Кинәт уянып китәм. Һәм үземнең хастаханә палатасында ятуымны төшенәм. Күрше караватларда Вадим, әнисе белән Алена. Вадимның да, Аленаның да чәчләре юк, башлары ялтырап тора. Ә мин парик киям. Янымда әнием китап укып утыра. Ул бик ябыккан. Йөзләре саргаеп беткән. Мин дип бигрәк өзгәләнә шул.