Логотип
Тормыш кыйммәтләре

Әтиемне сагынам

Әтиемнең тормышымда нинди зур урын тотканлыгын үзен югалткач кына аңладым. Әтием — Даминов Нәгыймҗан Хәлиулла улы — кырык ел буена Казан медицина инструментлары заводында эшләде. Күпсанлы Мактау грамоталары аның үз эшенең остасы булуы турында сөйли. Куллары алтын иде әтиемнең.
Кешеләр аны һәрвакыт ярдәм итәргә атлыгып торганы, хезмәт сөючән, шат, шаян булганы өчен үз әр иде. Тормышны бик ярата иде ул, дөньяны бөтен шатлык-кайгылары белән кабул итте. Гармунда өздереп “Алмагачлары” көен уйнавы, бераз карлыккан тавыш белән татар халык көйләрен җырлавы, кулларын җәеп, кош сыман очып-очып биюләре әле дә күз алдымда.
Туган авылы Чыршыда (Биектау районы) бакчада казынырга, урманга йөрергә ярата иде. Урман белән яшәде ул, урман аны илһамландырды. Һәр нәрсәдән матурлык таба, юк кына нәрсәгә дә сабыйларча куана һәм кайгыра белә иде. Ул безне, яраткан балаларын, тормышның мәгънәсен табарга өйрәтеп калдырды.
Балачагымның ике могҗиза мизгелен бик ачык хәтерлим.
Кыш. Кич. Тәрәзә артында ябалак кар ява. Өйгә әтием килеп керде. Өстендә ап-ак кар җемелди, үзеннән саф һава һәм агач исе килә (аннан һәрвакыт агач исе килә иде; гомере буе агач остасы булып эшләде). Елмая-елмая сеңлем белән миңа калай савытлы суыра торган конфетлар суза...
 
Җәйге челлә. Кич. Кояш баешы. Казаклар авылы. Кибет янында йөк машинасы туктый һәм кузовтан әтием сикереп төшә. Ул гел актан: эшләпәсе, күлмәге, чалбары, аяк киемнәре. Бер кулында саквояж, ә икенчесендә... бик матур һәм нәфис итеп эшләнгән балалар көянтәсе белән гаҗәеп матур чиләкләр...
 
Хәзер дә бөтен нәрсә әтиемне хәтерләтә, бөтен җирдә — авылдагы корылмаларда, фатирдагы җиһазларда — аның кул һәм күңел җылысы. Ул чын хуҗа иде. Ә аның янәшәсендә һәрвакыт безнең өчен яхшылык, кайгыртучанлык, акыл, матурлык, сабырлык һәм мәхәббәт үрнәге — әниебез булды. Алар кырык биш ел тату гомер иттеләр. Әти-әнием белән горурланам мин. Бу — зур бәхет.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар