Логотип
Тормыш кыйммәтләре

Нәрсә ул мәхәббәт?

Cораштырулар белән шөгыльләнүчеләр 4 яшьтән алып 8 яшькәчә булган балаларга бер үк сорауны биргәннәр: «Нәрсә ул мәхәббәт?» – дигәннәр.

Cораштырулар белән шөгыльләнүчеләр 4 яшьтән алып 8 яшькәчә булган балаларга бер үк сорауны биргәннәр: «Нәрсә ул мәхәббәт?» – дигәннәр. 

Җаваплар алар көткәнгә караганда күпкә тирәнрәк һәм җитдиерәк булып чыккан. 
Тыңлап карагыз әле менә.

* Әбиемә артрит дигән диагноз куйдылар һәм ул иелеп аяк тырнакларын  буйый алмый башлады. Аның тырнакларын һәрвакыт бабай буйый иде. Ул хәтта үзенең куллары авырта башлагач та моны эшләүдән туктамады. Бабайның да кулларында артрит иде. Бу – мәхәббәт. (6 яшь)

* Әгәр кемдер сине ярата икән, ул синең исемне бөтенләй башкача әйтә башлый. Һәм син бер нәрсәне беләсең: исемең аның телендә, авызында булганда аңа берни дә куркыныч та янамый. (4  яшь)

* Мәхәббәт беләсезме нәрсә ул? Сез бергә ашарга барасыз һәм син үзеңнең тәлинкәдәге кыздырган иң тәмле бәрәңгеләреңне аңа бирәсең. Моның өчен исә берни сорамыйсың! (6 яшь)

* Әгәр нәрсәдер сине бик арган чакта да елмаерга мәҗбүр итә икән, бу – мәхәббәт була. (4 яшь)

*Әни әтигә кофе ясый һәм аңа биргәнче, «Тәмле булдымы икән?» – дип башта үзе кабып карый. Менә бу мәхәббәт була! (7 яшь)

*Син этеңне көне буена берүзен калдырасың, ә ул син кайтып керүгә куанып, битеңне ялый башлый. Бу – мәхәббәт! (4 яшь)

* Әни әтинең туалетта утырганын күрә, әмма аңардан җирәнми. Мәхәббәт шул була дип уйлыйм. (6 яшь)

* Әгәр син ул кешене яратмыйсың икән, аңа беркайчан да: «Мин сине яратам!» – дип әйтергә тиеш түгелсең. Ә яратасың икән, киресенчә, бу хакта гел кабатлап торырга тиешсең. Тик кешеләр бу хакта оныталар. (8 яшь)

Сораштыруны оештыручылар моны ни өчен үткәргәннәрен дә аңлатканнар. Башкалар турында бөтенесеннән дә артыграк кайгырта белә торган баланы эзләү булган икән аларның максаты. Гомумән, бүгенге балалар моңа сәләтле икәнен ачыкларга теләгәннәр.

Җиңүче итеп дүрт яшьлек баланы атаганнар. 

Күптән түгел аларның күрше бабае гомер иткән карчыгын җирләгән. Аның елаганын күреп, бу кечкенә малай аларның ишегалдына кергән һәм күрше бабаеның алдына менеп утырган. Соңрак әнисе: «Ә син күрше бабаң янына  нәрсәгә кердең соң? Аңа ни дидең?» – дип сораган. 

– Бернәрсә дә  әйтмәдем, – дип җавап биргән малай. – Мин бабайга еларга гына булыштым... 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар