Логотип
Десерт

Брауни

Брауни

«Аш-су» рубрикасы мәйданында яңа уенчы – Алмаз ГАФИЯТОВ. Бу егетне күпләр таныйдыр. Кайчандыр татар телевидениесендә «Батырлар» тапшыруы аша беренче адымнарын ясаган журналист бүген – спорт редакциясе баш мөхәррире, иң югары рейтинглы тапшыруларның берсен алып бара. Спорт турында тәүлек буе да сөйләшә ала. «Алмаз комментарий биргән хоккей уеннарын карап, татар телен камилләштерергә була», – ди җанатарлар. Әдәпле, ипле, тәрбияле чын татар егете. Алмаз исәбенә чибәр хатыны Гөлияне, уллары Айдан белән Айвазны да өстәп куйсак, чиста җиңүне аңа бирми мөмкин түгел! 
Аш бүлмәсендә җаваплылыкны Алмаз үз өстенә бик сирәк ала. Ләкин пешергән ризыгын төгәл итеп, бөтен шартларын китереп әзерли. Язның беренче бәйрәме – 8 Март көнне Алмаз уллары белән, һичшиксез, аш бүлмәсендә булыр. Гафиятовлар командасы тәкъдим иткән тиз һәм җиңел рецепт буенча пешерелгән брауни белән сез дә якыннарыгызны сыйлагыз. «Янына чәчәк бәйләме дә өстәсәгез, «Иң яхшы котлау» буенча алтын медаль – сезнеке!» – ди Алмаз. 

Кирәк:
145 г кара шоколад;
135 г атланмай;
2 йомырка;
100 г шикәр комы;
1 кап ванильле шикәре;
1/4 чәй кашыгы камыр көпшәрткеч;
80 г он;
35 г какао;
тоз;
әстерхан чикләвеге.

Эш барышы:


Май белән шоколадны су мунчасында (водяная баня) эретәбез.

Йомырканы шикәр, ванильле шикәр, тоз белән туглыйбыз.

Йомыркалы массаны шоколадлы масса белән кушабыз.

Он, камыр көпшәрткеч, какаоны бергә кушып, массага салабыз. Шуңа әстерхан чикләвеге өстибез. Камырны яхшылып болгатабыз. 

Камырны формага агызабыз, 25 минут 180 градуслы мичтә пешерәбез. Тиешле вакытыннан озак тотарга ярамый. Брауниның эче тулысынча пешеп бетми, сыеграк була.

Тортны мичтән алгач, өстенә эретелгән шоколад яисә карамель агызабыз, әстерхан чикләвеге сибәбез. Кайнар браунины табынга туңдырма белән бирсәгез, тагын да тәмлерәк булачак. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар