Хәбир тагын төн уртасында шабыр тиргә батып уянып китте. Менә биш ел рәттән, көн саен ук булмаса да, еш кына бер үк төш керә, бер үк төрле сүзләр кабатлана. Кичләрне гел шөбһәләнеп көтә ул, булдыра алса, бөтенләй дә йоклап маташмас иде. Күпме шулай газапланырга була! Акылдан шашып бара бугай инде...