Җәй көне бердәнбер улыбызны өйләндерәбез. Бу көн турында күптән хыялланып йөрдек: никахын, туен, килен токмачын, су юлы күрсәтү кебек гореф-гадәтләрне бөтен йоласын туры китереп үткәрәсе, туганнарны, дусларны чакырып зур бәйрәм оештырасы килә. Ләкин... Яшьләргә алай кирәкми.
«Җәй көне бердәнбер улыбызны өйләндерәбез. Бу көн турында күптән хыялланып йөрдек: никахын, туен, килен токмачын, су юлы күрсәтү кебек гореф-гадәтләрне бөтен йоласын туры китереп үткәрәсе, туганнарны, дусларны чакырып зур бәйрәм оештырасы килә. Ләкин... Яшьләргә алай кирәкми. Алар мәчеттә генә никах укытып, соңрак үзләренчә туй уздырырга тели. Без хыялланган йолаларны бөтенләй кирәксенмиләр. Калган эшкә кар ява дигәндәй, соңыннан дип калдырган туй бөтенләй дә булмаска мөмкин, ясап тормыйбыз, диярләр. Кыскасы, аларга безнеңчә ошамый, безгә – аларча. Ничек күндерергә аларны? Һәрнәрсәнең үз вакыты бит. Үстергән балаларыбызның тормыш юлын матур башлыйсы килә...»
Ильмира. Казан.
Җәвит ШАКИРОВ. Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты
– Туй мәҗлесләре, никах табыннары уздыручы буларак, очрашып сөйләшкәндә кайбер әти-әниләргә дә, яшьләргә дә киңәш бирәм. Йолалар инде онытылып бара, әмма без аларны яңартырга, искә алырга тиеш. Халкыбызның күркәм гореф-гадәтләре: бал-майдан авыз итү, чигелгән матур сөлгеләргә икмәк куеп, яшьләрне әти-әниләре каршына бастыру, аларга хөрмәт күрсәтү, әти-әниләргә, әби-бабаларга бүләкләр бирү бик күңелле үтә бит!
Хәзер яшьләр никах укыталар да, туй уздырып тормыйлар – чыгымнар күп. Акчаны туйга сарыф итмичә, ялга барып кайтучылар да байтак. Без, әти-әниләр, йолаларны сакларга тырышсак та, яшьләр фикере белән дә килешергә кирәктер. Акчаны янга калдырып, файдалырак урынга тотарга ниятлиләрдер, бәлки. Мин яшьләргә каршы килмим, аларның фикерен тыңларга тырышам. Шулай ук әти-әниләрнең дә фикерен исәпкә алып, шулайрак итик дип киңәш бирәм, бер урталык табарга тырышам. Балаларыбыз безгә бик кадерле. Иң мөһиме – бәхетле булсыннар, тапкан малларының рәхәтен күрсеннәр.
Зөлфия ШАКИРОВА. Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты
– Без – балачактан әкиятләр карап, китаплар укып, ак туй күлмәге киеп бердәнбереңә кияүгә чыгу турында хыялланып үскән буын. Тәрбия икенче иде. Әти-әни Аллаһтан соң икенче урында булды. Мин беркайчан да, хәтта үзем инде дәү әни булгач та, алар сүзеннән чыкмадым. Әти-әни сүзе минем өчен закон иде. Үзебез дә улыбызның туен бөтен йолаларны үтәп башкардык. Безне әти-әниләр шулай тәрбияләгән, без шуның буенча яшибез, балаларыбызга, оныкларыбызга да шуны биреп калдырырга тырышабыз. Хәзер бит ирекле мәхәббәт... Чит илгә охшатырга тырышып, мөселман икәнлегебезне онытып яшәп карыйлар, аннан өйләнешәләр, ошамаса – аерылышалар. Туй түгел, хәтта никах та укытмыйлар. «Соңыннан»га калдыруны җиңел холыклылык дип кабул итәм, димәк, алар бу мәсьәләгә җитди карамый. Әти-әни әйткәнне санламау, дип әйтер идем. Алар бит озаграк яшәгән, тормыш күргән кешеләр. Туй ул бер генә була, һәм һәрвакыт әти-әнинең хәер-фатыйхасында узарга тиеш. Шул очракта гына никах бәхетле дә, озын гомерле дә була.
Солтания ГАТАУЛЛИНА, психолог
– Туй алды каршылыклары күп парларда туа. Әти-әниләр яшьләрнең бәйрәме икәнен онытып, үзләренчә бәйрәм итәсе килгән очраклар еш очрый. Туйны яшьләр өчен түгел, кунаклар өчен уздыралар. Кешегә күрсәтү өчен кебегрәк килеп чыга. Балалар аша үзләренең хыялларын тормышка ашыру дип әйтер идем мин моны. Кемнеңдер мәсьәләсе бик кискен тормый, яшьләр риза була, ә менә кемдер үз хыялы өчен туганнар белән каршылыкка килергә мәҗбүр. Нишләргә? Иң элек бер сорауга җавап бирегез – ул барысын да хәл итәчәк. Туйның финанс ягын кем үз өстенә ала? Монда өч төрле вариант бар:
1. Туйның бөтен чыгымнарын әти-әни түли. Бу иң авыр очрак. Ата-аналарның бик сирәге генә акчаны яшьләр кулына тоттырып, тулысынча үзләренә хәл итәргә мөмкинлек бирә. Кем түли, шул җырга заказ бирә бу очракта.
2. Чыгымнарны яшьләр һәм әти-әниләр бергәләп түли. Бу очракта, сөйләшеп уртак фикергә килү мөмкинлеге күбрәк.
3. Туй чыгымнарын яшьләр тулаем үз өстенә ала һәм бәйрәмнәрен үзләре теләгәнчә үткәрә.
Әйе, гореф-гадәтләрне саклау, аларны буыннан-буынга җиткерү – бик күркәм күренеш. Әмма яшьләрнең теләкләрен дә истә тотып эшләү кирәк: сайлау мөмкинлеге калдырыгыз, җаваплылыкны үз өсләренә алу иреген бирегез. Туйны бер генә һәм гомерлеккә истә калырлык итеп уздырырга кирәк.
«Сезнеңчә туй кирәкми безгә!»
Җәй көне бердәнбер улыбызны өйләндерәбез. Бу көн турында күптән хыялланып йөрдек: никахын, туен, килен токмачын, су юлы күрсәтү кебек гореф-гадәтләрне бөтен йоласын туры китереп үткәрәсе, туганнарны, дусларны чакырып зур бәйрәм оештырасы килә. Ләкин... Яшьләргә алай кирәкми. Алар мәчеттә генә никах укытып, соңрак үзләренчә туй уздырырга тели. Без хыялланган йолаларны бөтенләй кирәксенмиләр. Калган эшкә кар ява дигәндәй, соңыннан дип калдырган туй бөтенләй дә булмаска мөмкин, ясап тормыйбыз диярләр. Кыскасы, аларга безнеңчә ошамый, безгә – аларча. Ничек күндерергә аларны? Һәрнәрсәнең үз вакыты бит. Үстергән балаларыбызның тормыш юлын матур башлыйсы килә...
Ильмира. Казан.
Җәвит ШАКИРОВ. Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты
Туй мәҗлесләре, никах табыннары уздыручы буларак, очрашып сөйләшкәндә кайбер әти-әниләргә дә, яшьләргә дә киңәш бирәм. Йолалар инде онытылып бара, әмма без аларны яңартырга, искә алырга тиеш. Халкыбызның күркәм гореф-гадәтләре: бал-майдан авыз итү, чигелгән матур сөлгеләргә икмәк куеп, яшьләрне әти-әниләре каршына бастыру, аларга хөрмәт күрсәтү, әти-әниләргә, әби-бабаларга бүләкләр бирү бик күңелле үтә бит!
