Сез өлкән кешеләрнең аларга биреп торган савытны беркайчан да буш кайтармауларына игътибар иткәнегез бармы?
Сез өлкән кешеләрнең аларга биреп торган савытны беркайчан да буш килеш кайтармауларына игътибар иткәнегез бармы?
Авылда, мәсәлән, әни күршеләрнең берәрсенә өч литрлы банка белән сөт кертә икән, аларның берсе дә банканы буш кайтармый иде: аның төбенә һәрвакыт берничә кисәк ипи салынган була. Кайчакта исә ипи кисәкләре янына тоз да салалар иде.
Берәр тәмле нәрсә пешерсәк, өлкән яшьтәге күрше әбиебезгә дә өлеш чыгарырга тырышабыз. Ул да тәлинкәне беркайчан буш килеш кертми: берничә конфет, мандарин яки берәр алма булса да сала. «Без бит синнән күчтәнәч көтмибез, нигә тагын нәрсәдер салдың инде?» – дигәнем бар. (Чыннан да уңайсыз бит – үзең нәрсәдер өмет итеп биргән кебек килеп чыга. Ул җиләк-җимешне үзе ашаса дөресрәк булыр кебек.)
– Савыт-сабаны буш кайтармыйлар! – ди ул һәрвакыт өздереп.
«Ә нигә? Ни өчен?» дип сораганым булмады.
Бөтен нәрсәнең хикмәте бар диләрме әле? Бигрәк тә халык арасында яшәүче гореф-гадәтләрнең, йолаларның. Бу очракта да шулай икән.
Кызыксына башлагач, менә нәрсәләр белдем.
Әгәр күршедән алып торган берәр савытны: табаны, кәстрүлне яки табакны буш килеш кире кайтарсагыз, акча белән проблемалар килеп чыгарга мөмкин икән. Ул савытка кечкенә генә берәр күчтәнәч салсагыз да, йортыгызга матди байлык белән бәйле энергияне тартып китерәсез.
Энергия дигәннән. Безне әйләндереп алган һәрбер әйбернең үз энергиясе бар, диләр белгечләр. Буш савытны кире кайтарганда аның белән бергә үзегезнең энергиягезнең бер өлешен дә бирәсез. Ә ул урын беркайчан буш тормый: савыт белән бергә «биргән» энергия урынын төрле күңелсезлекләр, ызгыш-талаш, аңлашылмаучылык «басып алырга» мөмкин.
Алган савытны ничек кайтарырга?
Беренче чиратта – яхшы итеп юыгыз. Шуннан соң аңа берәр тәмнүшкә салыгыз. Аш-мәҗлес үткәрер алдыннан, әйтик, камыр ризыклары пешерү өчен таба алып торган булсагыз, берәр пирог яки бәлеш кисәге куярга мөмкин.
Бер уч конфет яки бераз печенье салырга да мөмкин.
Җиләк-җимеш тә ярый.
Кыскасы, өйдә нинди тәмле нәрсә бар – шуны.
Кешедән алып торган савыт-сабаны гына түгел, гомумән, әйбер салып була торган бер әйберне дә буш килеш кире кайтармавың хәерле. Әйтик, ялга барганда дус кызыңнан чемодан алып тордыңмы? Кире кайтарганда, аның эченә, һичшиксез, берәр презент салырга онытма: үзең ял итәргә барган җирдә сатып алган магнит ише берәр сувенир, сәяхәттән алып кайткан берәр тәм-том, шарф яки яулык ише зур булмаган бүләк... Кешегә нәрсә генә бирсәң дә, ул һәрвакыт үзеңә икеләтә әйләнеп кайта бит. Ә алган әйбереңне буш килеш кайтарсаң, киресенчә, үзеңнекен «югалтасың».
Халык арасында яшәгән мондый ышануларга барыбер игътибарлы булу кирәктер. Юктан гына бар булмаган бит алар: гасырлар буе күзәтүләрдән туганнар, һәрвакыт нәрсәгәдер нигезләнгәннәр.
Аннан алган савытыңны буш кайтармау – гап-гади әдәплелек билгесе дә бит ул. Тагын бер нәрсә бар: бу очракта икенче тапкыр кабат сорап керү җиңелрәк булачак – тормыш бүген генә тәмамланмый бит әле.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк