Логотип
Тормыш кыйммәтләре

Олтан идем, солтан булдым

Каенанам белән алты ел бергә яшәгән гомеремне мин кыскача гына менә шулай дип бәяләр идем. Бу һич тә сүз уйнату түгел, ә рухи һәм тәрбияви яктан үземнең ни дәрәҗәдә үзгәрүемне күрсәтергә тырышу гына.
Мин үзем сыңар канатлы гаиләдә үстем. Эшебез үлгәндә миңа алты, абыема сигез яшь иде. Әтиебезне бик яраткандырмы, әллә безне жәлләпме, сораучылар булса да, әниебез башка кияүгә чыкмады. Аның мең газап белән тормыш алып баруын, еш кына нахакка рәнҗетелүен, төннәрен тавышсыз гына күз яше түгүен күреп үсү безгә бик авыр тәэсир итә иде. “Үскәч аны берәүдән дә рәнҗеттермәбез, бик рәхәт яшәтербез”, — дип, без абый белән бер-беребезгә сүз бирешә торган идек. Башка бик күп теләк-хыялларым белән бергә, монысы да тормышка ашты, аллага шөкер. Әнием бүгенге көндә минем белән бергә яши. Һәм боларның барысы өчен дә мин үземне каенанам — әниемә бурычлы дип саныйм. Фикерем ачыграк аңлашылсын өчен үткәннәрем белән таныштыру урынлы булыр.
 
Мин иремне бик кечкенәдән, беренче сыйныфта укыганда ук яраттым. Өлкәнрәк сыйныфларда әлеге хис тагын да тирәнәя төште. Ул миннән бер яшькә генә зур. Чибәр, шаян, бераз ваемсызрак та.
Без бер урамда үстек, ул — аргы, мин — бирге очта гына. Илдар безнең турдан үтеп йөри. Мин аны күрер өчен мең хәйлә табып урамга атылып чыгам... Ә ул илтифатсыз гына узып китә. Төннәр буе, ничек үземә каратырга икән, дип баш ватып чыгам. Багучыга да барып карадым хәтта. Ул өшкереп биргән суны Илдар йөргән юлга чыгарып сибәм. Борылып та карамый. Соңгы сыйныфта укыганда аның мәктәбебездәге иң чибәр кыз — Ләйсән белән йөрүе турында сүзләр ишетелә башлады. Мәктәпне тәмамлагач, алар университетка укырга керделәр. Шул кайгыдан мин чыгарылыш имтиханнарын ничек тапшыруымны да сизмәдем диярлек.
Печән өсте килеп җитте. Без — әни, мин, абый өчәүләп кышлыкка печән җыярга керештек. Сугымлык мал да тота идек, мин — институтка, абый армиягә җыенгач, әнигә азапланырлык булмасын дип тырыштык. Буш вакыт чыгу белән мин шунда ашыгам. Үләнне капчыкка тутырып велосипед белән ташыйм. Беркөнне кайтып килгәндә велосипедка бәйләп куелган чалгым ычкынып китеп аягыма кадалды. Кан сиптерә генә. Көч-хәл белән юл кырыена чыгып утырдым. Озак та үтмәде, юлда җиңел машина күренде. Ул! Авыртуым онытылды, йөрәгем күкрәкне ертып чыгарлык булып кагына башлады. Туктармы, юкмы, дим. Машина нинди тизлек белән килгән булса, шулай узып та китте. Бераз баргач, әкренәеп, миңа таба арты белән чигенә башлады. Ут күзле, балкып торган йөзле, өстенә джинсы чалбар белән кара майка кигән егетне күргәч, телсез калдым.
— Нәрсә күрше, тәпиеңне аю тешләдеме әллә? — дип яныма чүмәште. Ярамны күреп: — И җаный, минем генә белем җитми моңа, әйдәле, — дип, күтәреп машинасына утыртты. Хастаханәгә дә күтәреп алып керде. Анда мин ике атна чамасы яттым. Илдар юлы төшкән саен кереп хәлемне белешеп торды. Ә беркөнне әниемне дә утыртып алып килгән иде. Шатлыгымнан күңелемдә пыскып яткан өмет уты да дөрләп үк яна башлады. Ләкин хастаханәдән чыгуга мин аның өчен тагын җансыз баганага әйләнеп калдым. Күрми дә, белми дә, башкалар белән әвәрә килә. Тик мин инде аның йомшак ягын чамалап алган идем. Иркәрәк, башбаштаграк булса да жәлләүчән, ярдәмчел иде ул. Шуңа күрә тынычлап институтка керү имтиханнары тапшырдым. Әмма ул елны уңышка ирешә алмадым.
Көз җитте. Абыемның армия хезмәтенә чакырылуы турында хәбәр килде. Әни аны озату кичәсе хәстәренә кереште. Абыйдан мин кичәгә “Аны” да чакыруын үтендем. “Килмәс бит ул”, — диде абый мыек астыннан гына елмаеп. “Ул” килде. Алай гына да түгел, абыемны озатышырга хәрби комиссариатка да барды. Кайтканда мин аның машинасында кайттым. Әни, абыйны алып киткәнче дип, комиссариатка якын гына яшәгән туганнарыбызда куна калды.
Илдар мине капка төбенә кадәр китереп куйды. Караңгы тәрәзәләргә карап:
— Курыкмыйсыңмы? — дип сорады.
— Куркам...
— Әйдә, кертеп куям, йә җеннәр алып китәр үзеңне!
Үземне генә ялгыз калдырып чыгып китмәсен сизенә идем инде. Олы якта ут яндырдым. Каршы стенада абыемның рәсемен күрүгә, тагын елап җибәрдем. Ул: “Йә, ярар инде, ике елдан кайтып җитә”, — дип, мине юатты. Ә мин тагын да катырак үкседем. “Син нәрсә, юләркәй, тынычлан”, — дип, яныма ук килеп басты. Мин аның күкрәгенә капландым. Ярым кочаклашкан килеш икәүләшеп диванга утырдык. Калганын үзем дә бик томанлы хәтерлим. Кыскасы, ул кунып калды. Поселокта сер яшерүе кыен, безнең турыда да, очрашалар икән, дигән хәбәр таралды. Ләкин ул әле һаман Ләйсән белән йөри, минем янга бик сирәк кенә килеп киткәли иде. Шуңа күрә әни: “Ай бала, сиңа тиң түгел ул, кара аны, авыр хәлдә кала күрмә”, — дип кисәтте. Тик мин кеше акылын тыңларлык хәлдә түгел идем инде. Ике айлап очрашкалап йөргәннән соң мин үземнең балага узганлыгымны белдем. Бу турыда Илдарга да әйттем. Шуннан соң ул килүен тагын да сирәгәйтте. Бераздан бөтенләй туктады.
Сентябрь урталарыңда бәрәңге алырга тотынгач кына әнием бик каты авырып китте. Табиблар йөрәк чире, диделәр. Үз хәлем дә шәптән түгел. Бәрәңгене ничек алып бетерермен бу хәлдә дип тә борчылам. Ходай җүнен бирде тагын. Соңгы чиләкне идән астына кертеп салуга, мин тудырыр вакытым җиткәнлеген аңладым. Озак баш ватыр чарам юк. “Аның” өйдә икәнлеге турында ишеткән идем, тоттым да шунда киттем. Капка төбендә иптәшләре белән басып тора иде. Мине күрүгә, яныма килеп: “Нәрсә кирәк сиңа?” — диде.
— Бала табам, — дим. — Ярдәм ит!
— Мин сиңа әйттем бит инде өйләнмим дип, — диде. Һәм машинасына утырып китеп тә барды. Ә мин моңарчы аяк та басмаган, әмма үземне гел тартып торган зур йортның капкасын ачып эчкә атладым.
Әнисе өстәл тирәсендә кайнаша, әтисе ашап утыра иде. Мине күргәч, сүзсез генә бер-берсенә карашып алдылар.
— Әйдә, уз, сеңел, өстәл янына утыр...
— Фәүзия апа, мин бала та...бам, — дидем көч-хәл белән. Авыртуга чыдар әмәл калмаган иде инде.
— Әйдә әле, менә монда ятып тор, нинди бала, корсагың да юк ләбаса синең, — дип, Фәүзия апа мине кечерәк бүлмәгә алып кереп диванга яткырды.
Мин шул көнне бала таптым. Аңарчы каенанама барысын да сөйләп бирергә өлгергән идем инде. Бала табу йортыннан да мине алар килеп алды.
— Монда син бездән килдең, безгә кайтырсың да. Калганын күз күрер, — диде каенанам.
 
