала туганнан соң гаиләдә кризис барлыкка килүе бар. Иргә хатынның игътибары, назы җитми. Алар башка икәү генә була алмаячак дигән чынбарлыкны ир кеше кабул итә алмаска мөмкин. Бу мөнәсәбәтләр ир кешенең үз гаиләсендә ничек үсүе, әнисе белән мөнәсәбәтләренә дә бәйле.

Вафат булган туганнарыбызның җаннары безне, гамәлләребезне күрәме? 
Вафат булучының җәсәде өйдә чакта аның җаны да өстендә тора, бөтен нәрсәне күрә һәм ишетә. Хәтта тынычландырырга тырыша, әмма сөйләшә алмый. Җиргә иңдерелгәннән соң аның кайда булуы, исәннәр янына килү-килмәве билгесез. Моны Аллаһ кына белә. Ә аларны төштә күргәндә, чыннан да, сезнең җаннарыгыз очраша.

Рамил хәзрәтнең социаль челтәрләрдә биргән җавапларыннан алында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар