Тормыш кыйммәтләре
Ялгыз каен
Ялгыз каен булмый, диләр,
Ялгыз каен үрләрдә лә,
Ялгыз каен үрләрдә.
Ялгыз каеннардай ялгыз Минем кебек кемнәрдер.
Хәмдүнә җырлый. Радиодан тапшырылган әлеге җырдан бүлмәм моң белән тула. Шуның тәэсиренә мавыгып, эшләгән эшләр онытыла. Тыңлаган саен йөрәккә якыная барган бу көй күңелнең әллә кай җирендәге хатирәләргә барып кагыла. Рәшә дулкыннары сыман тирбәлеп туган авыл, туган җир, Нуриҗамал әби күз алдына килеп баса. Нигә Нуриҗамал әби? Нигә башка берәү түгел? Белмим. Әлеге сагышлы көйне ишеткән саен нигәдер шушы әбекәйне искә төшерәм.
Гомере буе ялгыз яшәде ул. Гомере буе фәкыйрь булды. Җитмәсә, бер күзе сукыр, икенчесе дә начар күрә иде, ахры. Исәнләшкәндә дә танымый торыр иде. Торган җире-йорты мунча зурлыгындагы бер өй. Ни капкасы, ни каралты-курасы булмады. Аның бөтен байлыгы, күңел юанычы — тәрәзә каршында яктылыкка, иркенлеккә туенып үскән ялгыз каен иде. Бу бөдрә каен Нуриҗамал әбинең өрсәң дә аварга торган өен җил-давылдан саклады. Эссе көннәрдә үзен дә күләгәсенә сыендыра иде.
Авыл халкы, гадәттә, тәрәз каршына сирень, чия, балан куаклары, шомырт утырта. Ә каенны?.. Каенны басуларда, елга буйларында, урманнарда, зират өсләрендә генә күрергә мөмкин. Каен — кайгы агачы дигән әйтем бар халыкта. Күрәсең, кешеләр кайгы-хәсрәттән качарга теләп, каеннардан ерак- тарак торырга омтыла. Бәлкем... Хәер, белмим. Ул чагында нигә соң бу Сылукайның исемен җырларга кушып җырлыйлар? Сагышлардан арынырга, күңелләрен бушатырга телиләр.
Нуриҗамал әбинең дә үзе генә белгән сагышы — кайгысы бар иде... Тик тәрәзә каршында, урамга ямь биреп үскән чибәр каеннан күрмәде ул аны. Юк, юк... Киресенчә, сердәше, юанычы итте ул каенны. Шуның төбендәге эскәмиядә, толым-толым булып салынган ботак-яфракларның лепер-лепер
килеп серләшүеннән бер рәхәтлек кичергән халәттә сәгатьләр буе мөкиббән китеп утыра торган иде ул. Юк, юк, ялгыз каенга тел тидермәде.
Киңәшчесе, артыннан йөрүчесе булмаганлыктан, шактый еллар пенсия акчасын да ала алмаган икән әле Нуриҗамал әби. Шуны сиздермәгән. Авыл халкы аңа пенсия акчасын юллап бирде үзе, ләкин бу гына Нуриҗамал әбинең күңел төбенә яшеренгән хәсрәтен баса алмады.
Соңрак, еллар бөтәеп, бераз тын алырга ирек бирелгәч, аның алачыгы да күзгә ташланды. Авыл халкы, хакимият бу юлы да аңа ярдәм кулын сузды. Нуриҗамал әбине бушап калган бер әйбәт өйгә күчерделәр. Чын күңеленнән рәхмәтен әйтте карчык, әмма бу юлы да йөзендә шатлык билгеләре чалынмады кебек...
Нигәме?
Узган гасырның кырык берендә кешеләргә кайгы-хәсрәт өстәп, илгә афәт килгән. Чүпрәле районы Яңа Кәкерле авылыннан да ике йөзләп ир-егет яу кырында башын салган. Аларның берсе Нуриҗамал әбинең бердәнбере булган. Әнә шул каһәр төшкән сугыш аның бәхетенә киртә корган, гаиләсенең тамырын корыткан. Шуңа күңеле үсмәгән. Шуңа гомере буе хәсрәтләнеп, дөньяда бердәнбер өмете булган җан дустын көткән икән ул...
Нуриҗамал әби дә күптән гүр иясе инде. Ләкин аның ире утыртып калдырган каен агачы яши әле... Җыр яши... Милләтебез яши...
Йөзләгән, меңләгән кешеләрнең күңеленә керә алган, йөрәгенә юл салган әлеге халык җырын тыныч күңел белән генә тыңлау мөмкинме соң?..
Ялгыз каен булмый, диләр,
Менә бер ялгыз каен ла,
Менә бер ялгыз каен.
Ялгыз каеннардай ялгыз Кипе бит җаныкаем.
Ялгыз каен булмый, диләр.
Була торгандыр инде лә,
Була торгандыр инде.
Һәркемдә дә бер хәсрәт Була торгандыр инде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк