Логотип
Десерт

Балан бәлеше

Урамда – ноябрь, баланнарга инде күптән бал керде. «Аш-су» сәхифәсенең бүгенге кунагы Айгөл МӨБАРӘКШИНА укучыларыбызга балан бәлешен пешерү серләрен ачмакчы. Күпләр өчен балан бәлеше ул – әни бәлеше. Айгөл дә әнисе Рәвия апа өйрәтеп калдырганча – тышын кетердәвек итеп, эчлеген мул салып пешерә аны.


Урамда – ноябрь, баланнарга инде күптән бал керде. «Аш-су» сәхифәсенең бүгенге кунагы Айгөл МӨБАРӘКШИНА укучыларыбызга балан бәлешен пешерү серләрен ачмакчы. Күпләр өчен балан бәлеше ул – әни бәлеше. Айгөл дә әнисе Рәвия апа өйрәтеп калдырганча – тышын кетердәвек итеп, эчлеген мул салып пешерә аны. «Әнием Агыйдел буендагы Татар Ямалысы авылыннан иде. Бик матур яклар ул. Агыйдел буенда күлләр күп, күл уртасында – утраулар. Әни балачактан ук көймә белән шул утрауларга кереп, әрәмәдән шомырт, бөрлегән, баланнар җыйган. Без үскәндә дә әти белән икесе көз көне күп итеп балан җыеп кайталар иде. Ул баланнарны зур-зур бәйләм итеп бәйләп, түбә кыегына эләләр. Балан тәпәнләү диләр аны. Көннәр суыткач, балан тәпәнен өйгә алып кереп, бөрчиләр», – дип, балачагының иң матур хатирәләрен уртаклаша Айгөл. 
Бу уңган ханым – Казан авиация заводының җәмәгатьчелек белән эшләү бүлеге белгече. Татарстанда җитештерелүче самолетлар, завод эшчәнлеге, хезмәттәшләре турында шулкадәр мавыктыргыч итеп сөйли ул. «Бик кызыклы һәм иҗади минем эшем», – ди Айгөл. Эше генә түгел, гаиләсе дә иҗади аның. Әтисе – Роберт Сәлахиев Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы. Аның шигырьләренә язылган җырларны Филүс Каһиров, Вил Усманов, Гөлнара Габидуллиналар репертуарыннан ишетергә мөмкин. Рәвия апа исән булса, алар быел Алтын туйларын бәйрәм иткән булырлар иде... 
Әнисенең рухын яд итеп, бер елны да балан җыймый калганы юк Айгөлнең. Якыннарын балан бәлешле табынга җыеп, нәкъ әнисе кебек кунак сыйларга ярата ул. Баланнар балланган чакта бергәләп шул бәлешне пешереп карыйбызмы?!  


Кирәк
100 г атланмай;
2-3 аш кашыгы кибет каймагы;
1-2 аш кашыгы үсемлек мае;
1 йомырка;
ярты чәй кашыгы тоз;
1 аш кашыгы шикәр комы;
100 мл кайнаган су
он.

Эчлек өчен
1 кило бөрчелгән балан;
300 г шикәр комы;
3 аш кашыгы он (арыш оны яхшырак). 

Эш барышы
Иң элек баланны әзерләп куйыйк. Яхшылап юылган һәм суы саркытылган баланны ике кат целлофан капчыкка салып, чуен савытта пешерергә куябыз. Чуен төбенә бер бармак киңлеге су салына. Капчык авызын бәйләргә кирәк. Балан әнә шулай парланып бер сәгать чамасы пешә. Савытның өстен капларга һәм су кайнап чыккач, утны киметергә онытмагыз. 

Пешкән баланны савытка бушатып, шикәр комы һәм он салып болгатабыз. Он эчлекне куерту өчен кирәк. Бодай онын да, арышныкын да куллана аласыз, әмма арыш оны белән тәмлерәк. 

Тирән савытка йомшарган атланмайны, каймак белән үсемлек маен салабыз, тоз белән шикәр өстибез. Шуңа бер йомырка сытып, камыр басабыз. Суны аз-азлап кына камырга куша барабыз. Онны үзегез чамалап алыгыз: камыр – уклау белән җәярлек, әмма каты булмасын.

Кул белән басарлык булгач, камырны куна тактасына төшереп, үзләнгәнче әвәлибез, аннары ике өлешкә бүләбез. Берсе – бәлешнең төбенә, икенчесе – кабартма кадәр генә итеп алынганы – капкачына. 

Бәлеш төбенә дигәнен таба читеннән чыгып калырлык итеп җәябез һәм төбе майлы табага салып, тигезлибез. Камыр өстенә эчлекне бушатып, бәлешне капкачы белән каплыйбыз.

Әгәр камыр таба читеннән артык күп чыгып калса, уклау белән таба өстеннән тәгәрәтеп, артыгын кисеп алабыз. 

Бәлеш читен матурлап бөрәбез. Уртасын чәнечке белән берничә урыннан тишкәлибез һәм 180–200 градус кызулыктагы мичтә 40 минут пешерәбез. Йөзе аллангач, бәлеш әзер. 

Балан бәлеше салкын килеш тәмлерәк. Мәтрүшкәләр салып чәй пешерик тә, барысын да тизрәк табынга чакырыйк! Чәйләрегез тәмле булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар