Беркөнне аның килүенә өчпочмаклар пешердем. Имеш, сыйлыйм. Ә ул үзе ашый, үзе өчпочмакны әйләндерә-әйләндерә карый. «Тәмле түгелме әллә?» – дип сорыйм. «Бик тәмле. Әни пешергән өчпочмакның төбе дымланып тора, ә синеке коры. Нигә синеке коры икән дип уйлыйм», – ди.