Күңелләребезгә кереп оялаган курку хисе дөресме? Ул шулай булырга тиешме?..
Күңелләребезгә кереп оялаган курку хисе дөресме? Ул шулай булырга тиешме?
– Адәм баласы туганда ук шушы хис белән дөньяга килә, шуңа күрә беркайчан да куркудан котылып, арынып булмаячак. Ул безгә кирәк тә. Әгәр күңелендә курку булмаса, кеше ахмаклыклар кыла башлар иде: биеклектән курыкмаса, ул аннан егылып төшәр иде; салкында юешләнүне бернигә санамаса, авырып китәр иде; караңгылыктан өркемәсә, аңа караңгыдан зыян килер иде... Димәк, безне саклар өчен кирәк бу хис.
Ислам динендә, гомумән, нәрсәдән дә булса бөтенләй котылу турында сүз бармый: һәрнәрсәне дөрес итеп куллану турында гына әйтелә. «Бернәрсәдән дә курыкмагыз», – дими ул, шул ук вакытта: «Бөтен әйбердән куркыгыз», – дип тә кисәтми. Динебез нәкъ менә шуны – нәрсәдән куркырга һәм нәрсәдән курыкмаска кирәген өйрәтә безгә. Иманы булмаган кеше исә болар арасына үзе киртә куя алмый: ул аларның барысыннан да курка башлый. Шуның нәтиҗәсендә фобияләр барлыкка килә.
Беренче чиратта без нәрсәләрдән куркырга тиеш?
– Иң беренче чиратта, әлбәттә, Аллаһы Тәгаләдән куркырга кирәк. Ләкин ул ниндидер куркыныч, ямьсез, коточкыч бер зат булганга түгел, ә аның каршына басып җавап бирәсе булудан, ул безгә йөкләгән вазыйфаны үтәмичә килүдән. Аллаһы Тәгаләнең яратуын, игътибарын, рәхмәтен югалтудан. Кабатлап әйтәм: беренче чиратта Аллаһыдан куркырга кирәк һәм бары тик бер Аллаһыдан.
Аллаһыдан курку безгә нәрсә бирә? Ул безгә шушы дөньяда үзебезне дөрес итеп тотарга ярдәм итә. Аллаһы Тәгалә – иң кодрәтле, иң көчле зат, бөтен нәрсә дә аннан гына тора. Ул безне ризыкландыручы, гомерне бирүче һәм алучы, балаларны бирүче һәм алучы, бәхет бирүче, бәхетсез итүче... Аллаһыдан курыксаң, әле санап киткән әйберләргә аннан башка беркем зыян китерә алмаганны аңлыйсың. Кеше, мәсәлән, мине кемдер бәхетсез итәр дип тә, хәерчелектән дә, ялгыз калудан, баласызлыктан да курыкмаячак, чөнки бәхет тә, ризык та, насыйп ярлар да, бала да – бар да Аллаһыдан. Болар – җан белән, рухыбыз белән бәйле куркулар. Һәм бу куркулар – иң начары, чөнки алар ахыр чиктә безгә психик зыян китерә.
Кеше яшен яшнәвеннән, көчле җил исүдән, тиз барган машинадан куркырга мөмкин, болар нормаль куркулар санала. Ә нормаль булмаганына, рухи куркудан кала, мәсәлән, дошманнан курку керә. (Дошман синең кебек үк кеше, нигә аңардан куркырга?) Яки гаделлекне яклаудан, авырып китүдән курку. Ләкин авырудан курку шулай ук икегә бүленә. Авырудан куркып, башка чирлеләр белән аралашмау – саклану чарасы һәм бу нормаль күренеш. Яки үзең авырып китеп, башкаларга ияртүдән куркып, алар янына бармау – шулай ук нормаль күренеш. Ләкин: «Авырып китүем бар», – дип паникага бирелү, кешеләрдән качып, идән астына төшеп утыру, каядыр гомерлеккә тауларга китү – монысы инде фобия. Бу тәкъдиргә каршы килә торган курку була. Кеше кулына пычак алмый, чөнки киселермен дип курка, килеп чыкмас дип, беркайчан бизнес башламый, үсмәс дип, берни утыртмый, чәчми... «Сез көчегездән килгәнне эшләгез, ә нәтиҗәсе миннән», – ди Аллаһы Тәгалә бу очракта.
Куркуга ничек бирелмәскә соң?
– Беренчедән, аны җиңәргә безгә тәкъдиргә ышану ярдәм итә. Икенчедән, куркуга бирелмәс өчен, аны дөрес итеп аерырга өйрәнергә кирәк, ә моңа дини яктан белемебезне арттырып, хәдисләр, аятьләр аша гына ирешеп була. Кеше табигый әйберләрдән курка икән, моңа борчылырга кирәкми. Ә инде ул үлемнән, хәерчелектән, ялгызлыктан, ягъни билгесезлектән уттан курыккандай курка башлый икән, монысы инде зыянлы. Димәк, аның иманында зәгыйфьлек бар, ул Аллаһыга ышанмый. Тәкъдиргә ышанмый!
Куркуларга шайтан да сәбәпче булырга мөмкин. Гадәттә, ул безне шул куркулар белән азаплый. Кеше бик каты курыккан вакытта эмоциональ яктан тотрыксызга әйләнә. Менә шул вакытта аның эченә шайтан керергә мөмкин дә. Курку аша кешеләрнең башлары киткән, акыллары зәгыйфьләнгән очраклар бар. Бу да – шайтан галәмәте. Әгәр шундый куркуларга бик бирелгән кеше бар икән, аларны өшкереп дәваларга кирәк.
Куркудан котылуның юлы, алда әйтелгәнчә, ике генә. Беренче – иман, Аллаһыга ышану, гыйлем аркылы. Икенче юл – өшкереп. Куркудан арынырга сөйләшү дә ярдәм итә, монысы психологлар, туганнар, әти-әни эше. Әгәр кеше, мәсәлән, караңгылыктан курка икән, кайчак бергә икәү шул караңгылык эченә кереп чыгу да җитә.
Кирәкмәгән куркуларның күбесе безгә балачакта кереп кала. Шуңа күрә баланы кечкенәдән үк дөрес итеп тәрбияләргә кирәк. Җен-пәриләр, аждаһа-убырлар турында төрле әкиятләр, булмаган нәрсәләр сөйләп, аның күңеленә кирәкмәгән курку кертеп калдырырга мөмкин. Шуңа күрә һәрнәрсәне дөрес итеп аңлатырга кирәк – бала барыбер нәрсәдәндер, кемнәндер куркырга да тиеш. Беркемнән – әти-әнисеннән, олылардан курыкмаган баланың тәртибе дә, әдәбе дә булмаячак. Аллаһыдан, кешеләрдән куркуга оялу мәгънәсе дә салынган бит. Димәк, балага дөрес әйберләрдән куркуны сеңдерү кирәк.
Коръәни Кәримдә: «Без сезне курку белән сынаячакбыз», – диелә. Курку, димәк, шул ук сынау. Кеше үзен мондый вакытта ничек тотар? Ул үзен кулга ала алырмы, әллә паникага бирелерме? Аллаһы Тәгалә биргән гыйлемне, акылын эшкә җигәрме, әллә хисләренә бирелеп, аффект хәленә төшәрме? Ә курку кешене шул халәткә дә кертә... Андый чакта, иң мөһиме – барысын да Аллаһы Тәгаләгә, аның иркенә тапшыру.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк