Логотип
Тормыш кыйммәтләре

Миннән сиңа – «Юк!»

 «Юк» – дөньядагы иң кыска сүз. Теләсә кайсы телдә бу сүз бер яки ике иҗектән артмый. Ә шулай да ул иң авыр әйтелә торганнардан. Бигрәк тә үзең яхшы белгән кешеләргә «юк» дип әйтү җиңел түгел. Ничек итеп үзеңнең вакытыңа, матди хәлеңә, ниһаять, шәхси тирәлегеңә хилафлык китермичә генә яшәргә? Ничек итеп үз вакытында «юк» дип әйтергә һәм үзеңне гаепле итеп сизмәскә? 
Мин – «юк» дип әйтә белмәүче, үтенечне кире каккан хәлдә, үземне гаепле итеп сизүчеләрдән. Шушы урында мин психологлар армиясенең беравыздан: «Сез балачакта яратуга тиенмәгәнсез. Аң төпкелендә «мин яратуга лаек түгел» дигән ышану яши, шуңа да даими рәвештә үзегезнең лаеклы булуыгызны раслап тору кирәк. Бу – үз-үзеңә түбән бәя. Үтенечне кире каксам, ул кешене үпкәләтермен, мине яратмаслар, дип куркасыз», –  дигән сүзләрен ишетәм. Алга таба психолог болай ди: 
– Үзегезне шул кеше урынына куеп карагыз. Сезнең нәкъ шундый үтенечне кире кактылар, ди. Үзегез үпкәләячәксезме? Яратмый башлаячаксызмы?
Әгәр дә «юк» дип кемнеңдер өметләрен акламагансыз икән, борчылмагыз: бу бит аларның өметләре, ә сезнең вәгъдә түгел! 
 
Мин:
– Юк, юк, билгеле, үпкәләмәвемне белдереп, рәхмәт тә яудырам әле... 
Шуннан психолог баштан сыйпап чыгарып җибәрә. Ә ишекнең теге ягында тормыш чынбарлыгы. Анда һәр вазгыятьне белгеч белән сүтеп-җыеп утыру мөмкин түгел, тиз арада карарлар кабул итәргә кирәк. Тиз арада эшләргә дә кирәк. Ахыр чиктә, кеше миңа үтенеч белән мөрәҗәгать иткән икән, димәк, мин аны башкара алам, һәрхәлдә, мин кулымнан килгәнчә нәрсәдер эшләп караячакмын! Ә балачагымда... ничек ярата белгәннәр, шулай яратканнар инде. 

Психологлар «юк» дип әйткәндә, үзеңне гаепле итеп сизгән, «әйе» дигәндә, үкенү хисе белән бимазалаган очракларны болайрак шәрехли: 
1. Туганнарыгыз/дусларыгыз сездән һәрвакыт ярдәм/акча сорый. Алдагы бурычларын да кайтармаган үзе. Сез мөнәсәбәтләрне бозмас өчен, әдәп саклап, баш тартмыйсыз. Әлбәттә, төрле хәлләр була, ярдәм итәргә кирәк! Әмма кеше үзе акча эшли ала һәм эшләми, әрсезләнә икән, бу очракта сезнең «юк» дип әйтүегез аңа карата зуррак ярдәм булачак. Андый кешенең ихтирамын югалтудан да куркасы юк: ул бурычын кайтармавы, паразитларча кылануы белән сезне ихтирам итмәвен күрсәтте. Шул ук вакытта сез шәхсән кешене түгел, ә аның үтенечен кире кагасыз бит. Ә болар – икесе ике нәрсә.
2. Яраткан кешегез бик еш кына сезгә үзе өчен нәрсәдер эшләргә куша. Балаларыгыз сездән көн саен нәрсәдер сатып алуыгызны сорый. Алар сезне акча янчыгы итеп кенә күрә, һәм «мәхәббәтегезне» һәрдаим яңа әйбер сатып алу аша раслап торуны таләп итә икән... Монда чын ярату турында да сөйләп булмый бит әле. Дилер белән клиент мөнәсәбәтләренә күбрәк туры килә. Билгеле, бүләк алмаска дигән сүз түгел бу. Чын күңелдән ясалган бүләк белән үпкә-шелтәләрдән котылу өчен алынган бүләк арасындагы аерманы гына тоемларга кирәк. 
3. Эштә хезмәттәшләрегез ярдәм сорый. Җитәкче эштән соң калып эшләргә куша. Җитәкче яки хезмәткәрләрнең өстәмә эш кушуына ризалык белдерү белән коллективта ихтирам яулау мөмкинме икән? Яки күбрәк акча эшләү? Һәрхәлдә, күбрәк акча эшләү мөмкинлеген Хезмәт кодексы хәл итә. Моны җитәкче дә, хезмәткәр дә белергә тиеш. Ләкин еш кына җитәкче белмәмешкә салыша, хезмәткәр әйтергә кыймый. Ихтирамны исә... үз вакытында «юк» дип әйтү белән яулау ихтималы зуррак. «Служебный роман» фильмындагы Вераны хәтерлисезме? Юк та дими, әйе дә дими – үз эшен генә эшли бирә. 

Бу очракларда без үзебезнең «әйе», «ярар» диюебез белән, киресенчә, кешеләрнең паразитларча яшәү рәвешенә этәргеч кенә  бирәбез булып чыга. Теге яки бу тәкъдимгә яки үтенечкә җавап бирер алдыннан өч нәрсәне истә тотарга кирәк: 
1. Беренче чираттагы максатларыгызны күздә тотыгыз. Сөйләшү башланыр алдыннан нинди максат куйган идегез? Тәкъдим яки үтенечне үзегезнең төп планнарыгыз һәм принципларыгызга «куеп» карагыз. 
2. Эчке «мин»егезгә каршы килмәгез. Әгәр ул риза икән, курыкмыйча «әйе» дип әйтә аласыз. Хәтта эмоциональ яктан, матди, физик чыгымнар белән түләргә туры килсә дә, сез «әйе» дип әйтүдән рухи канәгатьлек аласыз икән – ризалашыгыз. «Юк» дисәм, мөмкинлекне кулдан ычкындырам, дигән курку бар икән – «юк» дип әйтегез. Бу очракта манипулятор корбаны булу ихтималы зур. 
3. Интуиция – эчке тоемлавыгызга ышаныгыз. Ул сезнең тәҗрибә энциклопедиясе. Ул сезгә социаль стереотиплардан да арынырга ярдәм итәчәк. 
Элгәре заманнарны әйтмим, хәзерге эгоистик заманда үзара ярдәмләшеп, аралашып яшәү гарип альтруизм булып санала. Заманы – шул, дип кенә әйтә алам бу турыда. Чөнки...
...хәтерлисезме, элек, йомышы төшеп, шәһәргә килеп чыккан авылдашны үзеңә сыендыру олы хөрмәт санала иде? Колхоз автобусына төялеп килгән авылдашлар да фәлән абыйның ерак туганнарында кунып чыга. Тулай торактан бүлмә биргәнче, авылдан килгән энекәш тә җизниләрдә яшәп тора. Аның каруы, күпме күңелле хатирәләр һәм ак йөз калган ул көннәрдән,  ә теге җизнине авылга кунакка кайткач, күтәреп кенә йөртмиләр... Ә шунда ишек төбенә килеп баскан авылдашың кыңгырау төймәсенә басканда, ишек ачмасаң? Яисә бертуган апаң улын сиңа ышанып тапшырганда, сыйдырмасаң? Ул вакытта «кеше ни әйтер», «авылдашлар күзенә ни йөз белән күренермен», дигән курку яши иде. Мондый мөнәсәбәтләр ул  вакыттагы җәмгыятьнең язылмаган кануны иде, социологлар теле белән әйткәндә, социаль контроль дип атала. 
Хәзер менә алай түгел. Казанга килгән кеше якын туганында гаеп итми-нитми генә кунып чыга ала әле, ә менә Мәскәүдә бу әрсезлек булып санала. Чит илдә исә, әйтик, АКШта, чәй эчеп чыгу да мөмкин түгел. Болай кабул ителмәгән. Хуҗа үзе чакырмаган икән – йөрисе юк. Шулай ук бурычка акча сорап тору да килешми. Хәтта «Хәлләр ничек?» дигән соруга да елмаеп кына җавап бирәсе. Иркенләп зарлана башлыйсың икән, бигайбә, тыңлап та тормаячаклар. Чит илләрдәгечә яшәү кануннары безнең милли яшәеш фәлсәфәсен кысрыклый бара. 
 
Дөньядан артта калмыйм, дисәң, «юк» дип әйтергә өйрәнергә кирәк. Югыйсә, сине ат итеп җигәчәкләр дә ишәк итеп эшләтәчәкләр. 

Алсу (32 яшь): 
– Кемнеңдер үтенечен җиңел генә, үземне  гаепле итеп хис итмичә генә кире кага алам. Кемгәдер «юк» дип әйтү авыр бирелә. Кешесенә карап. «Юк» дип әйтә алмаган кешеләрем – үземнән көчлерәк кешеләр. 
Ләйсән (25 яшь): 
- Мин «юк» дигәнне кабул итә алмый торган кеше. Шул ук вакытта үзем бик җиңел генә «юк» дип әйтә алам. Хәтта энемнең: «Ападан сорап торасы да юк, ул барыбер бармак та селкетми», – дип әйткәне бар. 
Эльвира (29 яшь): 
– Бу турыда уйлаганым да юк. Уйларга кирәкмени? Булдыра алсаң, кешене борып җибәрмисең инде. Акча сорап торсалармы? Кире какмыйм, ләкин бөтенесе дә минем очын очка ялгап яшәгәнне белә, әллә шуңа күрә сорамыйлар да бугай. Үзем дә сорамыйм. Сорарга туры килеп, бирмәсәләр, үпкәләмим дә. Берәү дә, беркемгә дә, бернәрсә дә тиеш түгел.  
Равилә (45 яшь): 
– Шәфкать туташы булып эшлим, шуңа да үтенеч белән килүчеләр күп була. Баштарак бик теләп булыша идем, ләкин күпкә китә башлагач, кайберәүләргә канәгатьсезлек белдерергә туры килә. Аңлыйлар тагын – бәхиллиләр. 
 
P. S. «Юк» дия торгач, чамасын да югалтмагыз. Таякның теге башында – кирелек. 


Маргарита Фәтхуллина, психолог: 

– Шәхси пространство... Хәзер бу турыда шундый күп сөйлиләр!..
Нинди була ул? Аны үзеңә  һәм якыннарыңа уңайлы итеп ничек оештырырга?  Сиңа үтенеч белән мөрәҗәгать итүчеләрне үпкәләтмәслек итеп, чикләрне, ничек сакларга? 
Берәр якын кешеңә ярдәм итүдән баш тартып, соңыннан үзеңне гаепле итеп сизгән халәт бик күпләргә таныштыр, мөгаен. Аның очы кайларга барып ялгана икән? Ачыклык кертеп карыйк әле. 
Психологиядә 3 яшьлек бала кризисы дигән төшенчә бар – бу яшьтә балалар ахырын уйлап тормыйлар, «юк» дип кырт кисәләр. Шуннан аларны тәрбияли башлыйлар, тора-бара бала үзенең теләге иң мөһиме түгел икәнен аңлый. Теләмәсәң дә, дәрес әзерләргә кирәк, югыйсә «икеле» алачаксың, сине ачуланачаклар. Теләмәсәң дә, әни пешергәнне ашарга кирәк – әни синең өчен тырышкан һәм башкалар 
Гаеп хисеннән тыш, без эгоист дип уйларлар, яратмаслар, киләчәктә сиңа да ярдәм итмәсләр дип куркабыз. Үтенеч белән килгән кешегә «юк» дип  әйтә алмагансың икән, син ихтыярсыз булып тоелырга, ә аның үтенечен үтәү мәҗбүри кабул ителергә мөмкин – шул ягын да онытмаска кирәк. Гадәттә, «отличник» синдромлы кешеләр «юк» дип әйтә алмый, ягъни аларга һәрвакыт әйбәт булып калырга кирәк. Андыйларны «отличник» синдромыннан азат кешеләр рәхәтләнеп файдалана. 
«Юк» дип әйтә алмауның тагын бер  сәбәбе – синнән башка эшли алмаслар дигән уй. Мәсәлән, хуҗалыкта булышу, балалар карашу, эштә ярдәм итү... Сез булмаганда, эшли алалар бит!

Нишләргә соң? Җавап гади: «юк» дигән сүзне үз-үзеңә ихтирамың да югалмаслык, башкалар алдында итагатьле дә булып калырлык итеп әйтергә кирәк! 
Үтенеч белән килгән кешегә җавап бирер алдыннан түбәндәгеләрне истә тотыгыз: 
1. Кемгә дә булса ярдәм итүең үзеңә зыянга булмасын. 
2. Үтенеч белән килгән кеше сораганча итеп үти алмасаң, вәгъдә итмә – бу кагыйдә мөнәсәбәтләр бозылудан да саклаячак. Уйлыйм әле, соңрак җавап бирермен, дип әйтергә була. 
3. Үтенечне канәгатьләндерә алмасаң, әхлакый яктан теләктәшлек белдерергә тырыш. Еш кына киңәш кирәгрәк тә булып чыга. Кешегә аны аңлавың да зур ярдәм була ала. 

Әгәр инде кеше теләсә кайсы үтенечкә «юк» дип җавап кайтара икән, ул яки ялкау  яисә эгоист. Ә монысы инде бөтенләй башка тема... 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Хэзерге заманда каждый сам за себя! Син тиеш. Сина тиеш тугеллэр. Менэ мэсэлэн мине Эбекэй узен белеп эшлэргэ ,ярдэм кирэк кешегэ ярдэм итэргэ дип. Хэзер злостно куллвна башлыйлар , якты чырай курсэткэн.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Хэзерге заманда чит кешедэн тугел,уз балаларыннан ярдэм сорарга да аптырап тора,кеше дигэнен.Чонки кияу,киленнэр уз балаларына эйткэн булып,синен янда шул ук сузне эйтэ"никто никому ничего не должен!"

      • аватар Без имени

        0

        0

        Хэзерге заманда чит кешедэн тугел, уз балаларыннан ярдэм сорарга да аптырап тора, кеше дигэнен.Чонки кияу-киленнэр уз балаларына акыл сата:"никто никому ничего не должен!"хэм ул аны оста итеп синен янда эйтэ"кызым сина эйтэм,киленем син тынла",дигэн мэкальгэ таянып.Менэ шуннан сон ул кияудэн нинди ярдэм котэсен дэ,киленгэ ни дип эш кушасын? Бу бит анлашыла,турыдан бэреп эйтмэсэ дэ. Ул сузне эби-бабай янында эйтмичэ,тэрбияне ойдэ дэ биреп була бит.Олылар колагына эйтелгэн суз инде бу.Югыйсэ,15-20 елдан шушы ук сузне узлэре дэ ишетэчэк бит алар.

        Хәзер укыйлар