Логотип
Тормыш кыйммәтләре

Әнгам Атнабаевның оныгы: «Картәтәйнең шигырьләре минем өчен фал китабы»  

Исән булса быел татар һәм башкорт шагыйре Әнгам Атнабаевка 95 яшь тулган булыр иде. Шагыйрь шигырьләре укылганда яши, диләр. Әнгам Атнабаевның да шигырьләре халык теленнән төшми. Соңгы елларда аның иҗаты тагын да популярлашты кебек. Бик күпләр шагыйрьнең китабын эзли. Әмма ул сатуда юк. Ни өчен? Әлеге сорауга җавап табар өчен оныгы Ләйсән Атнабева белән очраштык. Ул картәтәе турында истәлекләр белән дә бүлеште. 


Исән булса быел татар һәм башкорт шагыйре Әнгам Атнабаевка 95 яшь тулган булыр иде. Шагыйрь шигырьләре укылганда яши, диләр. Әнгам Атнабаевның да шигырьләре халык теленнән төшми. Соңгы елларда аның иҗаты тагын да популярлашты кебек. Бик күпләр шагыйрьнең китабын эзли. Әмма ул сатуда юк. Ни өчен? Әлеге сорауга җавап табар өчен, оныгы Ләйсән Атнабева белән очраштык. Ул картәтәе турында истәлекләр белән дә бүлеште. 


Ләйсән, без Әнгам Атнабаевны шигырьләре аша беләбез. Аларда ул хисле дә, шул ук вакытта сарказмга бай, кырыс шәхес тә булып тоела. Нинди картәтәй иде ул?
– Әйе, ул таләпчән кеше иде. Әмма миңа карата бөтенләй башка булды. Ике улы, өч оныгы арасында мин бердәнбер кыз бала идем. «Сине күргәч эри», – диләр иде. Башкаларга ярамаган күп нәрсәләрне миңа рөхсәт итә иде. Башта без әти-әнием белән картәтәйләрдә яшәдек, аннан соң Әлмәткә күчендек, әмма атна саен Уфага барып йөрдек. Балалар бакчасына киткәч, русча сөйләшә башладым. Аларга  баргач, русча сүз әйтсәм: «Нинди рус кызы килгән монда? Безгә рус кызлары кирәкми», – ди иде картәтәй. Шундук татарча сөйләшә башлый идем. Анда кунакка баруыбыз, нәнәйнең тәмле итеп ризыклар пешереп, бергәләп өстәл артында утыруыбыз матур истәлек булып күңелемдә саклана. Картәтәй иҗади кеше иде. Нәнәй аның тылы булып яшәде. 


Шигырьләрен сезгә укый идеме соң?
– Әлбәттә! Аларның фатирлары зур иде. Картәтәйнең үз кабинеты бар. Аның кабинетына бер кешегә дә керергә ярамый иде. Ә ул иҗат иткән вакытта берничә көн чыкмый, шунда йоклый да иде. Илһамы килә икән, кереп бикләнә. Безне җыеп утыртып шигырьләрен укый иде. Ә аның тавышы! Аның шигырьләрен башка берәү дә үзе кебек укый алмый. Гомумән, картәтәй кунаклар җыеп, шигырь кичәләре оештырырга яратты. Шигырьләрен бары үзе генә укый иде. 


Син картәтәеңнең популяр шагыйрь булуын аңлый идеңме?
– Биш яшьләрдә аңлый башлаганмындыр. Безнең өйдә һәрвакыт интеллигенция әһелләре җыела торган иде. «Картәтәең Башкортстан, Татарстанда танылган шагыйрь», – ди иде әти белән әни, зур горурлык белән. Ул сүзләр миңа шундый нык сеңеп калган, Әнгам Атнабаев оныгы булуым, гаиләм белән бик нык горурланам. Кияүгә чыккач фамилиямне дә алмаштырмадым. Ирем дә каршы килмәде. 


Әнгам Атнабаев шигырьләре хәзер дә  халык арасында бик популяр... 
Аның истәлеген без түгел, нәкъ менә халык күтәрүе күңелемә май булып ята. Әллә син Әнгам Атнабаев оныгымы дип сорыйлар икән, минем өчен аннан да күңелле нәрсә юк. Уфада сорауларына исем китми иде. Казанга күчеп килгәч тә, студент елларыннан ук: «Син Әнгам Атнабаев оныгымы, бабаңның шигырьләрен беләм», – дигән сүзләрне күп ишетәм. Хәтта дуслар таптым. Бөтендөнья татар конгрессында эшләгән Гүзәлия Гиниятуллина үзе мине эзләп тапты. Ул да картәтәйнең кече Ватаны Күрдемнән икән. Без Гүзәлия белән шулай аралаша башладык, дуслаштык. 


Картәтәеңнең шигырьләрен укыйсыңмы?
– Социаль челтәрләрдә картәтәйнең иҗатына багышланган төркем бар. Анда төрле кешеләр аның шигырьләрен укый. Шуларны бик еш тыңлыйм. Ә китапларына килгәндә... Алар минем өчен фал китабы кебек. Тормышымда җавап табарга авыр булган сорау туа икән, эчемнән генә бит санын, юл санын әйтеп, китапны ачам. Җавап шул юлларда була. Һәрвакыт шулай эшлим. 


Хәзер җырчылар да җырлап кына калмый, сәхнәдән шигырьләр укый башлады. Әнгам Атнабаев иҗатына да мөрәҗәгать итәләр. Сезгә алардан гонорар киләме?
 – Без картәтәйнең шигырьләренә авторлык хокук теркәдек. Җырлары, шигырьләре телевизордан, радиодан яңгыраганда әтигә күпмедер гонорар килә. Шунысын да  әйтәсе килә: картәтәйнең шигырьләре яңгыравына без каршы түгел. Шигырьләрен сөйлиләр икән, димәк, онытмыйлар, хәтерлиләр. Бу безнең өчен иң зур бүләк. 


Гаиләгездә кем булса да шигырь язамы?
– Юк. Үсмер чагымда язгаладым, әмма ташладым. Мине актриса булыр дип уйлыйлар иде. Картәтәйнең сеңлесе Зинира Атнабева кебек! Ул Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театры артисты иде. 


Кызык, ник актриса түгел, ә юрист? Уфа түгел, Казан?
– Ике башкала арасыннан Казанны сайладым. Миңа күбрәк монда ошады. Шушында укыдым, аннан соң кияүгә чыктым. Хәзер инде әтиләр дә Әлмәттән монда күченде. Без барыбыз да Казанда хәзер. Ә нигә актриса булып китмәдемме? Бу сорауга үзем дә җавап таба алмыйм. 


Ләйсән, Әнгам Атнабаев китаплары яңа тираж белән чыгачакмы? Аның китапларын эзләүчеләр бик күп бит. 
– Картәтәйнең соңгы китабы 2002 елда чыгарылган иде. Бу хакта әти белән бик еш сөйләшәбез. Китапларын нәшер итәргә кирәклеген дә аңлыйбыз. Хәтта финанс ярдәме тәкъдим итеп минем белән элемтәгә чыгучылар да булды. Ниятебез, әлбәттә, бар. Моңа кадәр ул хакта уйларга кәеф булмады дип әйтимме соң... Картәтәй авырып, бездән китте... Бу безнең гаилә өчен зур югалту булды. Соңыннан нәнәй, әтинең абыйсы Салават абый... Һаман югалтулар булгач, күңел үсмәдеме шунда... Чынлап та, соңгы елларда картәтәйнең иҗатына зур кызыксыну тоям. Китапны чыгарасы килә. Акча эшләү өчен түгел, картәтәйнең иҗатын яратучыларны сөендерер өчен...


Ләйсән, инде үзең турында да сөйләшик. Һөнәрең буенча юрист, этикет буенча да дәресләр бирәсең...
 – Бу минем балачагым белән бәйледер. Әйткәнемчә, кечкенә вакыттан интеллигенция, затлы даирәдә булдым. Миңа ул дөнья шундый ошый иде. Сөйләшүләре, үз-үзләрен тотышлары...  Үскәч тагын да мавыга башладым. Этикетның бөтен нечкәлекләрен беләсем килде. Мәскәүгә, Санкт-Петербургка барып махсус укыдым. Ул вакытта үзем өчен белем алдым. Аннан соң таныш-белешләрем сораша, кызыксына башлады. Шулай итеп аерым бер һөнәремә әйләнде ул. Этикет буенча мәктәп тә ачкан идек әле. Әле дә консультацияләр бирәм.  Хәзер  бала карау ялында. Бөтен өйрәнгәннәремне  кызым Суфияга бирәсем килә. 


 Картәтәеңне еш искә аласыңмы?
– Әлбәттә. Өемдә чәй эчкән чынаягымда да картәтәй фотосы.  Гап-гади нәрсәләр аны искә төшерә. Һәм Уфа... Минем өчен ул шәһәр түгел, ә картәтәй. Анда бөтен нәрсә картәтәй турындагы хатирәләр белән сугарылган.


Картәтәең язган иң яраткан шигырең?
Сагынганда ак болытка кара,
Ак болытлар булып мин агам.
Шыбыр-шыбыр яңгыр ява, димә,
Күз яшьләре булып мин тамам...

Фотолар гаилә архивыннан.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар