Бу рецептны Киров өлкәсендә яшәүче милләттәшләрдән алып кайттык. Әлеге ысул белән ясалган кайнатманың җиләкләре банкада бертөрле куелыкта саклана, ягъни суы җиләгеннән аерылып, ике катламга бүленми.
Бөтен дөньяны җир җиләге баскан диярсең!
Социаль челтәрләрдә берсеннән-берсе эре җиләк белән мактанышабыз, фәлән сәгатьтә фәлән литр җыйдык дип узышабыз быел.
Аннары инде кемнең күңеле нәрсә ярата, шулай эшкәртәбез: киптереп тә, катырып та, как ясап та кышка әзерлибез. Шулай да җир җиләге кайнатмасы һәрвакыт рейтингның беренче урынын яулыйдыр.
Без дә сезгә бер кайнатма рецепты тәкъдим итәбез. Без аны Киров өлкәсендә яшәүче татар авылыннан алып кайттык. Әлеге ысул белән ясалган вареньеның җиләкләре банкада бертөрле куелыкта саклана, ягъни суы җиләгеннән аерылып, ике катламга бүленми.
Чистарткан җиләкне юып кәстрүлгә салабыз да, ярты чокыр су салып бераз пешекләп алабыз. Җиләкләр бераз бүртеп киткәч, шикәр комы өстибез. Җиләкнең ни дәрәҗәдә кызыл булуына карап, шикәр комын бер килограмм җиләккә 1100–1200 грамм исәбеннән алабыз. Кайнатма өчен тиешле күләм шикәр комын санап чыгаргач, шуның яртысын гына кайнатмага салабыз. Варенье кайнап чыкканнан соң тагын 20–30 минут кайнатабыз. Вакыт-вакыт болгатып, күбеген җыеп алырга да онытмагыз. Аннары шикәр комының калган өлешен салабыз да, ул эреп беткәнче генә болгатып, кайнатманы уттан алабыз. Бераз вакыттан тагын болгатыгыз, шикәр комы эреп беткән булырга тиеш. Кайнатма суынгач банкаларга салып куегыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк