«Машааллаһ», «Иншәаллаһ», «Әстәгъфируллаһ» – бу сүзләрнең мәгънәсен беләсезме?

-
“Туган телем үзем өчен, башка тел көнем өчен”,- ди халык. Мөселманнар белән аралашкан һәркем аларның сөйләмендә гарәп теленнән алынган гыйбәрәләр еш яңгыравына игътибар итә. Ул сүзләр нәрсәне аңлата, гомумән, аларны кайчан кулланырга ярый?Бу сорауларга җавапны белмисез икән, аларны кушып сөйләшмәвегез яхшырак. Чөнки һәр гыйбәрә аерым бер хис-тойгыны белдергәндә кулланыла: «МашаАллаһ», «Аллаһу Әкбәр», «ИншәАллаһ», «Әстәгъфируллаһ», «Сөбһаналлаһ», «Сөбһанаһү үә Тәгалә» һ.б. Белеп кулланган очракта, алар кайбер күңелсез хәлләрдән, мисал өчен, күз тиюдән сакланырга булыша.
- Бисмилләһи Рахмәәни Рахиим – мөселман кешесе һәр эшен шушы сүзләрне әйтеп башлый. “Рәхимле, мәрхәмәтле Аллаһ исеме белән”- дип тәрҗемә ителә.
- «МашаАллаһ» - сүзен-сүзгә тәрҗемә иткәндә, “Аллаһ шулай теләгән” яки “Аллаһ шулай яраткан” дигәнне аңлата. Кеше үзенә ошый торган әйберне күргән вакытта соклану, кызыгу, шаккату кебек хисләрен белдерү өчен куллана. Күз тиюдән саклау өчен дә әйтелә.
- “Аллаһу әкбәр” – “Аллаһ Бөек” дип тәрҗемә ителә. Аптырау, соклану, шатлану хисләрен белдергәндә, авыр вакытларда кулланыла. Шулай ук Аллаһ Тәгаләне мактау, зикр итеп тә әйтелә.
- «ИншәАллаһ» - «Аллаһ кушса, Аллаһ теләсә, Ул ничек тели - шулай була” дигәнне аңлата. Нинди дә булса эшне ниятләгәч әйтелә. Бу гыйбәрәне куллану вәгъдә бирү дәрәҗәсен ала. Әгәр мөселман “ИншәАллаһ” дигән икән, ул бу эшне башкару өчен бөтен көчен, тырышлыгын куячак дип өметләнә аласыз. Әлбәттә, Аллаһ Тәгаләнең ярдәме белән.
- «Әстәгъфируллаһ» - “Аллаһтан гафу сорыйм”, “Аллам сакласын!” - кебек мәгънәне аңлата. Куркыныч хәл күргәндә (мисал өчен авария шаһите булганда) мондый авырлык, бәладән саклавын сорап Аллаһка мөрәҗәгать итү. Бу сүзне Аллаһка зикр-мактау итеп тә укыйлар.
- «Сөбһаналлаһ» - сүзен-сүзгә тәрҗемә иткәндә, “Бар мактаулар Аллаһка гына”, “Һәр кимчелектән пакъ Аллаһ” дигәнне аңлата. Соклану, аптырау, гаҗәпләнү хисләрен белдерә.
- “Әлхәмдүлилләһ” – “Аллаһка дан”, “Аллаһка шөкер” дип тәрҗемә ителә. Нинди дә булса сөенечле вакыйга, уңышлы хәбәр турында сөйләгәндә кулланыла. Шулай ук, "хәлләр ничек?, сәламәтлек ничек?" дигән сорауларга җавап итеп тә әйтәләр.
- «Сөбһанаһү үә Тәгалә» - бу гыйбәрә Аллаһның исемнәрен әйткәннән соң кулланыла. Мәсәлән, "Аллаһ Сөбһанаһү үә Тәгалә” – Аллаһка гына бар мактаулар һәм зурлаулар.
- “ӘгүзүбиЛләһ” – «Аллаһтан ярдәм сорыйм” дип тәрҗемә ителә. Нинди дә булса начарлыктан сакланырга теләгәндә әйтелә.
- «БаракаЛлаһу фикум» - гадәттә, гарәп телен белүче кешеләр сөйләмендә еш кулланыла. Тәрҗемәсе: “Аллаһ сезгә бәрәкәт бирсен!” “Фикум” сүзе, аның кемгә әйтелүе һәм ничә кешегә әйтелүенә карап үзгәрә.
- «БаракаЛлаһу фикум» - Аллаһ сезгә (күплек сан) бәрәкәт бирсен!
- «БаракаЛлаһу фика» - Аллаһ сиңа (ир кешегә) бәрәкәт бирсен!
- «БаракаЛлаһу фики» - Аллаһ сиңа (хатын-кызга) бәрәкәт бирсен!
- “Хасбуналлаһ” – тәрҗемәсе: “Безгә Аллаһның ярдәме җитә”.
- “Лә иләһә илла-Ллаһ” – “Аллаһтан башка иләһ юк”.
- “ДжазакАллаһу хайран” – “Аллаһ сиңа әҗерен (яхшысын) бирсен!”
- “Аллаһу галим” – “Аллаһ белүче”.
- “Саләллаһу галәйһи вә ссәлләм” – “Аллаһның сәламе һәм рәхмәте булсын!” Бу сүзтезмә сөекле пәйгамбәребез исеменнән соң аңа мактау, хөрмәт йөзеннән кулланыла.
- “Радиаллаһү ганһү” – “Аллаһ аннан разый (риза) булсын”. Әлеге гыйбәрә сәхәбәләрнең исеме, Пәйгамбәребез с.г.в. нең хатыннары исеменнән соң аларга хөрмәт йөзеннән әйтелә.
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Өч монолог Нурания конвертны ачты, Илдарына хатны тиз генә укып бирергә иде исәбе, тик әллә кайдан ниндидер кайнар агым, кинәт тынын буып, бөтен күкрәген умырып тотты...
-
Авыл малае Бәкер шифаханәсенә юллама бирделәр Нәфисәгә. Эш урыныннан. Аны, инде унбиш елга якын шул бер урында эшләүче сазаган кызны, кемдер исенә төшерер, «аңа да ял кирәк, аңа бирик...» дип искәртер дип башына да китермәгән иде. Иң кирәк җирдә иң кирәкле сүзне кем кемгә әйткәнен төпченеп тормыйча гына юлга кузгалды ул
-
Бала – 50 яшеңдә бала җитәкләп йөрерсеңме? Мин әйткән хәбәрдән соң бар якыннарым чигә тирәсендә бармагын уйнатты. Имеш, башың киттеме әллә?!
-
«Бу сезнең кызыгыз...» Бала таба алмаячагы хакында Кәдрия Азатка туйга кадәр үк әйтте. Егет булачак хатынына шуның кадәр гашыйк иде, кул гына селтәде. – Аптырама, – дип кочаклап алды ул сөеклесен. – Елак балаларсыз икебезгә генә бик рәхәт булачак. Бик теләсәк, табиблар могҗиза ясамый калмас. Аннан соң гаилә баласыз да була ала бит.
-
Яңадан башлыйбыз Палата ишеген ябып куйгач кына тынычланды Филүзә. Иртән ире уянганчы тиз генә кирәк әйберләрен җыеп, баласын ашатып та тормыйча өйдән чыгып киткәнче бер борчылса, хастаханәгә барып җиткәнче ире арттан килеп җитәр дип юл буе тагын борчылды.
Соңгы комментарийлар
-
26 май 2023 - 19:36Без имениКая карасан Анвар , бигерэк купкэ эйлэнденӘнвәр Нургалиев: «Мәхәббәтебез шушы подъездда башланды»
-
26 май 2023 - 11:04Без имениЕгетляр дя шулай буламени бездя шундый УК кыз бар . бар да уз урынында. Эше белеме уз тырышлыгы бн геня тозегян ое Казанда. Но очрамый ахры житякляп китярдяй ир егет . Аллах эше дип кеня булмайдыр ул котеп эрсезряк булган кызлар барсына да олгеряКызлардан куркам
-
27 май 2023 - 18:50Без имениНиках вакытын житмэгэн сизмэй дэкалырсын. Миндэ 33 яшлек кыз бар тоже куркам.Кызлардан куркам
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.