«Тоткасыз чемодан»

«Ниемә хәҗәт соң ул бакча? Күпме уңыш җыясың инде син аннан? Яшелчә сакларга ни базың, ни гаражың юк. Ел саен арта барган салымнарын уйласаң... Көч-куәтең дә элеккеге түгел ич. Биектауга электричка белән барсаң да, Казансу ярына кадәр өч-дүрт чакрым җәяү тәпилисе. Файдасыннан зыяны күбрәк ич?!»
Дус-иш, туган-тумача, таныш-белеш яхшылык теләп әйтүен аңлыйм да бит... Өч тиенлек куян, биш тиенлек зыян диючеләр хаклыдыр! Киңәшләрен тыңлап килешкән кебек тә булам. Мәшәкатьле дөнья ник кадерле?! Монысын белмим...
Без бит тәпи китүгә җирдә казынып – бәрәңге утыртып, төбен өеп, чүбен утап, түтәл ясап кыяр, суган, кишер чәчеп, инештән унар-егермешәр көянтә су ташып, чөгендер, шалкан, кабак ише яшелчәгә тиенеп – булганына сөенеп үскән кавем. Бакча да утыртмый, сыер, сарык, тавык-чебеш тә асрамый авылда яшәп буламыни?! Эт ялкавы дигән кушамат тагылса, авылда сиңа кадер-хөрмәт бетә. Яшьтән эшләп, чыныгып үстек без. Эш төткәзеп булмый моңа, дип салпы якка салам кыстырып җибәрсәләрме... бетте, туктатырмын димә. Хәзер дә рәхәт яшәүнең кызыгын тапмыйбыз. Эш булсын безгә, эш! Югыйсә, кызыгырлыкмы – өй артында гына түгел бит бакча! Таңнан торып, төенчекләр асып, әлсерәп, телеңне салындырып килеп җитәсең үз кишәрлегеңә. Күрше-күлән хәл-әхвәл сораша. Ардым, бетте хәл, дип ычкындырсаң, Фәридәгә җитә кала: «Роза апа, пашпортыңны кара!» – дип авыз ера. Карамасам да беләм анда язылганны. Аңа кушылып үзем дә көлгән булам. Сер бирәсе килми бит. Ә энесе Фәнис ихлас елмая, белмәссең, әллә чынлап, әллә юри ирештерә: «Баягынак кызларыма, хатынга да әйтеп тордым әле, машина көтеп утырмагыз, үкчәле түфлиләрегезне салып, күрше апагыз кебек җәяү теркелдәгез, гомерегез озын булыр, дидем!» Үзенчә күңелне күтәрергә тырышуы инде. Гомер озынлыгы – Ходай Тәгалә иркендә, әмма юлга чыксаң, юлдашың үзеңнән яхшы булсын, диючеләр хаклы. Чынлыкта, без – юлда! Тормыш юлында очраган кешеләр кәефне күтәрә, көч бирә, кайгы-сөенечне уртаклаша икән – яшәргә була! Мәһдиев герое әйтмешли: «Туганың белән спур булсаң да күршең белән низаглашма!» Ызан, бер карыш җир өчен күршесе белән тарткалашып, хәтта ки судлашып йөрүчене аңламыйм, аңламам да инде. Җир җитмимени?! Безнеке түгел, Ходай Тәгалә вакытлыча гына биреп торган җир бит ул. Бездән дә калачак. Ә җирдә яшәгәндә карарга, кадерләргә, чәчәк-гөлләр үстереп бизәргә тиеш без аны. Бакчадан аерыла алмавымның сәбәбе шулдыр бәлки?! Көч җитсә-җитмәсә, тырмашкан, алабута, кычыткан, шайтан таягы үстереп адәм көлкесенә калыймыни, дип тырышкан булам. Хәер, алары чәчмәсәң дә үсә. Әмерикә өрәңгесе дигән афәтне вакытында йолкып атмасаң, җиреңне баса. Бакча безнең өчен тоткасыз чемодан ул хәзер, сөйрәп барырга хәлдән килми, ташлап калдырырга жәл, дип көлгән булам.
Бакча! Файдасын тиеннәр белән үлчәп булмыйдыр аның. Үз аягың белән йөри аласың, җирдә казынудан ямь, эштән тәм табасың, үзең үстергән гөл-чәчәкләргә соклана аласың икән, димәк, син исән, яшисең, дигән сүз.
Ә яшәү бәхет бит ул!

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Син генә кирәк Гади ситса күлмәкле кызның ишек төбендә арзанлы гына туфлиләрен салуын күреп, йөзен чытты булачак кайнана. «Авыл гыйбады!» – башына килгән беренче уе шул булды. Алай да улы хакына күңелдәгесен сиздермәде. Әле өйләнеп, түргә алып кайтып утыртмаган, йөреп туяр да, ташлар...
-
«Бу сезнең кызыгыз...» Бала таба алмаячагы хакында Кәдрия Азатка туйга кадәр үк әйтте. Егет булачак хатынына шуның кадәр гашыйк иде, кул гына селтәде. – Аптырама, – дип кочаклап алды ул сөеклесен. – Елак балаларсыз икебезгә генә бик рәхәт булачак. Бик теләсәк, табиблар могҗиза ясамый калмас. Аннан соң гаилә баласыз да була ала бит.
-
Авыл малае Бәкер шифаханәсенә юллама бирделәр Нәфисәгә. Эш урыныннан. Аны, инде унбиш елга якын шул бер урында эшләүче сазаган кызны, кемдер исенә төшерер, «аңа да ял кирәк, аңа бирик...» дип искәртер дип башына да китермәгән иде. Иң кирәк җирдә иң кирәкле сүзне кем кемгә әйткәнен төпченеп тормыйча гына юлга кузгалды ул
-
Өч монолог Нурания конвертны ачты, Илдарына хатны тиз генә укып бирергә иде исәбе, тик әллә кайдан ниндидер кайнар агым, кинәт тынын буып, бөтен күкрәген умырып тотты...
-
Бала – 50 яшеңдә бала җитәкләп йөрерсеңме? Мин әйткән хәбәрдән соң бар якыннарым чигә тирәсендә бармагын уйнатты. Имеш, башың киттеме әллә?!
Соңгы комментарийлар
-
1 июнь 2023 - 11:43Без имениНия бестолковый килен булсын, анлавымча килен белэн кайнана Алама яшэмэгэн.Әйтелми калган рәхмәт
-
1 июнь 2023 - 11:18Без имениСабабызнын горурлыгы, йозек кашы ул Голсинэ ханым♥️ Исэн-сау булсын, йоргэн юллары ун булсын🙏Китап акылны тәрбияли
-
31 май 2023 - 15:07Без имениТочно шундый эчтэлекле кино караган идем,исемен хэтерлэмим,бер нэрсэ дэ узгэрмэгэн.Бәхетле очрак-3
-
22 май 2023 - 10:24Без имениПервый раз попробовала такое блюдо у подруги, она татарочка. Правда, она мешала гороховую муку пополам с пшеничной.Так понравилось, что теперь сама его готовлю. Проблема только в том, что гороховую муку не везде продают. Но я ее теперь в интернет- магазине заказываю.Суп с чумаром из гороховой муки (клецки по-татарски)
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.