Ике атнадан соң Илдарны әтисе эзләп алып кайтты. Сөйләшү тагын барып чыкмады. Ул нигәдер бик тыныч, үчле һәм ачулы иде.
— Кемгә өйләнү — минем эш, — дип кырт кисте.
Бала туганнан соң мин нигәдер гаепне аннан түгел, үземнән күрә башлаган идем инде. Көчләп яраттырып булмый ләбаса! Әни янына кайтырга ниятләдем. Эчке халәтемне сизеп йөргән, ахры, каенанам яныма утырып йөземә карады.
— Буласы — булган, эш узган. Син хәзер үзең турында гына уйлый алмыйсың. Әгәр балаңның әтиле, үзеңнең ирле булуын теләсәң — түз! Бер китсәң, кире кайту юлы юк сиңа, — диде.
 
Гаҗәеп кешеләр янына килеп эләктем мин. Яшәүләре дә гаҗәп, башкача иде аларның. Килем-китемне санап бетерерлек түгел. Туган-тумача, дус-иш, күрше-күлән... Каенанам белән каенатам очраклы гына килеп керүчене дә чәй эчерми, хәлен сорашмый чыгармыйлар иде. Мин тиз арада бер нәрсәне төшендем. Кечкенә генә буйлы тыйнак каенанам әлеге олы йорттагы дәүләтчелек белән ышанычлы төстә бик оста идарә итә иде. Кайвакытта ут чыгарып, гайрәт чәчеп алучы каенатам да, тыныч кына үз эшен эшләп йөрүче әниемә карап, бераздан шыпырт кына чыгып китә. Ә кичен берни булмагандай елмаеп кайтып керә.
 
Улым белән мине сыйдырган бу йорт бик хөрмәтле, бик мал-мөлкәтле иде. Каенанам белән каенатам гел эштә. Әмма моның авырлыгын сизмиләр дә кебек. Кичтән иртәгә нәрсә эшлисен бергәләп хәл кылалар. Шуны тәмамлаганчы йокларга ятмыйлар.
 
Каенанам йортыңдагы тормышның мин үскән йорт-тагыдан бөтенләйгә аерылып торуы турында әйтеп үткән идем инде. Шул сәбәпле уңайсыз хәлләргә калган чакларым да күп булды. Бервакыт шәһәргә киткән җирдән алар үзләре белән бергә кунаклар алып кайтты. Каенанамның табынны кунак өендә хәстәрләвеннән мин дә аларның нинди кешеләр икәнлеген чамаладым, һәм мондый очракта файдаланыла торган фужерларны алып өстәлгә тезәргә керештем. Каенанам канәгать төстә елмаеп баш кагып куйды. Чират әниләр кайтканны көтеп мичтә утырган шулпалы бәлешкә килеп җитте. Мин аны табагач белән эләктереп җилле генә (монысын да каенанамча итеп инде!) өстәл өстенә китереп утырттым. Кар кебек ап-ак эскәтер кызарып, җыерылып килде.
— Ярый, ярый, андый гына гаеп мулла кызында да була, — дип, каенатам хәлемне җиңеләйтергә ашыкты. Әмма ул көнне мин өстәл янына килмәскә, кеше күзенә күренмәскә тырыштым.
 
Улым торган саен үсә, матурлана бара. Дәү әтисен бик ярата. Зур кара күзле, көлгәндә ике битендә сөйкемле чокырчыклар пәйда булган оныгына карап каенанам кайчак: “Нәкъ әтисе инде!” — дип куйгалый.
 
Илдар турында без сөйләшмәскә тырышабыз. Ләкин һәркайсыбыз аның турында уйлаудан туктамый иде. Ул бер дә көтмәгәндә Яңа ел кичендә кайтып керде. Каенатам тезенә оныгын утыртып телевизор карый, без табын хәстәрләп йөри идек.
 
— Исәннәрмесез, — диде ул шыпырт кына ишектән кереп. Әтисе белән кул биреп исәнләште. Әнисен кочаклап алды, безгә баш какты. Һәм әтисе янәшәсендәге кәнәфигә килеп утырды. Мин аның яшертен генә балага күз салгалавын күреп алдым:
— Кайттыңмы, — диде каенанам улына. Аннан соң табигый гына итеп: — Әнисә, шулпага пилмән салып җибәр, иреңне ашатып ал, — дип, миңа дәште. Дөрләп янарга керештем. Хәлем бетте, шулай да кухня ягына таба атладым.
...Ике көннән безгә никах укыттылар, аннан соң туебыз булды. Без менә шулай яшәп киттек. Каршылыклар, аңлашылмаучылыклар, үпкәләшүләр булып тора. Ләкин каенанам аларны алдан күздә тоткандай, сиздерми генә көйләп җибәрә иде. Илдар белән без торган саен бер-беребезгә якыная бардык. Бер елдан соң әни миңа: “Бәлкем, аерым яшәргә телисездер?” — дип, җайлап кына сүз башлады. Эсселе-суыклы булып киттем.
— Без комачаулыйбызмы әллә, әни? — дидем.
— Юк, тарсынудан түгел. Хәзерге яшьләр аерым яшәргә күнеккән бит. Әйтергә генә кыенсынасыздыр, бәлкем, диюем?
 
Бу йорттан, бу гаиләдән мине үлемнән башка бернинди көч тә тартып чыгарырлык түгел иде инде. Шуңа күрә күптәннән җыелып килгән рәхмәт хисемне башкача белдерә алмый, мин аның күкрәгенә капландым.
 
Илдар белән бергә яши башлаганнан бирле бер сорау тынгы бирми иде миңа. Дүрт елдан соң мин бу турыда сорарга, ниһаять, батырчылык иттем. “Теге чакта, син өйдән чыгып китәр алдыннан әни белән нәрсә турында сөйләшкән идегез?” — дидем. Язмышымның әлеге бәхетле борылыш алуында нәкъ менә шул аңлашуның зур роль уйнавын аңлый идем мин.
 
— Күрәсеңме, — дигән әни бишектәге  улыбызга күрсәтеп. — Ташлыйсың икән — әтисез үсәчәк. Юлдан язамы ул, кеше буламы — аны барыбер синеке диячәкләр. Мәче баласын да урамга чыгарып атуы кыен, ә бу — синең балаң! Бар кит, уйла, карар кылгач кайтырсың.
 
Быел безнең өйләнешүебезгә җиденче ел китте. Бик әйбәт яшибез. Икебез дә институт тәмамладык. Икенчегә кызыбыз да үсеп килә.
Кайвакытта уйлыйм-уйлыйм да гаҗәпләнеп куям. Каенанам булмаса, мин бу бәхеткә ирешә алмас идем, дим. Чөнки ул мине улы ярата алырлык, үз-үземне хөрмәт итәрлек итеп өр-яңадан “койды”. Каенанам үзе дә: “Әни болай итә иде, тегеләй дип аңлата иде”, — дип, каенанасын еш искә төшерә. Каенана җаваплылыгы нәселдән-нәселгә килә, димәк, бу гаиләдә. Мин дә моңа бүгеннән үк өйрәнә киләм. Ә ул һич тә җиңел вазифа түгел икән. Мең-мең рәхмәт аңа әниемә-каенанама! Язмамны аз сүзле, әмма бик акыллы һәм булдыклы каенатамның яраткан җыры белән тәмамлыйсым килә. Мәҗлесләрдә утырганда: “Исемең матур — кемнәр куйган, сине сөеп кем туйган?” — дип җырларга ярата ул. Һәм ул аны әнигә, каенанама карап, аңа гына багышлап җырлый. Мондый сөю, хөрмәткә ирешү өчен бик күп көч, хезмәт, тырышлык һәм кешелек сыйфатлары сорала, әлбәттә. Ир һәм хатын бәхете өчен коры мәхәббәт кенә дә аз. Каенанам үрнәгендә мин дә моңа яхшы төшендем.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    2

    0

    Урнэк гаилэ! Бик матур хэм урынлы язма! Акыллы гаилэлэр бик сирэк бит хэзер! Язмадагыча тормышлы гаилэлэр кубрэк булса, ялгыз хатыннар, ятим балалар, эчкече ирлэрлэр, бэхетсез язмышлар бэлки кимрэк, э донья ямьлерэк хэм тэртиплерэк булыр иде. Монда олкэннэрнен сабырлыгы хэм зирэклеге, э яшьлэрнен яхшы урнэк ала белулэре зур роль уйный! Барысы да кешенен шэхсэн узеннэн тора! Бэхет тошенчэсен дэ бит торле кеше торлечэ, хэм узенчэ анлый!

    • аватар Без имени

      5

      0

      Бик тә фәһемле тарих. Рәхмәт.

      • аватар Без имени

        2

        0

        Анализласаң, анализлар өчен проблемалар шактый бу язмада. Төп герой күпләр башкара алмаган гамәл кыла. Һәм бу гамәл татар кызлары тыйнаклыгы турында сөйләми. Егете белән киңәшеп тә тормыйча, аның йортының ишеген ачып керә. Ионда да. , егетенең кызы барлыгы аны бөтенләй борчымый. Әйе, тәрбияле гаилә, шулар тәрбиясен алган ир егет, һичшиксез мактауга лаек. Әгәр без бу мәкаләдә яхшылыкны гына күрсәк, безнең халыкка хас булмаган тыйнаксызлыкка күз йомсак, димәк без шулай булырга тиеш дип кабул итәргә өндимез түгелме соң? Үз бәхетең өчен көрәштә, башкалар язмышы турында уйламауны мин мәсәлән бик әйбәт дип кабул итә алмас идем

        • аватар Без имени

          2

          0

          Мондый акыллы каенаналар аз буладыр инде ул....Чынлап та, бу хикәядә кызны өлге итеп күрсәтеп булмый. Ул үз бәхетенә бик матур юл белән бармаган. Ә ире үзен бәхетле итеп сизә микән? Бәлки ул әти-әнисенә хөрмәт йөзеннән генә аның белән яшидер?

          • аватар Без имени

            0

            0

            ,,Үрнәк тә гыйбрәт тә алырлык әсәр!!! Дүрт аяклы ат та сөртенә",- ди халык. Дөрестән дә. Тик шул сөртенүдән дурт аякны берьюлы сындыру да мөмкин.Шуңа,кызлар... (,,гомүмән яшьләр " дип төзәтәм...чөнки монда ике якның да җаваплылыгы көн кебек ачык) безгә табигатъ Ана булу бәхетен ышанып тапшырган, шуңа без икеләтә җаваплы.Ярым ятим бала итеп түгел,ә бәхетле ике канатлы итеп үстерергә омтылыйк,кеше хисен таптап бәхетле булып булмый.Һәр адымда акыллы кайнаналар да очрап тормый, Илдар кебек үткән хисенең ялгыш( әгәр ялгыш булмаган булса ул кабат - кабат килеп йөрмәс иде) булу очраклары икеле. Бик кирәкле тема күтәрелгән.Йөрәк белән генә түгел,башны да эшкә җигәргә таләп ителә тормышта...! Рәхмәт,Әнисә!!! Рәхмәт, ,,Сөембикә" журналы! Иҗади уңышлар сезгә!!!

            Хәзер укыйлар