– Институтның соңгы курсларында укып йөргән улым йөргән кызы белән кайтып керде дә: «Әни, без өйләнешергә уйладык», — диде. Алай икән, мин әйтәм...
– Институтның соңгы курсларында укып йөргән улым йөргән кызы белән кайтып керде дә: «Әни, без өйләнешергә уйладык», – диде. Алай икән, мин әйтәм...
40–45 яшьләр – хатын-кызлар өчен мәзәгрәк чор ул. Кемдер инде кайнана, ә кемдер күкрәк баласын имезеп сөенеп яшәп ята. Яшь араларыбыз әллә ни зур булмаса да, танышым инде кайнана. Минем әле балалар үсеп кенә килә. Аның – малайлар, минем – кызлар. Малайлы кешеләрне һәрвакыт зур кызыксыну белән тыңлыйм. Шуларның уллары минем кияүләрем булачак бит. Әни белән ул арасындагы яратуның да башкачарак икәнен аңлыйм. Килене белән көндәш булып яшәгән кайнаналарны да ишетеп беләм. Хәзер бала культы чәчәк аткан чор. Бала өчен бөтенебез дә теләсә нәрсә эшләргә әзер. Ә бу танышым башкачарак булып чыкты әле, миңа калса, баласы өчен иң зур яхшылыгын эшләде. Килешерсезме?
– Юк, мин аның өйләнүенә һич тә каршы түгел идем. Беренче курстан бирле очрашалар. Йөргән кызы Лиана да бик ошый. Мин дә һәр әни кебек, балаларыма бәхет кенә телим. Бергә яшиселәре килә икән, яшәсеннәр. Ярар, улым, дидем, бик әйбәт. Никахны үткәрербез, ә менә яшәргә фатир эзли алмабыз, анысы үзегезгә кала. «Әни, без сезнең белән яшәргә уйлыйбыз. Безнең фатир зур. Минем аерым бүлмәм бар. Икебез дә укыйбыз бит, ә фатир арендалау бик кыйммәт», – ди улым.
Кайнана белән яшәгәнем бар: беләм нәрсә икәнен. Юк, бик матур яшәдек башта. Әмма көнкүреш ике арага күләгә төшерми калмый икән ул. Фатир сатып алып аерым яши башлагач кына араларыбыз кабат җылынды. «Без сезгә борчу тудырмабыз», – дип әйтә инде башта яшьләр. Аннан соң әни иң начар кешегә әйләнә: артык нык өйрәтә, кырын карый, яратмый һәм, гомумән, аеру турында уйлап яши башлый. Үттем инде мин ул юлны. Булачак киленемнең үзем турында андый уйлар уйлавын теләмим. Һәм чын күңелемнән аны ул җәһәннәмнән коткарырга телим.
– Юк инде, улым, – дим. – Син үзеңне өйләнерлек яшькә җиткән, аягында нык басып тора алачак ир-ат, дип уйлыйсың икән, мин каршы түгел, өлкән кеше бул: әйдә, эшкә урнаш, лекцияләрдән соң эшләрсең. Ашау-эчүне дә уйласаң, фатирга ук җиткерә дә алмассың, коммуналкадан башларга була. Кешеләр, әнә, тулай торактан да башлый әле, бергәләп тапканның кадере зур була аның.
– Әни, нинди коммуналка сөйлисең инде? Мин читләр белән бер кухняда ашарга, бер бәдрәфкә йөрергә тиешме?!
– Үзеңне генә уйлама, Лиананы да уйла, – дим, безнең сөйләшүне тыңлап, тыныч кына чәй эчеп утырган булачак киленемә карап. Бала да – бала, ул да бала инде менә. Бик тыныч, акыллы, күндәм үзе.
Улым өчен безнең фатир якын булса да, Лиана өчен коммуналкага тиң булачак бит. Җитмәсә, «коммуналка»ның үз хуҗабикәсе, тәртип-кагыйдәләре бар. Ник булачак киленемне кемгәдер баш идертеп, минем кагыйдәләр буенча яшәтеп җәфалыйм әле.
– Лиана, канатым, нәрсә диярсең, коммуналкада яшәргә ризамы соң син? – дим, тавышымны бераз йомшартыбрак. Ике малай үстергән әни буларак, кызлар белән ничегрәк сөйләшәсен дә белеп бетермим әле. Малайларга команда биреп була ул, кызлар башка. Алар – нәфис җаннар.
– Риза, – ди ул, башын да күтәрергә оялып.
– Күрдеңме, улым, нинди шәп кыз минем булачак киленем. Хәзерге кызларның коммуналка сүзеннән котлары оча. Хәер, кайберләре андый яшәү мәйданы барлыгын күз алдына да китерә алмыйдыр. Ә Лиана синең белән хәтта коммуналкада да яшәргә риза. Коммуналкада яшәмәссез, билгеле. Фатир эзләгез, арендаларсыз. Бераз үзебез дә булышырбыз, әмма сиңа эш урыны табарга кирәк. Син – инде минем улымнан битәр, гаилә башлыгы булачаксың. Димәк, аерым казнаңны, үз гаилә кануннарыңны булдырырыга кирәк. Гаилә ул – мөстәкыйльлек инде, башка чыгу.
– Ярар, әни, мин аңладым, – диде ул. – Эш турында үзем дә уйлап йөри идем. Практика үткән компаниягә чакырганнар да иде. Укырга өлгермәм дип уйлап җавап бирүне сузып йөри идем.
– Өйләнергә теләгең булгач, эшләргә дә, укырга да вакыт табылыр, улым. Җаны теләгән елан ите ашаган, диләр. Әтиең белән җайлап сөйләшермен.
Бөтенебез дә җиңел сулап куйдык кебек. Яшьләр ашап-эчтеләр, бераз сөйләшеп утырдык та, кинога киттеләр. Ә мин артларыннан ишекне яптым да: елап җибәрдем. Үземне җиңдем бит! Үстергән улыңны чыгарып җибәрү бик авыр. Ничә тапкыр: «Ярар, бергә яшәрбез», – дип әйтәсем килде бит. Янда булсалар, үземә рәхәт тә соң: улым янымда, килен контроль астында. Әмма миссиям тәмамланганын аңлыйм. Яшьләр аерым яшәргә тиеш. Мин үземнең бурычны үтәдем: үстердем, тәрбияләдем. Очыртып җибәрергә вакыт җитте! Анда инде минсез генә. Ә туган йортка балалар өчен ишекләр һәрвакыт ачык... Кунакка килеп китәргә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк