– «Ул вакытта атагыз Абдулла Сарасы белән йөри иде...» Авылда булган берәр вакыйганы искә төшерүен сорасаң, әни бераз уйланып тора да, сүзен гел шулай башлый иде. Исемнәр генә үзгәрә... Әнинең йөрәге боларның барысына ничекләр чыдагандыр?! Аның сабырлыгына әлегәчә шаккатам... Сугыш алып килгән фаҗигаләрнең очы-кырые, саны-исәбе юктыр. Бу язма – шуларның берсе турында.
– «Ул вакытта атагыз Абдулла Сарасы белән йөри иде...» Авылда булган берәр вакыйганы искә төшерүен сорасаң, әни бераз уйланып тора да, сүзен гел шулай башлый иде. Исемнәр генә үзгәрә... Әнинең йөрәге боларның барысына ничекләр чыдагандыр?! Аның сабырлыгына әлегәчә шаккатам...
Сугыш алып килгән фаҗигаләрнең очы-кырые, саны-исәбе юктыр. Бу язма – шуларның берсе турында.
– Әтине мин беренче күрүдә үк яратмадым...
Урам буйлап кайтып килгән кыз, әнисенең бакча буенда кем беләндер кочаклашып торганын күреп аптырап кала. Нәрсә бу, нинди хәл? Әни бит ул аларныкы гына! Ә теге ят абый әнисе артыннан өйгә үк керә. «Мин барысын да күрдем, әти кайтуга аңа әйтәчәкмен!» – кечкенә кыз ачуын яшереп тә тормый. «Кызым, мин бит әтиең инде синең, кил әле, кочаклыйм!» – дип елмая ир-ат.
Әтисеннән ун айлык кына булып калган Саимә, әлбәттә, танымый аны. Кайдан танысын – күз салырга фотосурәте дә булмагач соң... Әмма үз әтисе икәненә ышангач та, итәгенә барыбер утырмый ул аның. Апасы утыра, ул – юк. Икенче көнне дә якын килми. «Әти» дип тә дәшми. Әнисе күршеләргә кереп киткән әтисен ашарга чакырып чыгарга куша. Әнисе әйткәч бармый булмый, бара, әмма «әти» дип дәшәргә тел әйләнми: «Анда сине чакыралар...» – ди... Әбисе соңыннан: «Кызым, син шул чакта ук барысын да сизгәнсеңдер, мөгаен», – ди аңа.
1946 ел бу. Әтисенең авылга әле ялга гына кайткан чагы. Аягы яраланып, Куйбышев шәһәрендә озак кына госпитальдә ята ул. Аннан соң да тоткарлана. Әбисе эче пошкан саен кечкенә Саимәне җитәкли дә, Украинадан эвакуация белән килгән багучы хатынга бара. Бер бара, ике, өч... Соңгысында багучы аңа: «Мөслимә апа, башка килеп йөрмә инде... Улың исән дидем бит, кайта, әмма барыбер сезнең белән яшәми. Ышан сүземә!» – дип, аны кире бора.
Әтиләре авылда озак кунак булмый – кире китә. Хатынындагы яңалыкны белеп киткән булса кирәк, хаты килә: «Малай тапсаң – кайтырмын, тагын кыз булса, мине көтмә...»
Нәкъ тугыз айдан тупырдап торган ир бала туа: «Шундый яраттык без аны... Энебез иде бит, әллә нинди мәхәббәтле бер бала иде ул». Бу яңалык Куйбышевка да барып ирешә. 1947 елның яз башында әтиләре авылга әйләнеп кайта, аны шунда ук колхоз председателе итеп куялар. Тормыш бертөрле көйләнгән кебек була. Әмма бик азга шул...
– Әни бик еш искә төшергәнгәдер, минем дә ул көн бүгенгедәй истә. Май ахырында колхозда сарык йоны алалар иде. Әни янына дус хатыны килә дә: «Ахирәт, бар кайт әле, синең өчен үзем эшлим», – ди. Әни шунда ук: «Кирамның марҗасы кайтканмы әллә?» – дип сорый. Йөрәге сизгәндер инде... Аның барлыгын белгән бит. Әти яткан госпитальдә ул хатынның туганы эшләгән, шулай танышканнар бугай. Күрәсең, әти белән хәбәрләшеп тә торганнар... «Бер сарык өстен алып бетердем, икенчесенә хәлем җитмәде», – дип сөйли иде әни. Туп-туры Фәрит абыйларга барган әни – әтинең теге хатынны шуларга алып кайтканын әйткән булалар инде. Нечкәлекләрен белмим – әтинең дус кешесе булгандыр инде ул абзый, туган-мазары түгел иде. Әнинең каршысына әти чыга: «Динә, тормышны бозмыйк инде, бар өйгә кайт, ике-өч көннән китә ул», – дигән.
Әни өйгә кайтты да, апа белән безнең күлмәкләрне алыштырды, чәчләребезне җыйды. «Ә хәзер Фәрит абыйларга барыгыз, сезгә яңа әни булырга әтиегезнең марҗасы кайткан анда», – диде. Киттек апа белән җитәкләшеп. Бөтен авыл урамда – бу хәлләрнең ничек бетәсен беләселәре килә. Авылда русча бик оста сөйләшүче Суфия апа бар иде. Каршыбызга чыкты да: «Үзегезне анда матур тотыгыз, «папа мой, папа наш» дип кенә әйтегез», – диде. Кабатлаттырып та карады. Кем икәнебезне чамалагандыр инде, кунак хатын безне ишек төбендә үк каршы алды. Икебезгә дә икешәр шакмак шикәр тоттырды. «Сахар», – ди. Ул русча әйткәч, Суфия апа өйрәткән сүзләр искә төште. Апага: «Ела!» – дим. Үзем башладым. Өзми-куймый: «Папа!», «Папа мой!» – дибез... Анда тагын бер күрше апа бар иде, ул: «Бу кадәр елагач җитте инде», – дип, безне туктатты. Зур эш эшләгәндәй чыгып киттек...
Ике-өч кичтән соң Фәритнең хатыны: «Динәнең күзенә карарга оялам, марҗаңны бездән алып чыгып кит!» – ди иргә. Кирам кунакны алып, бертуган абыйлары йортына күченә. Авыл йорты зур түгел: көтелмәгән өйдәшләр өчен бер бүлмәне бушаталар. Аларның алты-җиде баласы исә кич саен Саимәләргә кунарга менә... «Кемдер анда аулагөй ясый, ә син бер көтү балага урын җәясең. Йөрәгеңә мүк үсмәгәндер бит – кертмә шуларны!» – дигән ахирәтләрен Динә шунда ук туктата. «Мин Кирамның тасма теленә ышанып 45 чакрымнан килдем, ә ул хатын бит миңа караганда бик күпкә ерак җирдән кайткан. Кеше көлдерергә ярамас», – ди.
Ул арада Карагандада яшәүче олы улы янына кыш чыгарга – балалар карашырга киткән әбиләре кайтып төшә. Төп йорттагы килененең:
– Әнкәй җаным, без тагын әллә нишләп беттек бит! – диюен ишетүгә Мөслимә әби аңын җуеп егыла: телсез-авызсыз кала. Авылда яңалык тиз тарала: өйгә хәл белешүчеләр килеп тула. Карчыкны күмәргә әзерләнәләр – кәфенлекләр киселә, кабер урыны билгеләнә. Берәр атна шулай уза. Кунак хатынның өйдә үзе генә икәнен белгән теге усал Суфия апа бер көнне аларга барып керә. «Син ни дип кайттың монда? – ди ул. – Кеше үтерергәме? Мөслимә апа терелмәсә, авылда ничек яшәрмен дип уйлыйсың? Сиңа закон табылмас дип беләсеңме?» Хатын акланырга керешә: «Сукыр карчык – әнием дә, бер балам гына бар, дип әйтте бит ул. Китәм мин, китәм...»
Саимә апа күңелендә кабат хатирәләр кузгала.
– Көненә кадәр истә, онытылмый... 4 июнь иде. Көн шундый салкын – карлы-бозлы яңгыр ява. Безнең өй урамга таба салынган. Әни мичкә ягып йөри, ә мин почмак тәрәзәдән урамга карап утырам. Кинәт күреп алдым – түбән очтан әтинең аты килә: арбаның бер ягы-на – әти, икенче ягына теге хатын утырган. Әтинең өстендә кожанка, ә тегесе юка пальтодан гына – туңган, бөрешкән... «Әни, әтинең марҗасы китә!» – дип кычкырдым. Әни тәрәзәгә күз генә салды да, бирнәгә алып килгән паласын тотып, әтиләрнең каршысына чыгып йөгер-де. Сугыш вакытында калган паласларын сатып бетергән, монысы – соңгысы иде... Мин дә әни артыннан иярдем.
– Үзең киенгәнсең, ә аның өстенә нигә берәрсеннән калынрак кием сорамадың? Әйт үзенә, бөркәнеп утырсын, – диде ул әтигә. Аннан: «Мә!» – дип, көндәшенең алдына паласны илтеп салды...
Әти шунда шаккатып калган иде. Ул кичне бик соң кайтты – кунагын кая кадәр озаткандыр, белмим. Әби миңа әни белән аларның баскыч төбендә нәрсә сөйләшкәннәрен тыңларга кушты. «Алтындыр синең йөрәгең, Динә!» – диде ул әнигә... Ә Куйбышевтан хатлар безгә озак килде әле. Русча азрак белә башлагач, матчага кыстырган ул хатларны укыдым да. «Вокзалда сиңа охшаган бер ир-атны күрдем дә, юләрләнәм дип торам», – дип язган иде берсендә. Яраткан булгандыр инде әтине – ирләр юк заман иде бит, сеңлем...
Әйе, ир-атның һәрберсе исәптә чак. Юк, исәптә генә түгел – кадердә чак. Халык та усал, көн туса: «Аның белән чуала...», «Моның белән чуала...» дигән сүзләрне җиткереп кенә торалар. Һәрбер андый яңа хәбәрнең йөрәккә ук булып кадалуында эшләре юк... Динәсе дә берәүдән дә ким булмый югыйсә: зифа буйлы, озын кара чәчле, ак тәнле. Кирам аңа өйләнгәч: «Бу кадәр чибәр кыз минем белән торырмы икән?!» – дип аптырый... Тирә-юньдә атаклы бер колхоз рәисе янына ияләшә әтиләре. Әмма ул акыллы хатын булып чыга: алар авылына бер килгәч, «Кирамның хатынын күрсәтегез әле», – дип сорый. Ул хатынның киләсен белеп, иң матур күлмәген киеп чыккан Динәгә читтән генә күз төшерә дә, ирне башка үз янына аяк бастырмый. Әмма аңа алмаш исә бик тиз табыла – күрше авылның кибетчесе.
Ул җәйне әтиләре гел таң алдыннан гына кайта: беркөнне, имеш, арыш башы кисә башлаганнар, икенче көнне, имеш, бер кешенең аты кереп икмәкне таптаган – кизү торган, өченче көнне... Озакламый ул бөтенләйгә өч балалы шул хатынга күченә. «Сугыштан кайткач, әти безнең янда барлы-юклы ике ай гына торды. Мин үз гомеремдә нибары ике ай әтиле булып яшәдем», – ди Саимә апа... Әтисе исән-сау була торып та, тормышны әтисез килеш кичәргә язган аңа.
Кибетче хатынның әзер бурасы була – әтисе шуны алып кайтып, күрше урамга яңа йорт сала. Йорт түгел – сарай! Саимәләрнеке белән чагыштырганда – сарай... Капка-коймага, абзар төзергә дигән материалларын, сакларга дип, төп йортының лапасына китереп тутыра. Динәсе – аерылган хатыны – аларны, чынлап та, саклый. Салкын өйдә утырып туңган балалары: «Әтинең шул бер капка тактасын гына ягыйк әле мичкә», – дип күпме ялынсалар да, кагылдырмый. Ә үзенә, ягарга утыны булмаганга, колхоз кәнсәләрен кертә...
Саимә апаның йөрәгенә мәңгелеккә уелып калган тагын бер хатирә бар:
– Әтигә бер тапкыр гына ялындым мин... Сабантуй алды иде, ә мәйданга бит яңа күлмәксез барып булмый... Кибеткә кызгылт-сары җирлеккә вак кына чәчәкләр төшкән күлмәклек ситсы кайткан. Апа белән икебезгә 5 метр ситсы җитә, метры – 53 тиеннән. Әнидән сорамыйбыз да – акчасы юклыгын беләбез. Сыер асрады ул, шуңа гына ачлык күрмәдек... Кибетче апа котырта: «Атагыздан акча сорагыз», – ди. Барып кердем өйләренә, әти теге хатынның бер баласын өстенә утырткан да, яткан килеш шуның белән уйнап ята. «Кызым, карале, болар әти дип әйтсен өчен, мин аларга нәрсәләр генә алып кайтмадым, ә алардан барыбер ул сүзне ишетмим», – ди. Өстәл өстендә – яңа күлмәкләр, аяк киемнәре, панамкалар... «Әти, безгә дә күлмәклек кирәк иде», – дим. «Акча бирәм», – дип калды. Бик сөенеп кайткан идем дә... Кибеттәге теге ситсы сатылып бетте, Сабантуй да килеп җитте... Әни килен бүләге итеп әбигә намазлык алып килгән булган. Артына ситсы теккән иде аның – әни шуны сүтеп алды. Иртәгә Сабантуй дигән көнне кибетченең өен җыештырды, мичен агартты, идәннәрен юды, ә ул апа безгә теге ситсыдан күлмәк тегеп бирде. Аксыл җирлеккә беленер-беленмәс кенә сирень чәчәкләре төшкән иде аңа...
Сабантуйга баруга әтине эзләп таптым, бала бит – күлмәк белән мактанасы килә. Ә ул көрәшче иде, мәйданга чыгарга әзерләнә. «Әти, көрәшеп алган бүләкләреңне безгә дә бирерсең әле», – дим. «Ярар, ярар, кызым, әнә Вәсилә янында басып тор», – ди. Вәсилә – яңа хатынының кызы, миннән бер яшькә кечерәк. Әти Сабантуй буена көрәште һәм бөтен алган бүләген Вәсиләгә китереп тоттырды. Бер кисәк сабын гына бирсә дә, түбәм күккә тигән булыр иде...
Миңа нәрсәдер булды шунда. Әни минем өчен генә гомерендә беренче тапкыр Сабантуйга төшкән иде. «Саимәне мәйдан эченнән алып чык әле», – дип, күрше апага ул әйткән. Телсез-авызсыз булганмын, атка салып алып кайтканнар. Ничә сәгать ятканмындыр, белмим: күземне ачсам, әби елый-елый миңа нәрсәдер эчерә... Әниләр аерылышсалар да, әби авылдагы икенче улына күченмәде, бездә яшәп калды. «Әти эрбет чикләвеге алып бирмә-де», – дигәнмен аңа. Аннары торып урамга чыкканмын да, нигез туфрагына ятып, ауный-ауный елаганмын. Халык мәйданнан кайткан вакыт булган инде бу. «Нәрсә, аю биетәләрме әллә?» – дип, әти дә килеп кычкырган. «Тор!» – дип, миңа аягы белән төрткән...
Кечкенәдән йөрәк авыртулы булып үстем. Югары уку йортларын тәмамлагач, эшли башлагач кына табиблар миңа: «Сез инде ике инфаркт кичергәнсез», – диделәр. Мин аның берсе шул Сабантуй көнне булгандыр дип уйлыйм...
Сугыштан соңгы елларда берәүгә дә җиңел булмаган. Өстенә кияргә киеме, аягына кияргә итеге юклыктан мәктәпкә йөри алмыйча укуын ташлаганнар Саимә генә булмый, әлбәттә. Көзге беренче яңгырларга кадәр генә парта артында утыра ул, аннан кире борылып өйгә кайта. Колхоз бригадиры: «Синең язуың матур, әйдә, миңа булыш әле», – дип, аны үзенә ярдәмче итеп ала. Бер ел шулай уза. Тагын уку елы башланыр чак җитә. Күңел алгысы-на – укырга ярата ул. Җитмәсә, беркөнне әтинең теге үги кызы килеп: «Сигезенчегә укырга барам», – дип, ындырдагы кызларга китапларын күрсәтеп китә... Саимә ул кичне өйгә кайтып: «Мин шулай укымыйча калырмынмы икәнни?» – дип елый. Өч кадак май биреп, әнисе аны базарга җибәрә.
Мәктәптә аларны Вәсилә белән бер парта артына утырталар: утырмас иде – Вәсиләнең дәреслекләре бар, аныкы юк. Кара көзгә кадәр укый да, мәктәпне тагын ташлап кайта Саимә. Укыган өчен 150 сум акча түләргә кирәк, әнисе аны кайдан алсын? Әтисе сугышта үлгән дип, Вәсиләгә интернаттан урын бирәләр, Саимәгә анысы да юк – әтисе исән бит... Коеп яңгыр яуган көнне кызны эзләп мәктәп директоры үзе килә: «Укырга кирәк сиңа, югыйсә әрәм буласың», – ди... Ул елны Саимәдән 75 сум гына түләтәләр, ә икенче елны инде аның бәхетенә уку өчен түләү бетерелә.
– Вәсилә белән өч ел янәшә утырып укыдык без. Мәктәпкә бергә йөрдек. Йөрдек дип... Кыш көне аны мәктәпкә илтергә дип, капка төпләренә җиңүле ат килеп туктый. Колхоз председателе кызы бит! Аның өйдән чыкканын көтеп урамда мин йөрим. Кармы, җилме, буранмы... Бер бик салкын көнне әйтмичә китеп барган бу. Сигез чакрым җәяү атладым. Ул чакта шундый суык көннәр була иде бит. Барып җиткәнче ике тез башым да өшегән иде... Унынчы класска җиттек шулай. Инде буй җитеп киләбез. Әни беркөнне апа белән миңа: «Кызлар, фельдшер булып эшләүче Фәния апагыз быел җәй кияүгә чыга икән. Бирнәгә челтәр бәйләп бирмәссезме, ди. Сабантуйга сезгә күлмәклек алыр идек», – диде. Ризалашмаган кая?! Ничә ай буе дәресләрдә парта астында челтәр бәйләдем: карават өсләре, тәрәзә пәрдәләре, мендәр читләре, өстәл япмалары... Укытучылар белсәләр дә, сүз әйтмәделәр. Шул акчага штапель күлмәклек алдык. Минем күргәнне хуҗасыз эт кенә күрде дип, гел әйтәм...
Әтисенә үпкә ул елларда күңелдә тау-тау булып өелә. Мәктәпне тәмамлап, эш эзләп Казанга килгән мәлләрдә – бигрәк тә. Шундый зур колхозны җитәкли бит ул: аңа кемнең генә йомышы төшми. «Кызымны эшкә алыгыз әле», – дип, кайсына мөрәҗәгать итсә дә, каршы килмәсләр иде. Саимә ул чакта туганнан туган апаларына барып керә. Дөрес, ул аны үзе белән ияртеп заводка алып бара, әмма анда: «Паспортың юк», – дип, кызны кире боралар. Ике-өч кичтән соң апасы: «Без сине пропискасыз тота алмыйбыз», – дип, урамга чыгарып җибәрә. «Мине дә сез эшләгән җирдә эшкә алмаслармы?» – дип, Саимә икенче авылдашына барып керә. Авылдашлар шулай икенчесеннән – өченче-сенә, өченчесеннән – дүртенчесенә, бишенчесенә... ике ай буе йөртәләр аны. Бер кыз белән вокзалда йокларга туры килә. Вокзал стенасында «эшчеләр кирәк» дигән язу күреп, шул адрес белән контораны эзләп китәләр. Кадрлар бүлегендәге хатын күрше авылныкы булып чыга, әмма ул өмете өзелер дәрәҗәгә җиткән кыз баланы тыңларга да теләми: «Паспортың юк!» – ди... Коридорга чыгуга Саимә кычкырып елый башлый – һич берничек туктый алмый. Шул вакыт аның янына өлкән яшьтәге бер рус кешесе килеп баса. «Доченька, нигә елыйсың?» – ди ул аңа. «Эшкә алмыйлар, ә безнең сыер үлде, апам авырый...» – дип тезеп китә кыз. Ул Саимәне кулыннан җитәкләп кире кадрлар бүлегенә алып керә һәм теге хатын каршына бастыра. «Аның паспорты юк...» – дип әйтә башлаган кадрлар бүлеге начальнигын шунда ук туктата. «Паспорты бармы дип сорамыйм, аның эшлисе килә, эшкә ал», – ди кырыс кына. Аннан Саимәгә борыла да, йомшак тавыш белән: «Доченька, ә сиңа тулай торак кирәкме?» – дип сорый. Ә кыз тулай торакның әле ни икәнен дә белми... Төзелешкә эшкә алалар аны: вагон-вагон бүрәнә, күмер, кирпеч бушата. Авыл кызы бит – авыр дип тормый. Ә теге кеше «Казтрансстрой» тресты начальнигы булып чыга. «Иң авыр вакытымда миңа ярдәм күрсәтте», – дип, Саимә апа аңа хәзер дә дога кыла.
Әйе, авыр чакларда әтисе түгел, гел җиде ятлар ярдәмгә килә аңа. Хәер, әтисендә башка кайгы була шул: күрше урамда унике ел яшәгәннән соң, тагын башка хатынга чыгып китә... Барысын да кабат өр-яңадан башлый. Чит-ят җирдә бер ялгызы калган хатыны йортын кире үз авылына күчереп салырга хәл итә. Бу зур эшкә тотыныр алдыннан Динә апа янына керә ул: «Өмәгә килүчеләргә чәй генә куеп тормассыңмы икән? Монда башка кешебез юк бит инде», – ди. Чәен дә куя Динә апа, табак тутырып бәрәңге дә пешерә, маен да чыгара... Алгарак китеп булса да әйтим: авылга бер кайтуында Вәсилә аларга килеп, Саимәне әнисе янына алып китә. Үлем түшәгендә яткан хатын Саимәдән гафу үтенә: «Сезнең алда бик гаеплемен, хәзер генә аңладым... Зинһар, рәнҗемәгез... Мин үлгәч, догаңнан калдырма», – ди...
Инде әтисе белән соңгы очрашу турында.
– Мин инде югары белем алып, әйбәт кенә эшкә урнашкан, тормышым да берникадәр җайлана төшкән иде. Беркөнне ашарга пешереп йөри идем, ишектә кыңгырау шалтырады. Барып ачсам – әти басып тора! Мин аңа бик ачылып, сөенеп дәштем: «Кайлардан килеп чыктың, әти? Әйдә, уз, кер!» – дим. Бусаганы узды да, ишек яңагына сөялде. «Ни булды?» – дип куркып калдым. «Болай каршы алырсың дип уйламаган идем», – ди. «Әйдә, әти, дөнья-лыкныкы дөньяда бетсен инде», – дим. Елаштык, аннан икәү утырып чәй эчтек. Бераздан ашым пешеп чыкты – аны бик яратып ашады. Аннан: «Кызым, бераз ятып торыйм әле. Сәгать дүрттә уятырсың», – ди. Биштә генә уянды да, кабат йоклап китте. Кичке җидедә генә торды. Тынычлап йоклавы булды бугай. «Мин сезгә әти булып яши алмадым, гафу ит», – диде ул шул вакыт...
Мин әтине гафу иттем кебек, үпкәләр дә таралды шикелле, әмма йөрәк кичерми, сеңлем... Кичерми... Хәтер кичерми!
...Дөньялыкныкы – дөньяда калсын... Күңелдәге, йөрәктәге ул авыр йөкне алып ташлар өчен нәрсә эшләргә кирәк икән соң? Аннан котылыр өчен бер гомер генә җитәрме?
Җитсен иде...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарийлар
0
0
Искитмэле язмыш... Нигэ гэнэ бу ирлэр башка Хотын белэн торсаларда уз балаларын чит итэлэр икэн
0
0
0
0
Тамагыма төен килеп тыгылды... Күземә яшь.... Әти дигән кеше минем дә бар икәнемне дә белмөде. Ә әни миңа ике яшь ярым чакта Әлмәткә киткән, мине әбигә калдырган, мин әби-бабайны әткәй инәй дип үстем, дядяларга ияреп. Бу Саимә хәтле үк булмаса да, рәнҗегән вакытлар бар иде. Ә әни(мин аны Наиля апа дип яшәдем) минем кулымда җан бирде.... Әтине белми калдым инде.... Һидая. Чаллы.
0
0
0
0
Жылый жылый укыдым.Рәхмәт.
0
0
0
0
Йорэгемэ квпты Саимэ сугыш вакытында кичергэн бу хэллэрне э мин шушы хэллэрне2000елдан 2023е елларда кичердем эти тугел ирем эшлэде шушыларны
0
0
1
0
Аталары һуғышта үлһә ҽңҽлҽрәк булыр инҽ,ҡартайғас кҽм ҡулына ҡалды икән был ир йораты?
0
0