Гөлназга карата бөтен кешедән мактау сүзләре генә ишетә идем. Горурландым, әлбәттә! Чыннан да, таланты барлыгы сизелеп торды. Ләкин мин вакытында бераз су сибеп, җиргә төшереп, йолдызлык чиреннән сакларга да тырыштым. «Әти, бөтен кеше мактый, ә син тәнкыйтькә күчәсең», – дип үпкәли иде миңа, аңлап бетерми иде...
Уңыш формуласы ниләрдән гыйбарәт? Сәләт, тырышлык, үҗәтлек, максатчанлык таләп итә ул. Бу исемлекне уңышка ирешкән һәр кеше үзенчә дәвам итәр иде. Ләкин тагын бер мөһим әйберне билгеләп үтми мөмкин түгел. Бу шәхес артында кем тәрбиясе тора? Кемнең үгет-нәсыйхәте, изге теләге, үрнәге белән уңышка ирешкән? Кем баласы ул? Бу проектта шул сорауларга бергәләп җавап эзләрбез.
Рөстәм АСАЕВ – Татарстанның халык, Башкортстанның атказанган артисты.
Кызы – җырчы Гөлназ АСАЕВА.
Рөстәм, яшь аралары төрле булган дүрт бала әтисе сез – Гөлназ, Мөслим, Әминә, Хәбил. Улларыгызның исемнәре бик сирәк очрый торган. Кемгә багышлап куштыгыз аларны?
– Олы улыма исемне Мөслим Магомаевка багышлап куштык. Аның иҗатына гашыйк мин, ул – кумирым. Икенче улым – Советлар Союзының халыкара класслы спорт остасы, дзюдоист, Европа чемпионы һәм бик яхшы кеше Хәбил Бикташев исемен йөртә. Туганда да баһадир кебек иде ул Хәбил. Әлегә икесе дә исемнәрен аклыйлар. Мөслим минем яшьлек хыялымны тормышка ашырып, гитарада уйнарга өйрәнде. Укытучысы тавышы бар икәнен дә сизеп алды, җыр ягыннан сәләте бар.
Гөлназыгыз туганда бертөрле әти булсагыз, хәзер инде сез бөтенләй икенче төрле әти. Беренче тапкыр әти булган Рөстәм нинди иде? Бу статуска әзер булдыгыз микән?
– Гөлназның үзе әни булган яшенә караганда мин биш яшькә яшьрәк булганмын. 19 гына бит! Музыка училищесында укыган чак иде ул. Үзем дә бала гына булганмын инде ул чакта. Роддомда тоттырып куйдылар, нишләтергә дә белмим. Ун ел вакыт үзенекен итә – Мөслим туганда икенче төрле идем. Гөлназ белән бергә үстек инде... Кызыклы чаклары бик күп булды. Бик шаян, чая иде ул. Һәм бик музыкаль! Мультфильмнар түгел, видеокассетадан клиплар, концертлар карап үсте. Әле ул кассета уйнап беткәч кирегә әйләндерә дә яңадан карый. 3 яшендә әнисе белән мәктәпкә очрашу кичәсенә бардык. Без дуэт җырлыйбыз, Гөлназ залда карап утыра. Шулчак йөгереп сәхнәгә менде дә, минем микрофонны алып, җырны дәвам итте. Шаккаттым шулчак! Аны хәзер беркем хәтерләми, ә минем гел исемдә. Беренче чыгышы иде ул Гөлназның.
Яшь тә өч айдан әби белән калып, мәктәпкәчә авылда үскән Гөлназ. Моның начар ягы да, яхшы ягы да бар. «Мин әти-әниемә бик рәхмәтле, әмма минем йөрәгемдә нәнәй белән картәтәй», – дип яза ул. Әби-бабай тәрбиясе сизеләме Гөлназда?
– Әйе, анда авылга, нәнәенә, картәтәйгә карата аерым мәхәббәт. Туганнан бирле авылда ул. Әнисе (Башкортстанның атказанган артисты, җырчы Лилия Биктимерова) укырга киткәч тә шунда калды. Әткәй баланы яслегә машинага утыртып кына йөртте. Әни әле дә искә ала: бакчадан кайтып суыткычны бер ача, бер яба ди Гөлназ. «Ашарга берни юк!» – дип аптырата икән. Кызым, нәрсә кирәк соң сиңа дигәч: «Хотя бы чупа-чупс», – ди икән Гөлназ. Иркә, шук иде ул.
Курчак кебек караганнар алар аны. Кичләрен картәтәй баянда уйный, нәнәй җырлый иде, дип искә ала Гөлназ. Сездән генә түгел, әби-бабасыннан ук килә икән җыр-моңга мәхәббәт.
– Әтием Мәҗит гомере буе колхозда эшләде, машина йөртте, автослесарь булып машиналарның йөрәген дәвалады. Әнием Рәмзилә склад мөдире дә булды, почтада да эшләде. Алар икесе дә яшьтән үк авыл үзешчәннәре концертларында чыгыш ясап йөргәннәр. Әти баянда уйный, бик матур җырлый иде. Пенсиягә чыккач мулла булып торды. Бик шаян да, усал да, шул ук вакытта нечкә кү-ңелле дә иде. Әнкәй дә искиткеч моңлы җырлый. Икесе дә халык җырларын яратып башкардылар. Миңа да шул якка басым ясыйлар иде, Гөлназның репертуарында да чагыла ул җырлар. Гөлназ профессиональ сәхнәгә «Таң атканда» җыры белән чыкты.
Зур сәхнәгә 8 яшендә үк менгән Гөлназ. Әнисе Лилия ханым һәм Фәдис Ганиев (Башкортстанның халык артисты, җырчы) белән бөтен Башкортстанны диярлек әйләнеп чыкканнар. Сез ничек карадыгыз моңа?
– Гөлназга карата бөтен кешедән мактау сүзләре генә ишетә идем. Горурландым, әлбәттә! Чыннан да, таланты барлыгы сизелеп торды. Ләкин мин вакытында бераз су сибеп, җиргә төшереп, йолдызлык чиреннән сакларга да тырыштым. «Әти, бөтен кеше мактый, ә син тәнкыйтькә күчәсең», – дип үпкәли иде миңа, аңлап бетерми иде. Ә менә үскәч рәхмәт кенә әйтте, дөрес эшләгәнсең, диде.
Алар гаиләсендә яңа әти барлыкка килгәч, балага карата көнләшү бар идеме?
– Гөлназны миңа каршы тәрбияләмәгәне өчен Лилиягә бары тик рәхмәт әйтәм. Күп гаиләләрдә аерылышкан ир белән хатын бер-берсеннән үч алалар. Бер дә дөрес әйбер түгел ул. Баланың бер гаебе дә юк монда. Лилия белән Фәдис гастрольгә чыгып киткәндә мин Гөлназны алып кала идем: мәктәпкә илтәм, чәчләрен үрәм... Теш пастасын микрофон итеп тотып, «Киек казлар» җырын җырлый торган иде. Телефонга төшереп калдырган видеосы да бар.Көнчелеккә килгәндә, кызыма карата җылылыкны, ихтирамны күреп тордым. Сәхнәгә алып чыгу да – аларның хезмәте. Моның өчен Фәдискә бик рәхмәтле мин. Бергә киңәшләшеп, аңлашып үстердек. Минеке-синеке дип бүлмәдек, уртак балабыз ул Гөлназ. Өч көнлек дөньяда бер-береңне талап яшәү дөрес түгел. Бала хакына!
«Кемгәдер ят булып тоелса да, Фәдис әти белән бергәләп без Рөстәм әтинең әти-әниләренә кайтып йөрибез. Шуңа бөтен авыл шакката инде», – ди Гөлназ бер интервьюсында. Сезнең шулай бала хакына аралашып яшәвегездә кемнең өлеше аеруча зур?
– Барыбыз да тырыштык. Әти-әнигә дә бик рәхмәтле мин, тормышыбызның мондый борылышына аңлап карадылар. Баланы озак вакыт үзләре үстерде бит. Фәдис белән Лилия Гөлназны авылга кайтарып куялар, кайтып алалар. Гөлназга уңайлы булсын, аңа рәхәт булсын дип эшләделәр барысын да. Әти-әнигә дә ихтирам, хөрмәт күрсәттеләр. Әлбәттә, мондый мөнәсәбәтне күреп, үземдә бер начар уй туганын да хәтерләмим.
«Әти опера театрында эшли иде, аның белән сәхнә артында йөреп, опера сәнгатенә гашыйк булдым да инде», – ди. Гөлназны үзегез белән эшкә алып йөри идегезме?
– Әйе, сәхнә артын ярата иде Гөлназ. Гримеркадагы парикларны киеп карарга яратканын хәтерлим. «Бременские музыканты» операсында партияләр башкарган чак иде ул. Әле дә минем операда җырлавымны тели Гөлназ. Ләкин тормыш үз төзәтмәләрен кертә.
«Тәрбияләп үстергән әтием Фәдискә охшап туры сүзледер мин. Рөстәм әти белән үссәм, тыныч хо-лыклы, итагатьле булыр идем», – ди Гөлназ бер интервьюсында. Сез ничек уйлыйсыз?
– Туры сүзлелек әтидән үк киләдер ул. Эчкерсез, кеше артыннан сөйләп йөрми, әйтәсе сүзен күзенә карап әйтә иде әти. Мин үземне дә тыйнак дип әйтмәс идем, кызулык та бар. Гаделсезлекне бик авыр кичерәм. Ләкин кеше күз алдында эшләп, кызу булып йөрү бер дә матур күренеш түгел. Үз өстемдә эшлим, холкымны йөгәнләргә тырышам. Кызыма да шундый ук киңәшне бирәм. Кыз бала син, тыйнаграк бул, дип әйтәм.
Вокал белән кайда шөгыльләнде? Укытучылары кем?
– Гөлназ минем һәм әнисенең укытучысы, остазыбыз Фәрзәнә Сәгыйтовада Уфада укыды. Фәрзәнә Фәтхулловнаның шундый яхшы ягы бар – ул табигатькә тими. Күп укытучылар тавышны бер калыпка салалар бит. Ә табигый тавыш бик зур роль уйный. Ләкин аны бозарга да, үстерергә дә була. Гөлназның балачактан үзенең табигый моңы, тембры бар, аны башкалардан аерып була. Монда Фәрзәнә Фәтхулловнаның хезмәте бик зур.
Кызыгызның беренче тапкыр гашыйк булганын белдегезме? Ул сезгә андый серләрен сөйли идеме?
– Сер тота торган кыз түгел Гөлназ. Без аның белән дуслар. Кечкенә чагында җәй көне гастрольләргә алып чыга идем кайчак. Безнең белән рәхәтләнеп утырып йөрде. Гашыйк булучан кыз иде ул: йә минем классташка гашыйк була, йә безнең төркемдә эшләүче берәр егеткә... (Көлә.)
Гөлназ сольный концертлар куя хәзер. Сезнең белән киңәшләшәме?
– 20 яшенә беренче концертын куйды. Ул чакта да, хәзер дә репертуар сайлаганда да, программа төзегәндә дә ярдәм итәм. Гөлназның җырчы буларак бер көчле ягы бар – ул җырны халыкка җиткерә белә. Кайсы гына җырны башкарса да. Миңа ошап бетмәгән җырлары да бар, ә халык ошата. Кайда гына барсам да, кызыгызны яратабыз дигән сүзләр ишетәм. Мактанып әйтмим, һәр төбәктә ишетәм бу сүзләрне. Харизмасы бар Гөлназның. Үзенә сокланып җырламый, җырга кереп китеп, халыкка җиткереп җырлый. Бик сизелә торган әйбер ул.
Фото: Анна Арахамия. Видео: Дмитрий Цумарев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк