Тормыш кыйммәтләре
Үз бәхетең өчен көрәшергә кирәк
Шәһәрдә үссәм дә, бер генә ел да авылга әбиләргә сабантуйга кайтмыйча калганым булмады. Ә ул елның июнь аендагы сабантуй исә минем бөтен тормышымны үзгәртте.
Мин Аны мәйданга килүгә күрдем. Шунда ук, әле кем икәнен дә белмәгән килеш, гашыйк та булдым бугай. Ат чабышын караганда да, көрәш барганда да, концерт тыңлаганда да безнең күзләр гел бер-беребезне эзләде. Ә кичке сабантуйда ул минем янга килде. Таныштык һәм... кич буе сөйләштек тә, сөйләштек. Әйтерсең лә, сагынышып күрешкән күптәнге танышлар. Сүзебезнең очы- кырые юк. Яшь аермасын да сизмәдек. Югыйсә, ул миннән унике яшькә олырак булып чыкты. “Син минем белән очрашырга ризамы?” — дип сорады ул аерылышканда. Мең мәртәбә риза дип әйтергә әзер булсам да, яхшысынмыйча: “Җавабымны иртәгә бирермен”, — дидем.
Кем беләндер очрашыргамы, юкмы икәнен мин үзем хәл итәм дип уйлый идем, баксаң, ялгышканмын икән. Әти белән әни бу хакта белгәч, авыз да ачтырмадылар, “әле башың яшь”, диделәр. Миңа шул ул чакта уналты гына иде әле.
Шулай да аларга белгертмичә очраша башладык. Минем мәктәпне тәмамлыйсы елым иде ул. Атнага берничә тапкыр кичләрен институтка әзерлек курсларына да йөрим. Дәрестән чыккан җиремә урамда һәрвакыт мине Ул көтә. Әниләр кунакка китсәләр, театрга яки концертка барсалар, алар артыннан ишек ябылуга, мин дә җыенып очрашуга элдертәм.
Шулай бер ел вакыт узып китте. Аннан ул миңа очрашуларыбыз хакында бернәрсәне дә яшермичә әти белән әнигә сөйләргә кушты. Мин, әлбәттә, аны тыңладым. Әти командировкада чак иде бу. Әни башта ышанмады, аннан атна буе елады да елады, минем белән бөтенләй сөйләшмәде. Бу яңалыгымны ишетү әтигә дә авыр булды.
Шулкадәр гомер үзләрен алдалап йөрүем өчен бик нык ачуланды: “Бүген үк ул егет белән араңны өзәсең”, — диде. Телефоннан аңа барысын да аңлатмый чарам калмады, ә ул телефон трубкасын әтигә бирүемне сорады, кичен исә өйгә килде. Алар әтием белән бик озак сөйләштеләр. Әти безгә очрашырга рөхсәтен бирде. Әмма әти дә, әни дә барыбер аны яратмыйлар иде.
Яңа елны аның белән бергә каршыладык, минем унсигез яшемне үткәрдек. Февраль аенда безнең никахыбыз булырга тиеш иде. һәм шул көннәрдә аның туганнары минем турыда ниндидер гайбәт җиткергәннәр. Арабыздан кара мәче узды. Бөтен хыялларым чәлпәрәмә килде, дип өзгәләндем мин. Ә ул “миңа уйларга вакыт кирәк”, дип, янымнан китеп барды.
Без өч ай буе очрашмадык, бөтен аралашуыбыз телефон аша гына булды. Ә май аенда ул яңадан минем янга килде. Без аңлаштык. Кеше сүзе, гайбәт, туганнар — берсе дә арабызга керә алмады — ниһаять, гөрләтеп туй үткәрдек. Без хәзер бергә. Бездән дә бәхетле кеше юк. Чаллы шәһәрендә яшибез, өч бүлмәле зур фатирыбыз бар, һәммә нәрсәбез дә җитеш. Әлегә балабыз гына юк. Ходай насыйп итсә, анысы да булыр. Миңа бүген унтугыз яшь, институтның икенче курсында укыйм. Иремә инде утыз бер тулды, ул шушы көннәрдә диссертация якларга җыена. Мин боларны нәрсәгә яздыммы? Язмышын кеше үзе төзи (һәм җимерә дә!) дип әйтергә теләгән идем. Язмыштан узмыш юк, дию дә дөрестер, әмма үз бәхетең өчен барыбер көрәшергә кирәк икән. Менә минем кебек. Безнең кебек!
Л. Чаллы шәһәре.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарийлар
0
0
Мин олкан кеше, но мин синенсузларен белан килешам, кинаш бирерга кирак албатта ата ана, но калганы алар эше мехабатта ике гена кеше , купме бахетларен жимеруче ата аналар бар...
0
0
0
0
Алты ел бер егет белэн очраштык. Эти- эни Ана кияугэ чыгарга рохсэт бирмэделэр. Икенче кешегэ бардым. Бала туды. Балага ике ай тулуга аерылыштык. Хэзер инде улыма 12 яшь. Бик эйбэт укый, ботен чараларда актив катнаша, баянга хэм сэнгать мэктэбенэ йори. Кызганычка каршы, беренче ир дэ, анын ата-анасы да баланы бар дип тэ белмилэр. Икенче ирнен энисе, бер ел яшэгэннэн сон, мин бердигэн кызыл дипломлы, эчми-тартмый торган улыма балалы хатын телэмэгэн идем диде. Икенче ир, эниемэ каршы эйтэ алмыйм диде. Хэзер инде оченче ир белэн торам. Кыз алып кайттык. Минем малай белэн бик дуслар. Анын да ике баласы бар. Мин дэ аларын какмыйм. Ботенебез бик дус. Уз энием, оят тугел ме, ирдэн иргэ йорергэ дигэч, кысылмаска иде яшь чакта дип мин дэ эйтеп аттым. Гел эйтэсе калмаган. Эти инде жиде ел гур иясе. Кызганыч, бэлэкэй кызымы курмэде. Уйламыйча гына да йормисен бит инде. Кургэннэремэ хэм курсэткэннэргэ укенмим дэ, бер кемне гаеплэмим дэ.
0
0
0
0
Кеше уз хаталары аша узе узарга тиеш. Егет белэн кыз бер- берсен яраталар, ойлэнешергэ дэ телилэр икэн, эти-эни низа булсыннар иде. Бэлки бик-бик бэхетле булырлар!? Эгэр аерылышсалар, димэк, сабак (урок).
0
0
0
0
Ничек итеп корэштэн сон син,бала? Кеше сузенэ ышанып китеп баргач,кире узе килмэсэ нишли иден? Бу корэшу була мени?
0
0