Логотип
Тормыш кыйммәтләре

Зарланмыйк!

Күбебез зарланырга ярата. Сүз тыңламаган, үзләренчә яшәргә омтылган балалардан, ирдән, эштән, тормыштан... Кайнаналар – киленнәреннән, кияүләреннән, хезмәткәрләр – җитәкчеләрдән... Хәлеңә кергән булып, тыңлап торучы булганда зарлануы рәхәт бит ул. Ләкин безне бу вакытта каршыбыздагы кеше генә түгел, Илаһи көч үзе дә ишетеп торганны онытып җибәрәбез. Авызыбыздан чыккан сүзнең берсе дә җилгә очмый, ул энергия төене булып, кайдадыр туплана бара.

Безнең дәү әни берүзе 72 яшенә кадәр сыер асрады. Ялгыз карчыкка сыер асравы җиңел түгел, печәнен әзерлисе, тегермәнен тарттырасы, тиресен чыгарасы... Аңа балалары сыерны бетерергә, асрамаска куша, ләкин үзе үҗәтләнә һәм... җае чыккан саен сыер асравыннан зарлана иде. Көн саен ничә чиләк су алып чыгуы авыр, печәнлеккә менеп печән төшерүе читен, саварга кыен, сөтен урнаштырып булмый – әйе, сыер асравы авыр хезмәт, эше-мәшәкате бик күп аның. Көннәрдән бер көнне иртән лапаска чыгышына дәү әнинең сыеры үлгән иде. Ул ничә еллар сыерын бетерү турында карар кабул итә алмаган иде, бу карарны аның өчен Илаһи көч үзе кабул иткән булып чыкты. Дәү әнинең зарын ишеткән, димәк.

Шәһәр йортында яшәүнең иң кыен ягы – кич эштән кайткач, машина куярга урын таба алмыйсың. Ишегалдын бер әйләнәсең, ике – ә машинаңны куяр урын юк! Күршедә яшәүче ир очрашкан саен парковка урыннары булмаудан зарлана башлый, аннары бензин бәяләре, запас частьларның кыйммәтләнүе белән төгәлли. Шул парковка аркасында бу йортта яшәүче бөтен машиналы күршеләр белән дә ызгышып бетте инде ул. Ни хәл итәсең, безнең йорт совет чорында, әле машиналар санаулы булганда салынган, машина куяр урыннар бик тә чикле. Әле безнең ишегалдында гына түгел, яңарак йортларда да шул ук проблема бит. Хәзер әлеге күршебез парковка проблемасыннан котылды – күптән түгел машинасын бәрдергән. «Шул килеш кенә сатып җибәрәм. Башка машина ала алмам инде, бик кыйммәтләнде бәяләре», – ди. 

Зарланырга ярый ул үзе. Бер дә зарланмый гына яшәп тә булмый. Ләкин зарлануның максаты ситуацияне яхшырту булырга тиеш, ди философлар. Ә язмыш сиңа биргән нигъмәтләрдән ярсый-ярый зарлану бик тә хәтәр. Бу сүзләрне Илаһи Илаһ ишетеп, бу нигъмәтләрне тартып алырга мөмкин. Ул биргән сезгә ошамый, авырлык тудыра икән, әйдә, мин сине моннан коткарыйм, диюе дә ихтимал. 

Тормыштан нәрсәдер аласың икән, аның шартларын да кабул итәргә тиешсең. Бу инде йортың, фатирың, машинаң өчен салым түләгән кебек. Бу дөньяда һәрнәрсә өчен түләү бар. Хәтта яшәвебез өчен дә түлибез – ашарга табу, тәнебезне дәвалау, җылыту – шул түләү бит инде. 

Үзегез өчен чынлыкта бик тә кадерле булган нәрсәләрдән зарланганчы, уйлагыз – әгәр болар бер көн килеп юкка чыкса? Балаларыгыздан зарланганда, якыннарыгыздан, эшегездән, йортыгыздан – уйлагыз, әгәр бер көн килеп Илаһи Илаһ сезнең зарыгызны ишетсә һәм кабул итсә, сез дөньядагы иң бәхетле кеше булачаксызмы? 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар