Логотип
Дин

Әни булырга әзерләнү

Аллаһ Коръәндә «Мөэминүн» сүрәсенең 12-14 нче аятьләрендә: «Без кешене балчыктан яраттык. Аннары аны тамчы булган хәлдә ышанычлы урынга урнаштырдык. Аннан соң тамчыдан оешкан кан ясадык. Оешкан канны ит кисәге иттек. Шул кисәктән сөяк ясадык һәм сөякне ит белән әйләндереп алдык. Аннары без аны икенче төрле мәхлук итеп үстердек. Яратучыларның иң яхшысы булган Аллаһка дан!» – дип, Коръәндә кеше яралгысының үсешен тасвирлый.

Аллаһ Коръәндә «Мөэминүн» сүрәсенең 12-14 нче аятьләрендә: «Без кешене балчыктан яраттык. Аннары аны тамчы булган хәлдә ышанычлы урынга урнаштырдык. Аннан соң тамчыдан оешкан кан ясадык. Оешкан канны ит кисәге иттек. Шул кисәктән сөяк ясадык һәм сөякне ит белән әйләндереп алдык. Аннары без аны икенче төрле мәхлук итеп үстердек. Яратучыларның иң яхшысы булган Аллаһка дан!» – дип, Коръәндә кеше яралгысының үсешен тасвирлый.

Мөхәммәд салаллаһу галәйһи үә сәлләм әлеге аятьне болай дип аңлаткан: «Безнең һәрберебез кырык көн ана карынында ята. Аннары шулкадәр үк вакыт, мәни оешкан канга әверелә. Аннары оешкан кан ит кисәгенә әверелсен өчен дә шулкадәр үк вакыт кирәк. Шуннан соң җан кертү өчен фәрештә иңдерелә».

Аллаһ Коръәндә яралгының үсеш дәверләрен бәйнә-бәйнә аңлаткан.

Канадада бик мәшһүр булган гинеколог, профессор Кейс Моор «Коръән һәм хәдисләрдә кешенең яралу могҗизасы» исемле хезмәтен бастырып чыгара. Аның китабында мондый юллар бар: «Берничә ел дәвамында мин Коръән һәм хәдисләр өстендә тикшеренү алып бардым. Шуның белән беррәттән ана карынындагы яралгының үсешен күзәттем. Әлеге тикшеренүләрдән соң, кешелек дөньясына VII гасырда иңгән Коръәндә бүгенге фән белән тәңгәл килүче фәнни мәгълүматлар барлыгын аңладым. Бу ачыш мине тетрәндерде...»

Кейс Моор Коръән аятьләре белән (Коръән аятендә китерелгән мәгълүмат белән) ана карынында яткан яралгы үсешен чагыштыра, җентекле анализ ясый һәм аларның тәңгәл килүенә таң кала. Бу үзе үк инсанның Аллаһның могҗизасы булуын һәм шул хакта Коръәндә белдерүен аңлата.

Аллаһ Тәгалә хатын-кызны балага узу белән нигъмәтләгән икән, булачак ана Раббыбызга хәмде-сәнә әйтергә, Аллаһка шөкер итәргә тиеш. Ибраһим хәлилуллаһ – Аллаһның якын дусты, пәйгамбәр галәйһиссәлләм хатыны – Сара анабыз балага узсын дип, тәмам картайганчы – йөз яшенә кадәр Аллаһтан дога кылып сораган. (Кайбер галимнәр сиксән яшенә кадәр дип әйтәләр.)

Баласы буласын белгән хатын Аллаһка шөкер итү йөзеннән ике рәкәгать намаз укып болай дип дога кылса хәерле булыр: «Йә, Раббым Аллаһ! Мине һәм иремне хәерле, изге-салих бала белән нигъмәтлә! Йә, Раббым! Миннән һәм туачак баламнан ошбу намазны кабул ит! Әҗер-савапларын бир! Йә, Раббым! Кылган догамны кабул ит!»

Намазны һәм доганы ихлас күңелдән, шатлык-сөенеч белән кылу тиешле.

Булачак яшь ана! Нинди генә шартларда яшәсәң дә, нинди генә кыен хәлләрдә калсаң да, карыныңда Аллаһ биргән олы бүләкне йөртүең хакында һич тә онытма!

Булачак яшь ана яңа тормыш өчен үзен җаваплы итеп тоярга тиеш. Булачак әни кеше карынындагы баланы шатлык белән күтәрсә, аның сабые таза, сау-сәламәт, көр күңелле булачак. Карынында бала йөрткән хатын юкка-барга кәефен төшермәскә тырышса үзенә дә, баласына да яхшы була. Булачак ананың кәефе, хис-тойгылары, кичерешләре карында яткан балага бик нык тәэсир итә. Аллаһ кушканнарны үтәү һәм тыйганнарыннан тыелу – туачак балага уңай йогынты ясый. Аллаһка шөкер итеп, «Әлхәмдүлилләһ» дип әйтү кешене тынычландыра һәм әҗер-савапларга ирештерә.

Фани дөнья – сынау йорты. Кеше авырый да, аңа авырлыклар да килә. Аллаһтан шифа сорау, авырлыкны күтәрергә ярдәм сорап дога кылу, төнге тәһәҗҗүд намазлары – барысы да Аллаһ тарафыннан нигъмәт итеп бирелгән гыйбадәтләр. Без шул бүләкне кабул итеп ала белергә тиешбез. Галимнәр әйткәннәр: «Хикмәтле хатын-кыз ул – нинди генә авыр хәлләрдә калса да, бәхетле булып кала алган, балаларын һәм ирен бәхетле итә алган хатын. Шундый сыйфатка ия булган мөслимәләрдән нур бөркелеп тора».

Булачак ана гайбәтләрдән өстен булырга тиеш. Үзе дә гайбәт сөйләмәскә һәм гайбәт сөйләүчеләрне дә тыңламаска бурычлы. Гайбәт – кешегә начар тәэсир итә. Кешенең биокыры гайбәтне, ялганны кабул итү сәләтенә ия түгел, ягъни гайбәт һәм ялган кешенең биокырын тишә, аны зарарлый. Ә бу – туачак нарасыйга яман тәэсир итә. Нарасый гөнаһлардан пакь, чиста җан иясе. Әгәр дә булачак ана гайбәт сөйләсә яки гайбәтне тыңласа, карында яткан нарасый яман атакага дучар була. Бу хакта һәрбер хатын-кыз белеп торырга тиеш. Әгәр дә баланың тәүфыйкълы, әдәпле-әхлаклы, тәкъва мөэмин булуын телисез икән – гайбәттән, ялганнан һәм нахактан сакланыгыз!

Авырлы хатын-кыз өстәмә – нәфел намазлары, бигрәк тә ишракъ, духа, тәһәҗҗүд намазлары укый икән, ул мөслимәнең йөзендә нур балкый һәм аңа изге гамәлләрне кылу да җиңел була. Андый аналарның тәкъва сабый тудыруга өметләре дә зур була.

Булачак ана ызгыш-талашлардан, ямьсез вакыйга һәм күренешләрдән бик нык сакланырга тиеш. Пәйгамбәребез Мөхәммәд салаллаһу галәйһи үә сәлләм: «Ачуланма! Җәннәтле булырсың!» – дип әйтеп калдырган һәм ачу чыкканда үзебезне ни рәвешле тотарга тиешлегебез хакында да нәсыйхәтен әйткән. Кемгә дә булса ачуыбыз килә икән, тәһарәт алып намаз укырга, Аллаһны зикер итәргә тырышыйк. Барыбыз да. Булачак ана бу хакта һәрдаим исендә тотса үзе дә, сабые да тыныч булыр, ин шәә Аллаһ.

Ана карынында булганда ук бала тышкы дөнья белән бәйләнеш урнаштыра: тавышларны, төсләрне, йөзләрне исендә калдыра. Шуңа күрә, булачак әти-әни карындагы баланы яратырга, аның белән ягымлы итеп сөйләшергә тиешләр.

Йөклелек чорын бәхетле мизгелләр итеп уздыра белү дә хикмәтлелектән. Хатын-кыз үз гомерендә бер тапкыр яисә берничә тапкыр гына йөклелек чорын кичерә. Менә шул вакытны хәерле-файдалы итеп үткәрү яңа тормышка җаваплы карау була. Туачак нарасыйның бәхетле, сау-сәламәт булуын Аллаһтан дога кылып сорау белән беррәттән, ана кеше үзе дә зур тырышлык куярга бурычлы. Яңа кеше тууга сәбәпче булган әти-әни үзләрендә зур җаваплылык хисен тоеп эш итәргә тиешләр. Булачак ана үзенең хис-тойгыларын, кичерешләрен контрольдә тотарга, гигиена таләпләрен үтәргә, яхшы гадәтләрне генә тотарга, холкының гүзәл булуына ирешергә тиеш. Бары тик шул чагында гына тәүфыйкълы, сәламәт, яхшы холыклы нарасый туачак.

«Гаилә – баладан башлана», – дигән хикмәт иясе.

Чын мөслимәләр авырлы чакларында бигрәк тә Коръәни Кәримне яратып укыйлар, тыңлыйлар һәм дә тәфсирләрне укып, аның мәгънәләренә төшенергә тырышалар. Болар барысы да балага яхшы тәэсир итә. Коръән – шифа. Коръән укыганны тыңлау – тынычландыра һәм кешегә бәхетле мизгелләр бүләк итә. Карында яткан балага ул аеруча яхшы тәэсир итә.

Зирәк мөслимәләр роза чәчәкләренең чәнечкеләрен түгел, ә чәчәкнең нәфислеген, матурлыгын күрәләр, аның хуш исен тоялар. Бу тормышның матур якларын күрергә, күңелле хәл-вакыйгаларны искә алырга, изгелек кылган кешеләрне онытмаска тырышыйк! Тормышта булган яман хәлләрне, кирәкмәгән чүп-чарны ташлаган кебек, күңелдән алып ташлау, яманлыкларны оныту – бәхеткә юлны ача.

Сабые туу белән сөендерелгән, Аллаһ тарафыннан олы бүләк белән нигъмәтләнгән ханым! Кайвакыт тормыш күгеңне кара болытлар капласа да, күңелеңне кыра торган авыр хис-тойгылардан арынырга тырыш. Хикмәт ияләре язып калдырганнар, карынында бала йөрткән ананың һәрбер эш-гамәле, сүзе, уй-фикерләре күпмедер дәрәҗәдә, Аллаһ ихтыяры белән, балага тәэсир итә.

Бер хатын бала тудыргач хикмәт иясенә килеп: «Ий, хикмәт иясе! Мин – бала таптым. Аны кайчан тәрбияли башларга?» – дип сорый. Хикмәт иясе аңа: «Син тугыз айга соңга калгансың», – дип җавап бирә.

Аллаһ рәхмәте белән авырга узган, ана булу бәхете белән нигъмәтләнгән ханымнар! Раббыбызга шөкер итеп, Аллаһ кушканнарны үтәп, тыйганнарыннан тыелып, изге уй-ниятләр, игелекле эш-гамәлләр эшләп, Аллаһка гыйбадәт кылып яшәгез, ике дөньяда да йөз аклыгы, күңел шатлыгы китерердәй сабыйлар белән нигъмәтләнерсез, ин шәә Аллаһ.

фото: https://pixabay.com

Теги: Коръән сүрәсе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар