Логотип
Дин

Рамазан – көтеп алган, кунак ай

Аллаһ Коръәндә «Бәкара» сүрәсенең 183 нче аятендә: «Ий, мөэминнәр! Рамазан аенда ураза тоту сезгә фарыз ителде, сездән алдагы мөэминнәргә фарыз ителгәне кебек, бәлки сез ураза тоту сәбәпле тәкъва булырсыз» – дип мөселманнарга ураза тотуны фарыз кылды.

Аллаһ Коръәндә «Бәкара» сүрәсенең 183 нче аятендә: «Ий, мөэминнәр! Рамазан аенда ураза тоту сезгә фарыз ителде, сездән алдагы мөэминнәргә фарыз ителгәне кебек, бәлки сез ураза тоту сәбәпле тәкъва булырсыз» – дип, мөселманнарга ураза тотуны фарыз кылды. Ураза тоту һәм шушы изге айда башкарыла торган гамәл-гыйбадәтләрне шартына җиткереп үтәү хакында Тукай районы имам-мөхтәсибе Җәүдәт хәзрәт Харрас белән сөйләшәбез. 

 Җәүдәт хәзрәт, мөбарәк айга – Рамазан шәрифкә исән-аман килеп җиттек, әлхәмдүлилләһ. Шушы изге айның фазыйләтләре хакында сөйләшик әле. Ураза сүзенең мәгънәсен белергә теләүчеләр дә бар.
 – Ураза сүзенең мәгънәсе – үзеңне тоту. Үзен ашау-эчүдән, әдәпсезлектән, начар гамәлләрдән тыеп торган кеше гарәпчә «саум», ягъни уразалы дип атала. Дини мәгънәдә исә ураза – таң ата башлау вакытыннан алып кояш баеганга кадәр тукланудан, җенси якынлыктан һәм начар гамәлләрдән үзеңне тыю. Дару, уколдан башка тора алырлык сәламәтлеге булган һәр мөселман таң вакытыннан башлап кояш баеганчы Аллаһ ризалыгы өчен ураза тотарга тиеш.

Хәзрәт, сәхәр ашау фарызмы, сөннәтме?
– Аллаһ ризалыгы өчен Рамазан уразасын тотарга ниятләгән мөселман кояш чыгарга ике сәгать кала, бәрәкәтле сәхәр ашы белән сыйлана. Уразаның вәҗибе – сәхәр ашына тору. Пәйгамбәребез Мөхәммәд салаллаһу галәйһи үә сәлләм: «Сәхәр ашы ашагыз, чөнки сәхәр бәрәкәтледер», – дигән. Ифтар вакыты җиткәч соңга калмыйча авыз ачу хакында Рәсүлебез Мөхәммәд салаллаһу галәйһи үә сәлләм: «Кешеләр ифтар кылуда ашыгычлык күрсәткән тәкъдирдә, һәрвакыт хәерле рәвештә яшәрләр», – дигән. 

Җәүдәт хәзрәт, кайбер кешеләр: «Ни өчен ураза тотарга тиешбез?» – дигән сорау бирәләр.
– Уразаның фарыз, ягъни үтәлергә тиеш гамәл-гыйбадәт булуы хакында Аллаһ «Бәкара» сүрәсенең 185 нче аятендә: «Рамазан ае шундый ай ки, ул айда Коръән иңдерелде: кешеләргә туры юлны күрсәтүче, һидаятьне ачык бәян кылучы һәм дөресне ялганнан аеручы итеп. Сезләрдән Рамазан аена ирешкән һәрберегез, әлбәттә, ураза тотсын! Рамазан аенда берәү чирле булса яки сәфәрдә булса, башка вакытта каза кылырлар. Аллаһ сезгә җиңеллек тели, үә сезгә авырлыкны теләми һәм Рамазан уразасын тутырып тотуыгызны һәм, Аллаһ сезне туры юлга күндергәне өчен, Аллаһка тәкъбирләр әйтеп Аны зурлавыгызны тели, шаять, Аллаһка шөкер итәрсез!» – ди. Аллаһ Тәгалә боерган – без аны үтәргә тиешбез.
 
Әбиләрем Рамазан аен «кунак ай» дип әйтәләр һәм аңа алдан ук әзерләнеп, көтеп алалар иде. 
 – Ураза – Аллаһ Тәгаләнең инсанга биргән олы бүләге. Бу шәрәфле айны кунак көткән кебек көтеп алу һәм аны тиешенчә хөрмәтләү кирәк. Рамазан ул – сынау да, бүләк тә. Рамазан аеның фазыйләтләре, ягъни башка айлардан өстенлеге, ураза тотуның иксез-чиксез әҗер-саваплы гыйбадәт булуы хакында Коръәндә, Пәйгамбәребезнең хәдис-шәрифләрендә тәфсилләп аңлатыла. Аларның мәгънәләренә төшенергә, өйрәнергә, ураза хакында ислам галимнәренең вәгазь-нәсыйхәтләрен тыңларга кирәк. 

 Җәүдәт хәзрәт, ураза гыйбадәтенең шартларын аңлатыгыз әле. 
– Ураза гыйбадәтенең вәҗиб шартлары: мөселман булу, акыллы һәм балигъ булу. Кеше бу сыйфатларның берсеннән булса да мәхрүм булса, аңа ураза тоту фарыз түгел. Әда шартлары: сау-сәламәт булу, өйдә булу, ягъни сәфәрдә булмау, ният кылу һәм хатын-кызларның хәез-нифастан пакь булулары.

 Авырулар, сәфәрдә булган кешеләр уразаны ни рәвешле тота? 
Чирлеләр һәм сәфәрдәгеләр уразаларын соңыннан каза кылалар. Авырган кеше, әгәр рузасын тота ала икән, аның уразасы дөрес була.

Тормышта бар да ал да гөл түгел, Рамазан уразасын тоткан кешенең бик нык ачуын китерсәләр һәм ул кеше аларга ачуланса? 
 – Аллаһ ризалыгы өчен Рамазан уразасын тотучы инсан кальбен-күңелен яман уй-ниятләрдән, начарлыклардан тыярга тиеш. Үзен ачудан, ярсып китүдән сакларга тырышсын. 
Пәйгамбәребез: «Ураза ул – пәрдә, ягъни ул Җәһәннәм утыннан коткаручы. Ураза тотучы кеше начар сүз сөйләмәсен һәм наданнарга охшамасын. Кем дә булса аның белән талашырга теләсә яки аны ачулана башласа, ул ике тапкыр: «Мин ураза тотам!» – дип әйтсен. Мин, җаным Аның кулында булган Зат белән ант итәм, ураза тоткан кешенең авызыннан килгән ис – Аллаһ Тәгалә өчен мускусның хуш исеннән дә яхшырак. Һәм Ул: «Ул Минем ризалыгым өчен ризыктан, эчемлектән һәм үзенең дәртеннән баш тарта, бу уразаны ул Минем ризалыгым өчен тота һәм Мин аңа моның өчен әҗерен бирәчәкмен. Ә яхшы эшнең әҗере ун тапкыр артыграк булачак!» – дип әйтер», – дигән. 
Рамазан ае – сабырлык ае, ризыкның кадерен белү ае; фәкыйрь-мохтаҗлар, ятимнәр, толларның хәленә керә белү, аларга ярдәм итә торган, изгелекләрне күбрәк кыла торган ай; ачуны җиңеп, бер-береңне гафу итә торган ай. Мөселман Рамазан ае дәвамында телен, күзен, колагын, кул-аягын хәрам нәрсәләрдән аеруча нык сакларга тиеш. Башка вакытларда да һәрвакыт шул тәртипне сакларга тиешбез. Болар барысы да бәндә өчен сынау.
Пәйгамбәребез Рамазан уразасын тотучыларның Җәннәткә махсус капкадан керәчәкләре хакында: «Җәннәттә Рәййан исемле капка бар. Бу капкадан Кыямәт көнендә Җәннәткә бары тик уразалылар керер. Ул капкадан башкалар керә алмас. Кыямәт көнендә: «Уразалылар кайда?» дигән тавыш ишетелгәч, уразалылар торып, шул капкадан керер. Фани дөньяда яшәгәндә уразасын калдырмаучыларның соңгысы кереп киткәннән соң капка ябылыр һәм башка һичкем керә алмас», – дигән.
Мөхтәрәм җәмәгать, Аллаһ кушканнарны үтәү, тыйганнарыннан тыелу, фарыз гыйбадәтләр – кешенең үз файдасы өчен. Менә шул хакта онытмыйк. Акыл-зиһен белән зиннәтләгән, иман белән нигъмәтләгән Аллаһка шөкер итеп ураза тотыйк!
 
Җәүдәт хәзрәт, Рамазан аенда башкарылган изге гамәл өчен әҗер-савап, башка айларга караганда, арттырып биреләчәк дип, күпчелек мөселман зәкятне Рамазан аенда бирергә тырыша. Зәкят бирү тәртибен аңлатсагыз иде. 
– Изге Рамазан аенда кылган изгелекләр гамәл дәфтәренә күпкә арттырып языла. Дөрес, башка айларда да изгелек, игелек кылып яшәү кирәк. Әмма, мөселманнар изге Рамазанны хөрмәт итеп, мөбарәк айда изгелекләрне күбрәк кылырга тырышалар. Дин әһелләре зәкят түләү өчен нисаб күләме – 620 мең сум (алтын буенча) итеп билгеләде. 

Фитыр сәдакасы бирү барлык мөселманнар өчен дә фарызмы?
 – Фитыр сәдакасы – ураза тәмамлану уңаеннан бирелә торган сәдака. Фитыр сәдакасы түләү буенча нисаб күләме – 58 мең сум (көмеш буенча). Фитыр сәдакасының минималь, ягъни иң аз күләме – 150 сум. Ә инде зәкят чыгару мөмкинлеге булган кешеләр өчен иң азы 800 сум итеп түләргә тәкъдим ителде. Боларны дин әһелләре, галимнәр үзара уртак фикергә килеп билгеләде.
Фитыр сәдакасы бирү – һәр мөселман өчен вәҗиб гамәл. Әлеге сәдака мохтаҗларга бирелә. Аны мөселман булмаганнар һәм фәкыйрьләрдән тыш, бөтен кеше дә бирергә тиеш. Фитыр сәдакасын гаилә башлыгы барлык гаилә әһелләре өчен үзенең кеременнән түли. Ир балалар, балигъ булуга, үзе өчен үз кеременнән түләргә тырышу мәслихәт – яхшы гамәл булып санала. Андый мөмкинлеге булмаган очракта фитыр сәдакасы гаиләдәге башка ир-егетләргә йөкләнә. 

Фидия сәдакасы хакында да әйтеп үтсәгез иде.
 – Фидия сәдакасы – сәламәтлеге белән бәйле рәвештә ураза тота алмаган һәр көн өчен бирелә торган сәдака. Аның күләме – һәр көн өчен 300 сум. 

Җәүдәт хәзрәт, эчтәлекле әңгәмәгез өчен Аллаһның рәхмәтендә булыгыз. 
– Тоткан уразаларыбыз савапка булсын! 

 Рамазан аеның фазыйләтләре
* Рамазан – инсан өчен бүләк. Рамазан – гөнаһларыбызның ярлыкануы һәм ут газабыннан котылу өчен бирелгән иксез-чиксез нигъмәт.
* Рамазан – инсан Җәннәтле булсын өчен бирелгән ай. 
 ***
Кыямәт көнендә инсаннар ашыйсылары килеп, гаҗиз булып каберләреннән кубарылырлар. Шул вакытта Рамазан ае әйтер икән: «Йә, Раббым! Менә бу бәндәң мине Рамазан ае дип хөрмәтләде. Мине – Рамазан аен муафикъ рәвештә үткәрде. Башкалар ашап-эчеп йөргәндә, аның иреннәре сусаудан ярылган иде, йөзләре ачлыктан саргайган иде. Йә Раббым! Шушы бәндәңнең тамагын тук ит!» – дип Аллаһтан сорар. Аллаһ Тәгалә фәрештәләргә: «Йә фәрештәләрем, шушы бәндәмнең тамагын тук итегез!» – дип, боерык бирер икән. Рамазан аенда ураза тоткан кешеләр каберләреннән хуш ис белән кубарылырлар; фәрештәләр аларның тамагын туйдырыр; хисап тоту мәйданында сорау алганда алар ачлык һәм сусауның нәрсә икәнен дә белмәсләр. 
 ***
 
Рамазан аеның һәр кичәсендә Аллаһ Тәгалә Үзенең әмерен үтәүче рузалы инсаннан: «Йә бәндәм, нинди теләкләрең бар, нинди гөнаһларыңнан тәүбә кыласың килә, нинди сорау-үтенечләрең бар?» – дип сорар икән. Аллаһ безнең сорауларны, үтенечләрне Ишетүче, безнең гамәлләрне Күрүче һәм дә Белүче. Аллаһ безнең сорауларга, догаларга җавап бирүче. Аллаһ Коръәндә «Бәкара» сүрәсенең 186 нчы аятендә: «Ий бәндәм, сорагыз Миннән. Мин, әлбәттә, сезнең соравыгызны Ишетүчемен һәм җавап бирүчемен. Сез дә, Мин кушканнарны үтәп, Мин кушканча яшәгез!» – ди. 
Уразалы кеше, мөмкин кадәр ешрак Коръән укыса, Аллаһны зекер итсә, Пәйгамбәребез Мөхәммәд салаллаһу галәйһи үә сәлләмгә салават әйтсә, дини гыйлем алу белән шөгыльләнсә, якыннарына һәм мохтаҗларга кулыннан килгәнчә рухи һәм матди яктан ярдәм итсә, әҗер-саваплары иксез-чиксез күп булыр, ин шәә Аллаһ. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар