Розалар – бакча күрке, дип әйтергә яратабыз. Чынлап та, матурлар, купшылар! Ләкин роза куагын утырттың да эше бетте, дип уйлау ялгыш булыр. Затлы гөлләргә тәрбиянең дә иң яхшысы кирәк. Җәй көне гөлчәчәкләрегез күп итеп чәчәк атсын, төсләре җете, чәчәкләре эре булсын дисәгез, безнең киңәшләргә колак салыгыз әле.