Логотип
Дин

Никах

Ир-ат исерек килеш хатынына «талак» дисә, ә соңыннан моны үзе хәтерләмәсә, аларның никахы юкка чыккан дип саналамы? Һәм башка сорауларга «Туган авылым» мәчете имам-хатыйбы Илнар хәзрәт ЗИННӘТУЛЛИН җавап бирә

Мәһәр бирелмәгән булса, никах дөрес дип саналамы?
– Никахның үзенең шартлары бар. Аның төп шарты – ике якның шушы никахка риза булуы. Кыз да, егет тә риза булса гына никах дөрес дип санала. Динебез белән якыннан таныш булмаган кешеләрдә: «Исламда кызның ризалыгыннан башка да кияүгә бирү бар», – дигән бер хорафат яши. Алар тирәнтен ялгыша. Шәригать буенча, кыз ризалыгыннан башка укылган никах берничек тә дөрес саналмый. Егет моңа каршы булса – шулай ук. Кызның әтисе генә риза булып, кыз үзе каршы төшсә дә, Аллаһы Тәгалә каршында бу никах шулай ук дөрес дип саналмый. Әйткәнемчә, никахның төп шарты – ризалык. Шушы ризалыкка өстәлә торган кайбер шартлар да бар, шуларның берсе – мәһәр бирү. Мәһәр – кыз ягыннан, аның әтисе тарафыннан алдан сөйләшенеп билгеләнгән кыйммәтле бер бүләк. Матди кыйммәте булган, сатып алына торган әйбер турында сүз бара. Бу – акча да булырга мөмкин, ювелир эшләнмәләр дә, затлы кием-салым да... Аның уртача бәясе шәригать буенча 500–600 мең тирәсе килеп чыга. Пәйгамбәребез вакытындагы акчалар белән исәпләгәндә бу. Шуңа күрә бүгенге кияүләр кәләшләренә бирә торган мәһәр бик кечкенә ул. 10–15 мең сумга алган бүләк – символик бер бүләк кенә. Ләкин шулай булса да, ул мәһәрлек төшенчәсенә туры килә.
Мәһәрнең иң кечкенәсе – тимер йөзек булырга мөмкин. Әгәр бәясе аннан да кимрәк икән, ул инде мәһәр дип саналмый. Ләкин элек тимер йөзек тә кыйммәт йөргән – бүгенге акча белән 4–5 мең тирәсе торган. Бүген бездә дә, шәригать буенча, мәһәр кимендә шул бәя булырга тиеш дип билгеләнгән. Уртачасы, әйткәнем-чә, 500–600 мең тирәсе тора. Максималь бәясенең исә чиге юк: кыз никадәр сорый – шуның кадәр була ала. Һәм егет, мөмкинлеге бар икән, ризалашып, моны бирергә тиеш. Риза булмаса: «Бу кадәр мәһәрне түли алмыйм, әйдә, кимет», – дип әйтергә мөмкин. Кыз ягы киметергә ризалашмаса, егет өйләнә алмый. Егет: «Мин сиңа соңрак бирәм», – дип әйтә ала: мәһәрне берьюлы түгел, ә тора-бара, әкренләп – аз-азлап түләргә дә тәкъ-дим итүе мөмкин. Бер ел, ике ел яки ун ел эчендә. Бу очракта әлеге шартка, ягъни рассрочкага инде кызның әтисенең ризалыгы кирәк булачак. 
Әгәр дә өйләнешкән вакытта мәһәр билгеләнмәгән булса, кыз соңыннан: «Син миңа мәһәр бир», – дип, үзе әйтергә мөмкин. Бу вакытта уртача мәһәр генә бирелергә тиеш. Монда инде кыз: «Миңа шуның кадәр мәһәр бир», – дип билгели алмый. Әгәр совет чорында – мәһәрнең ни икәнен дә белмәгән заманда өйләнешкән парлар булса, ир кеше аны хәзер булса да бирергә тиеш. Мәһәр – аның өстендәге бурыч булып санала. Әгәр ир кеше мәһәрне бирмичә үлеп китсә, аның малыннан башта шушы мәһәр түләнә. Аннан соң гына аның мирас малы туганнар, якыннар арасында бүленә. 

Хисләрне яңарту өчен генә кабат никах укыту ярыймы?
– Никах – ул искерә торган әйбер түгел. Никах яңарту дигән әйбер шәригатьтә, гомумән, юк. Ләкин кайбер парлар никахларын яңарталар. Никах укытуның бернинди зыяны юк. Гөнаһысы да юк. Бу очракта мәһәр бирү мәҗбүри була алмый. Ул – символик рәвештә генә уза торган чара. Шуңа күрә ир кеше теләсә – бүләк бирә, теләмәсә – юк: монда инде барысы да аның үзеннән генә тора. 

Ир-ат исерек килеш хатынына «талак» дисә, ә соңыннан моны үзе хәтерләмәсә, аларның никахы юкка чыккан дип саналамы? 
– Аллаһы Тәгалә үзе рөхсәт иткән гамәлләрнең иң яратмаганы – талак мәсьәләсе. Ул – аерылышу дигәнне аңлата. Гаилә бәхетле булсын өчен мәхәббәт һәм бер-береңә ихтирам кирәк, ә аларны саклау ир белән хатынның үз кулында. 
Гадәттә, исерек кешенең әйткән сүзләре, төзегән килешүләре шәригать буенча дөрес дип саналмый. Монда барысы да казыйдан тора – ул ничек хәл итә. Әгәр ир-ат бик еш эчеп йөрсә һәм эчкән саен бу сүзләрне кабатлый торган булса, казый аларны аерылу сүзе итеп тә танырга мөмкин. Әмма ир әллә нигә бер генә исергән, һәм шул вакыт аның теленнән бу сүзләр ычкынган икән, казый аларны игътибарга алмаска да мөмкин. «Талак» сүзен ачу килгәндә генә түгел, уйнап-шаярып та әйтергә ярамый. Хәрефләрне бутап, әйтик, «калак» урынына «талак» дигән очракта та ир белән хатын инде аерылган булып санала. Син инде хатыныңны тәүбә итеп тә, сәдака биреп тә кире кайтарып ала алмыйсың. Ул хәзер чит-ят иргә кияүгә чыгарга тиеш һәм аннан аерылып кайтса гына, аңа кире өйләнергә мөмкин.
Шәригать буенча, шушы сүзне әйтеп булганын туксанынчы елларда күп кенә ирләр белеп алды бездә. «Карале, шушылай дип әйтсәң, хатын аерылган дип санала икән бит», – дип, уйнап кына хатыннарына бу сүзне әйттеләр дә. Алар инде Аллаһы Тәгалә каршында ир белән хатын түгел. Кайчак мәчеткә киләләр дә: «Ачулы чагым иде, хатынга өч тапкыр «талак», дип әйттем, хәзер нишләргә?» – диләр. Менә ни өчен ачу чыкканда да дәшми тору хәерлерәк. Ачу узар ул, ә аралар инде өзелгән булыр... Шайтан коткысына бирелеп, «талак» дигән хәтәр сүзне кабатламаска гына тырышырга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар