Күрше хакы – алла хакы дип әйтү бар. Бу хак, чынлап та, шулай зурмы?
«Туган авылым» мәчете имам-хатыйбы Илнар ЗИННӘТУЛЛИН
Күрше хакы – алла хакы дип әйтү бар. Бу хак, чынлап та, шулай зурмы?
– Күршеләргә яхшы мөнәсәбәттә булырга кирәклеген Аллаһы Тәгалә безгә Коръәни Кәримдә әйтә. Аллаһы Тәгаләгә гыйбадәт кылыгыз, аңа тиңне күрмәгез, әти-әниләрегезгә, туганнарыгызга, ятимнәргә, фәкыйрьләргә, шулай ук якын яки ерак булган күршеләрегезгә, мосафирларга, әсирләргә яхшы мөнәсәбәттә булыгыз ди ул. Алар арасында, күргәнегезчә, якын һәм ерак күршеләребез дә бар. Пәйгамбәребез дә: «Әгәр дә күршеләрегез акча сорап керсә, бурычка акча бирегез. Әгәр дә тормышларында авырлыклар килеп чыкса, аларны кичерергә ярдәм итегез», – ди. Башка хәдисләрдә дә күршеләр белән куаныч-шатлыкны уртаклашырга кушыла. «Өйдә ризык пешерелсә, аны күршеләргә дә кертергә кирәк», – диелә. Пәйгамбәребез дә: «Ашарга пешерсәгез, ризыгыгызны күбрәк салыгыз, чөнки кунак алдына куярга яки күршеләргә дә кертергә туры килүе бар», – ди. «Балаларыгызга берәр нәрсә сатып алсагыз һәм күрше балаларында ул әйбер булмаганын белсәгез, аларга да алыгыз», дигән хәдис бар: бу үз чиратында, күршеләр арасында булган көнчелекне бетерергә ярдәм итә. Күрше риза булмаса, ике арага нидер төзү, гомумән, аңа комачау итә торган әйберләрне эшләү катгый рәвештә тыела. Кое казыган вакытта, күршеңнең коесының суы сиңа күчә торган була икән, шулай ук бу эштән тыелырга кирәк – аңа зыян салырга ярамый. Әгәр күршең авырып китсә, хәлен белергә керергә кирәк. Әгәр мәрхүм булса, синең бурычың – аны зиратка озату, күмәргә булышу. «Аллаһы Тәгалә каршында яхшы күрше булам дисәң, үзеңнең күршеңә яхшы мөнәсәбәттә бул», – ди Пәйгамбәребез. Икенче бер хәдисендә: «Күршеңне ихтирам итү – әниеңне ихтирам итү белән бер», – ди. Димәк, аларга да әти-әнигә караган кебек карарга тиешбез. Болар барысы да күрше хакын хаклауга керә торган әйберләр. Күршебезнең нинди диндә булуы мөһим түгел: күрше хакы барысына да тарала – мөселманга да, христианга да, башкаларга да. Әлбәттә, ул христиан булса, син аның диненә катнашмыйсың, ләкин, күрше буларак, хакын хакларга тиешсең.
Ничә өйгә кадәр күрше дип санала?
– Гадәттә, динебездә һәм халкыбызда: «Кырык йортка кадәр – күрше», – дип әйтелә. Уң һәм сул яктан, арттан һәм алдан. Әйтик, шәһәр җирендә, күп катлы йортта торасың икән, анда яшәүчеләр бөтенесе дә күрше булып санала. Хәтта күрше йорттагылар да. Авыл җирендә исә бер урамда гомер итүчеләргә күршеләр диләр. Әлбәттә, кырык йорт бер караганда бик күп булып тоела. Әмма икенче яктан, синең тормышың барыбер шушы кешеләр белән бәйле: алар белән бик еш күрешәсең, бер урамнан йөрисең, бер ишектән чыгып китәсең, кайтып керәсең. Шуңа күрә, кырык йорт дигән сүздә гаделлек һәм логика бар.
Аңа карата син рәхим-шәфкатьле булып та, күршең яхшылыгыңны аңламаса?
– Күршегә яхшы мөнәсәбәттә булырга кирәк дип әйттек инде. Әмма ул сиңа яхшы мөнәсәбәттә булса, яхшылык кылса гына, син дә аңа яхшылык кыл дигән сүз түгел бу. Күршең сиңа бер яхшылык эшләмәсә дә, син аңа эшләргә тиешсең. Ул сиңа гомердә сәлам бирмәсә дә, син аңа бирергә тиеш. Ул сиңа ярдәм белән кермәсә дә, син аңа ярдәмеңне тәкъдим итеп керергә тиешсең... Күршеңнең беренче адым ясавы шарт түгел. Башлап яхшылыкны син кылырга тиеш, чөнки син Аллаһы Тәгаләнең әмерен-сүзен үтисең. Шуның өчен динебездә, хәтта начарлык кылган күршеләргә дә яхшылык кылу дигән нәрсә бар. Пәйгамбәребезнең бер яһүд күршесе аның ишек төбенә гел чүп ташлый торган була: аның һәр иртәсе шул чүпне җыештырудан башлана. Бер көнне чүпне күрмәгәч, пәйгамбәребез күршесенә керә: «Ни булды, әллә авырып киттеңме?» – ди. Күршесе, чыннан да, урын өстендә авырып ята икән. Үзенең чүп ташлаганын, зыян китергәнен яһүд кешесе, әлбәттә, белә – Пәйгамбәрнең тавыш куптарганын көтә. Ә ул аның хәлен белергә кергәнен аңлагач, күзенә яшьләр тула. Хәтта улына да ислам дине кабул итәргә әйтеп калдыра... Яхшылык – бары тик яхшылык кына тудыра. Әгәр син битараф булсаң яки начарлык эшләсәң, ул начарлыкка гына китерәчәк. Мәсәлән, бер кеше Пәйгамбәребез янына килеп: «Күршем бик начар, мин дә җавап итеп аңа начарлык эшләсәм ярыймы?» – дип сорый. Пәйгамбәребез: «Юк, ярамый, түз, – ди. – Икегезнең берегез үлгәнче сабыр ит: ул алданрак үлсә, башка начарлык эшләмәячәк, син бакыйлыкка күчсәң, аның начарлыгы инде зыян китермәячәк». Әгәр җавап итеп начарлык кылсаң, син дә начарга әйләнәсең. Бу исә гомерлек дошманлыкка китерергә мөмкин. Ахырда ул күршенең: «Мин бит аңа гел начарлык кына эшләдем, ә аның беркайчан бу адымга барганы булмады», – дип акылга килүе ихтимал. Һичьюгы – аның балаларының. Шуңа күрә күршегә начарлык кылу рөхсәт ителми. Хәтта алар тавышлы кешеләр булсалар, эчеп йөрсәләр дә, сабыр итү хәерлерәк. Әлбәттә, җинаятькә күчмәгән очракта.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарийлар
0
0
Аллах , Зур хэреф белян киряк иде, Аллага да хормят булмагач, халык адаша
0
0