Хәзер яшьләр никах укыталар да, туй уздырып тормыйлар – чыгымнар күп. Акчаны туйга сарыф итмичә, ялга барып кайтучылар да байтак. Без, әти-әниләр, йолаларны сакларга тырышсак та, яшьләр фикере белән дә килешергә кирәктер. Акчаны янга калдырып, файдалырак урынга тотарга ниятлиләрдер, бәлки. Мин яшьләргә каршы килмим, аларның фикерен тыңларга тырышам. Шулай ук әти-әниләрнең дә фикерен исәпкә алып, шулайрак итик дип киңәш бирәм, бер урталык табарга тырышам. Балаларыбыз безгә бик кадерле. Иң мөһиме – бәхетле булсыннар, тапкан малларының рәхәтен күрсеннәр.
Зөлфия ШАКИРОВА. Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты
Без – балачактан әкиятләр карап, китаплар укып, ак туй күлмәге киеп бердәнбереңә кияүгә чыгу турында хыялланып үскән буын. Тәрбия икенче иде. Әти-әни Аллаһтан соң икенче урында булды. Мин беркайчан да, хәтта үзем инде дәү әни булгач та, алар сүзеннән чыкмадым. Әти-әни сүзе минем өчен закон иде. Үзебез дә улыбызның туен бөтен йолаларны үтәп башкардык. Безне әти-әниләр шулай тәрбияләгән, без шуның буенча яшибез, балаларыбызга, оныкларыбызга да шуны биреп калдырырга тырышабыз. Хәзер бит ирекле мәхәббәт... Чит илгә охшатырга тырышып, мөселман икәнлеге-безне онытып яшәп карыйлар, аннан өйләнешәләр, ошамаса – аерылышалар. Туй түгел, хәтта никах та укытмыйлар. «Соңыннан»га калдыруны җиңел холыклылык дип кабул итәм, димәк, алар бу мәсьәләгә җитди карамый. Әти-әни әйткәнне санламау, дип әйтер идем. Алар бит озаграк яшәгән, тормыш күргән кешеләр. Туй ул бер генә була, һәм һәрвакыт әти-әнинең хәер-фатыйхасында узарга тиеш. Шул очракта гына никах бәхетле дә, озын гомерле дә була.
Белгеч фикере
Солтания ГАТАУЛЛИНА, психолог
Туй алды каршылыклары күп парларда туа. Әти-әниләр яшьләрнең бәйрәме икәнен онытып, үзләренчә бәйрәм итәсе килгән очраклар еш очрый. Туйны яшьләр өчен түгел, кунаклар өчен уздыралар. Кешегә күрсәтү өчен кебегрәк килеп чыга. Балалар аша үзләренең хыялларын тормышка ашыру дип әйтер идем мин моны. Кемнеңдер мәсьәләсе бик кискен тормый, яшьләр риза була, ә менә кемдер үз хыялы өчен туганнар белән каршылыкка килергә мәҗбүр. Нишләргә? Иң элек бер сорауга җавап бирегез – ул барысын да хәл итәчәк. Туйның финанс ягын кем үз өстенә ала? Монда өч төрле вариант бар:
1. Туйның бөтен чыгымнарын әти-әни түли. Бу иң авыр очрак. Ата-аналарның бик сирәге генә акчаны яшьләр кулына тоттырып, тулысынча үзләренә хәл итәргә мөмкинлек бирә. Кем түли, шул җырга заказ бирә бу очракта.
2. Чыгымнарны яшьләр һәм әти-әниләр бергәләп түли. Бу очракта, сөйләшеп уртак фикергә килү мөмкинлеге күбрәк.
3. Туй чыгымнарын яшьләр тулаем үз өстенә ала һәм бәйрәмнәрен үзләре теләгәнчә үткәрә.
Әйе, гореф-гадәтләрне саклау, аларны буыннан-буынга җиткерү – бик күркәм күренеш. Әмма яшьләрнең теләкләрен дә истә тотып эшләү кирәк: сайлау мөмкинлеге калдырыгыз, җаваплылыкны үз өсләренә алу иреген бирегез. Туйны бер генә һәм гомерлеккә истә калырлык итеп уздырырга кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк