Начар күрүче һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикле кешеләрне тернәкләндерү юнәлешендә эшләүче үзәкләр арасында Россиядә «Ярдәм»гә тиңнәр юк. Юк, бу матур яңгырашлы буш сүзләр генә түгел. Үзәккә килүчеләрнең үз сүзләре раслый моны. Сүзне аларга бирик әле.
«Ярдәм» фонды турында ишеткәнегез булгандыр инде. Без дә, башкалар да әлеге гомуммилли хәйрия фонды турында даими язып торабыз. Ник дисәң, язарлык эшләре күп.
Мәликә ханым Гыйльметдинова җитәкләгән әлеге фондны күпләр начар күрүчеләргә һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чиклеләргә реабилитация үзәге буларак кына белә. Ләкин «Ярдәм»нең эшчәнлеге әллә ничә юнәлештә алып барыла. Ул фәкыйрьләрне көндезге кайнар аш белән дә тәэмин итә, аларга матди ярдәм дә күрсәтә, аның карамагында Иске Җөри авылындагы «Гаилә учагы» дип аталган балалар йорты да бар, сәламәтлекләре начар булган балалар өчен спорт юнәлеше, Бөрбаш авылында малайлар өчен пансионат проекты, «Сөләйман» мәчете төзелеше, Татарстанда инклюзив комплекслар буенча системалы эш алып бару, Луи Брайль системасы белән китаплар бастыру белән дә шушы фонд шөгыльләнә.
Начар күрүче һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикле кешеләрне тернәкләндерү юнәлешендә эшләүче үзәкләр арасында Россиядә «Ярдәм»гә тиңнәр юк. Юк, бу матур яңгырашлы буш сүзләр генә түгел. Үзәккә килүчеләрнең үз сүзләре раслый моны.
Фатыйма КИМАЙЛОВА Казанга Дагстаннан килгән. Авар кызы ул. Үзенә 21 яшь. «Мин инде дүртенче тапкырымны киләм. Мәликә ханым белән Ингушетиядә узган конкурста танышкан идем. Ул «Ярдәм» фонды, тернәкләндерү үзәге турында сөйләде. Минем аңарчы да төрле үзәкләрдә булганым булды, бездә дә бар алар. Ләкин биредә бөтенләй башкача. Монда безне яшәргә, җәмгыятьтә үзеңне кирәкле, тиң кеше итеп тоярга өйрәтәләр. Дусларымны монда таптым. Килгәч, китәсем килми. Быел инде Коръәнне тулысынча өйрәнеп бетерәм. Гадәттә, бер айга киләбез. Озаккарак калырга теләсәк, андый мөмкинлек тә бар. Юлыбызны да түлиләр, яшәү, ашау, уку – бар да бушлай», – ди ул. Тумыштан ук дөнья яктысыннан мәхрүм бу кызның тормышка булган мәхәббәтенә күпләр сокланырлык.
Светлана ГАМБАРЯН күрү мөмкинлеген әле яңарак – 56 яшендә генә югалткан. Аңынчы күрә карау белән авырдым, күзлек белән күрә идем, ди ул. Ире яшьли вафат булгач, бер ялгызы ике кызын үстерү өчен бик күп эшләргә туры килә аңа. Ялсыз эшләп, организмына көч килә – кан басымы күтәрелә башлый. Шуның аркасында күзенең челтәр катламы аерылып, күрү бәхетен бөтенләйгә югалта. Светлана Ставрополье шәһәрендә яши. Ике кызына хәзер дүрт оныгы бар. «Монда килгәч кенә яңадан яшәргә өйрәндем, – дип сөйли Светлана ханым. – Үзем ашарга әзерлим, шәһәрдә дә үзем йөрим. Компьютер белән эшләргә өйрәндем. Күрмәүче кешеләр өчен компьютер – дөньяга тәрәзә ул. «Ярдәм» – хәзер минем үз йортым. Монда без укыр өчен генә килмибез, без монда кабаттан яши башларга өйрәнәбез. Бирегә күзләре начар күргән яки бөтенләй күрмәгән гап-гади кешеләр булып килеп керәбез дә иң кадерле, үз кешеләргә әвереләбез. Шундый кайгырту, шундый ярдәм тагын кайда бар икән ул?!» Әлеге үзәктә эшләүчеләрнең барысына да бик рәхмәтле Светлана ханым.
Вячеслав ТУТАЕВ – Чаллы кешесе. Күзләренең зәгыйфьлеге аңа диңгез флоты капитаны булырга комачаулый алмаган. «Ярдәм» үзәгенә әле беренче тапкыр гына килүе. «Беркемне дә белми идем, хәзер инде үзәккә кабаттан киләсем килә. Ләкин җәй көне чакыруларын үтендем. Үз гомеремдә бик күп шәһәрләр күрдем. Чаллыда 30 ел яшәдем, ләкин үз шәһәремне җәй көне беркайчан да күргәнем булмады. Йөзүчеләрнең эше яздан көзгә кадәр. Мин киткәндә әле кар эремәгән, кайтышыма инде кабаттан яуган була иде. Казанны да җәй көне күрәсем килә», – ди ул. Йөзе балкып торган мәһабәт гәүдәле, матур кеше Вячеслав. Рухы да көр, күз тимәсен.
Камәрия ТАРАСОВА моннан 16 ел элек «Ярдәм» мәчетенә Брайль системасы белән Коръән укырга, намазга өйрәнергә килгән булган. «Ул вакытта әле яңа бина төзелмәгән, укулар иске мәчеттә уза иде. Шуннан миңа әлеге үзәктә тәрбияче булып эшләргә тәкъдим иттеләр. Риза булдым. Үзем кебек авыр хәлдә калучыларга бик тә булышасым килә иде. Кайда гына булсам да, үзебезнең тернәкләнү үзәге турында сөйлим, начар күрүчеләрне бирегә чакырам. Хәзер инде безне күп җирдә беләләр», – дип сөйли Камәрия ханым.
Шаһит ШАҺВӘЛИЕВ әнә Самара өлкәсенең Әбдеки авылыннан килгән. Беренче генә килүе дә түгел икән. Сергей Михайлович та Самарадан. «Мәчет дигәч, башта куркып калдым. Гомеремдә дә мәчеткә кергәнем юк иде. Ләкин монда килгәч, куркуларымның урынсыз булуын аңладым. Монда мин физик ярдәм генә түгел, рухи ярдәм дә таптым. Сүзем бер генә: Алга, «Ярдәм!» – дип, барыбызны да елмаерга мәҗбүр итте ул.
Тернәкләндерү үзәге турында язып та, анда эшләүчеләрне телгә алып китү дөрес булмастыр.
«Ярдәм» фондының вице-президенты, Тернәкләндерү үзәге директоры, Казан шәһәр Думасы депутаты Мәликә ГЫЙЛЬМЕТДИНОВА хакында журналыбызда зур язма чыкканы бар инде. Игелекле гамәлләре белән дөньяга танылган шәхес ул.
Мөгаллим Фәнис хәзрәт МИҢГӘРӘЕВ турында да белмәүче, ишетмәүче кеше бик сирәктер. Алты яшендә күрү сәләтен югалтып та, рух көчен югалтмаган, гаҗәеп кеше. Үзен белә башлаганнан бирле ислам юлында. Авырып комага киткәннән соң, күрү бәхетеннән мәхрүм булып уянган сабыйга дөм караңгы дөньяда өр-яңадан яшәргә өйрәнү югыйсә бер дә җиңел генә бирелми. Күпләр Фәнис хәзрәтнең музыкаль белеме дә булуын, аның музыка мәктәбен тәмамлавын белә микән әле?!
Марат КАДЫЙРОВның да язмышы сынаулардан гына тора диярлек. Ул Казан шәһәре Киров районының инвалидлар оешмасы җитәкчесе, Мәликә ханымның инвалидлар мәсьәләсе буенча ярдәмчесе, сәламәтлек мөмкинлекләре чикле бала тәрбияләүче аналарның «Актив гаилә» ассоциациясен җитәкли, ди-джей, аранжировка остасы, җырчы...
«Әтием Арча районы, Чөмә Елга авылыннан, Мөхәммәт Мәһдиевнең сыйныфташы, – дип искә ала ул үзенең бала чагын. – Чирәм җирләрне күтәрергә киткәч, ике аягын югалта. Аяксыз килеш тә менә дигән итеп гармунда уйнарга, сәгатьләр төзәтергә өйрәнә. Әбием Маһибәрүз дә сәгатьләр төзәткән. Әнием Рәйхана исә Васильево бистәсеннән. Тегүче иде ул. Минем балалар церебраль тетрапарезы белән тууым – язмыш хатасы. Авырлы вакытта әнигә югары дозада наркоз бирәләр, минем нерв системасына шул рәвешле зыян килеп кала. «Улым, таш белән атсалар, аш белән җавап бир!» – дип үстерде әнием. Авырум сәбәпле беркайчан да боегып утырмадым, тормышта гел актив булдым.10 еллык мәктәпне тәмамладым. Җырладым да, хәтта үз музыкаль төркемемне дә оештырдым. 2012 елдан Киров районы инвалидлар оешмасы җитәкчесе булып эшлим. Киров районы администрациясендә «Уңай тирәлек» комиссиясе инспекторы вазыйфасын башкарам. «Актив гаилә» ассоциациясе җитәкчесе буларак та тик утырырга туры килми. Анда безнең 160 гаилә, аларның ялларын кайгырту, ярдәм оештыру, балаларның дөньяга чыгуын тәэмин итүне гел уйлап торырга кирәк», – ди Марат әфәнде. Хатыны Алинә белән бер кыз үстерәләр. Кызлары Мәдинәгә быел 9 яшь тула. «Алинә минем киңәшчем дә, фикердәшем, дустым, ярдәмчем, таянычым», – дип, хатынын иң матур сүзләр белән телгә ала әңгәмәдәшем. Алинәнең дә диагнозы ДЦП. Менә шундый гаҗәеп гаилә! Үз аягында йөгереп йөргән кешеләрнең дә күбесе Марат әфәнде башкарган кадәр эш башкара алмыйдыр, дисәм, килешәсездер бит?
«Ярдәм» тернәкләндерү үзәгенә килүчеләрдән: «Җәннәт булса, ул – җирдә, ул «Ярдәм»дә», – дигән сүзләр ишеттек. Бу – үзәкнең эшчәнлеге, андагы хезмәткәрләрнең эшенә иң югары бәя, минемчә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарийлар
0
0
Без тожы булдык миннэн анда 5 кеше булып кайтты ,мэликэ ханым,лилия белэн 25 кеше очрашып кайттылар быелда очрашуны кабатлап булмасмы дигэн телэктэ калабыз молодец марат булдырасын
0
0
0
0
Бик матур
0
0