Нинди төсле кием кияргә? Сорауларга Илнар хәзрәт ЗИННӘТУЛЛИН, «Туган авылым» мәчете имам-хатыйбы җавап бирә
Ни өчен кайбер төстәге кием-салымны кияргә рөхсәт ителми? Мәсәлән, ир-атларга кызыл төстәге киемне сайларга ярамый, диләр.
– Шәригатьтә киемнәрнең төсләренә карата таләпләр, чыннан да, бар. Ләкин бу таләп кызыл төскә генә кагыла, анысы да, сез әйткәнчә, ир-атларга гына. Пәйгамбәребез ирләрне җете, ачык кызылдан булган киемнәр киеп йөрүдән тыйган. Шундый бер очрак булган: Пәйгамбәребез яныннан бер кеше узып киткән. Чөнки бу кеше баштанаяк кызыл киемнән була.
Шулай ук сары, дөресрәге, куе сары, кызылга якынрак төс тә ирләр өчен тыела дип телгә алына. Кызыл яки сары төстәге кием кигән ир-атны күрсә, Пәйгам-бәребез аны үз янына чакырып: «Моны хатын-кызларга калдырыгыз», – дип әйтә торган булган. Ә ни өчен ярамый дигән сорау туа. Бу мәсьәләгә карата ислам галимнәренең фикерләре төрле. Җавапның берсе шушы – кызыл, сары төстәге кием хатын-кызларга гына хас кием булып кабул ителгән. Мондый төстәге киемне сайлаган ир-ат та хатын-кызга охшап кала.
Икенчедән, кызыл киемне мөселман булмаган халыклар кигән – аларга охшамас өчен дә бу төс тыелган.
Өченчедән, кызыл төс ерактан игътибарны тартып, чекрәеп тора, ә бу ирләргә килешми дип саналган. «Бу дөньяда кешенең игътибарын җәлеп итәр өчен шөһрәт киемен кигәнгә Аллаһы Тәгалә хөкем көнендә кимсетү киемен кидерер һәм аңа бөтенләй карамас», – дигән юллар бар.
Хатын-кызлар өчен тыелган төсләр бармы?
– Хатын-кызларга менә тыелган төсләр бөтенләй юк. Алар теләсә нинди төстәге киемне кияргә мөм-кин. Ләкин шундый шарт бар: ул кием игътибарны артык җәлеп итәргә тиеш түгел. Киемнең мәгъ-нәсе – хатын-кызның гаүрәтен каплау, аны чит-ят күзләрдән саклау. Әгәр инде кием, киресенчә, игътибарны аның хуҗасына җәлеп итте-рә башласа, бу вакытта әлеге киемнең шарты үтәлми. Шуңа күрә хатын-кызларга да төсләр сайлаганда барысын да уйлап эшләргә киңәш ителә – артык күзгә бәре-леп тормасын. Тик, тагын кабатлыйм, бу киңәш йөзеннән генә әйтелә.
Нинди төстәге кием-салымны сайлау хуплана?
– Пәйгамбәребез: «Ак төстәге киемнәр киегез. Чынлыкта алар иң яхшы киемнәрдән санала. Һәм җәсәдләрне дә акка төрегез», – ди. Аның үзенең ак төстән киенеп йөрергә яратканлыгын гел әйтәләр. Безнең җирлектә ак кием бик кер күтәрми инде. Әмма әбиләребез гомер-гомергә ак яулык ябынган.
Кара төстәге киемгә дә өстенлек бирелә. Ул ир-атлар өчен дә, хатын-кызлар өчен дә рөхсәт ителгән. Пәйгамбәребезнең дә өс киемнәре, чалмалары кара төстә дә булган. Мисал өчен, бер хәдистә пәйгамбәребез Мәккә ачылганда кара чалмадан була, диелә.
Кара төс күп халыкларда, мәсәлән, христианнарда мәрәсим – хәсрәт төсе дип санала. Ләкин ислам динендә ул кайгы-хәсрәт белән берничек тә бәйләнмәгән. Хорафатларга ышанырга кирәкми. Кеше кара кием киеп йөрсә, аннан бернинди дә зыян юк. «Ул гел карадан киенә, бигрәк куркыныч», – дию дә урынсыз. Шул ук вакытта хәсрәт килгәндә махсус кара кием кию безнең шәригатьтә хупланмый. Башка халыкларга охшамас өчен, болай киенергә кирәкми.
Яшел киемне дә Пәйгамбәребез яратып кия торган булган. «Мин Аллаһы Тәгаләнең Пәйгамбәрен (с.г.в.) күрдем, аның өстендә яшел төстәге кием иде», – дигән сүзләр бар. Ул нинди төсне яратса, безгә дә шул төсләргә өстенлек бирү хәерле санала. Пәйгамбәребез сайлаган төсләр – нейтраль төсләр: алар матур да күренә, шул ук вакытта игътибарны да артык җәлеп итми. Яшел төс тә шундыйлардан.
Аннан яшел төс – җәннәт әһелләренең киемнәре төсе дә. «Аларның өсләрендә калын һәм юка яшел ефәк киемнәрдер, алар көмеш беләзекләр белән зиннәтләнерләр, Раббылары аларга пакь, татлы эчемлекләр эчертер», диелә «әл-Инсан» сүрәсендә. Җәннәт үзенчәлекләре хакындагы түбәндәге аятьтә дә яшел төс телгә алына: «Ул бакчалардагы мөэминнәр яшел түшәкләргә вә гаҗәеп матур паласларга таянучылардыр» («әл-Рахман» сүрәсе, 76 нчы аять). Шулай итеп, яшел төс мөселманнарның аңында оҗмах матурлыгы белән тиңләнә.
Кием турында сүз кузгаткач, тагын шуны да өстәп әйтәсе килә. Ир-атларга ефәк тукымадан тегелгән киемнәрне кию шулай ук тыела. Алтыннан эшләнгән бизәнү әйберләре тагарга да ир-егетләргә рөхсәт ителми. Хатын-кызларга исә бу тыюлар кагылмый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк