Логотип
Тормыш кыйммәтләре

Ишелеп төшкән бәхет

17 май
Горур башын текә тотып, иелә-бөгелә сәлам бирүемне күрмәмешкә салышып, немец теле укытучысы узып китте. Имтиханнар борын төбендә. Тагын тинтерәтә инде зачет куймыйча. Күралмыйм... Фәкыйрьлекне, бәйлелекне, ялган горурлыкка төренгән немканы... Озын, алсу тырнак очы белән җирәнгән сыман гына ачып караячак ул зачеткамны. Өмете акланмаганны белеп, шапылдатып ябып куячак. Ул да мине күралмый - фәкыйрьлегемне, яшь, чибәр булуымны... Шуңа, үч алырга теләгәндәй, сорау арты сорау яудырачак. Шыгырдап торган яшел кәгазь тыгып, зачеткасын гөнаһсыз кыяфәт белән сузучыларга бәйләнеп азапланмый ул.
Әбәү, нинди күңелсез дөнья бу?! Син яшь, чибәр һәм... бәйдәге эт көнендә!
Лилиянең тәкъдиме истән чыкмый: “Кыюларга елмая бәхет. Әйдә, тәвәкәллик. Доллар, марка эшләмәслек сызлармыни без?” - дип тора. Сынап караргадыр, бәлки.
 
26 май
Тамчы тама-тама таш тишә. Бу Лилия тамчы гына түгелдер, үзе таш астыннан чыкккан кыздыр. Ризалыгымны бирергә өлгермәдем, эшне майлап-җайлап та куйган. “Җыена башласаң була, Мюнхенга билет юллыйм! Рәхмәт укып туялмассың әле, өстеңә бәхет ишелсә”, - ди. Нәрсә-нәрсә, ә бәхет ишелеп төшәсенә ышанасы килә!
 
19 июнь
Әнине ризалатып булмас дип курыкканнарым! Агентлык аркылы эш йөрткәч, Лилия бу эшнең хәвефсезлегенә, аннан битәр тел шомарту безгә - чит телләр факультеты студентларына һава һәм су кебек үк кирәк икәненә ышандыра торгач, сыкранып булса да, килеште тагын. “Алдамаслармы? Төнге күбәләк язмышы янамыймы?” - дип кат-кат төпченде. Безне яллап алман иленә эшкә җибәрүче агентлыкның чынлыгын исбатларга тырышып арып беттек. Анда да: “И бәбкәч, нинди бала караучы инде синнән?! Үзеңне карасаң, рәхмәт. Адәм мәсхәрәсе булмасаң, ярый инде”, - дип офтанды. Әниләр шундый инде, безнең сыман өстән-өстән фикер йөртми, җир астыннан елан йөргәнен күрергә тели. “Агыйделнең аръягында бер энәгә бер сыер”, дип тикмәгә әйтмиләрдер анысы. Шулай да...
 
1 июль
Томанлы алман иле чырай сытып каршылады. Хуҗалар ничек кабул итәр, дип бик курыккан идем. Болай начар булмас төсле. Бердәнбер бала булып үсүемне әйткәч, Анна ханымның йөзе караңгыланып киткәндәй булган иде дә, туганнан туганнарым - Камил белән Камилә хакында сөйли башлагач, яктырды. Бәләкәчләрне чынлап яратуыма ышанды шикелле. Артык ихлас син, дия иде әни. Ихласлыкның да кирәк чаклары була, күрәсең. Эльза белән уртак тел табу җиңел, дисәм, арттыру булыр. Әкренләп ияләшәбез бер-беребезгә. Төптән юан чыккан, ялкау, көйсез, елак булып тоелды ул миңа башта. Әтиләре Энгель әфәнде иртә китә, кич кайта, мин аны атналар буе күрмим диярлек. Ә фрау Анна бизнес белән шөгыльләнә, ахрысы. Көнозын телефонда. Өермә, давыл булып бөтерелә. Өйдән чыгып китсә, гүя җил басыла.
 
Эльза белән паркта, якындагы бакчада йөреп кайткач, бассейнда су коенабыз. Ул йөзә белми. Гаҗәп тә түгел, биш кенә яшь ич әле аңа. Ә мин... балачактан суга, йөзүгә гашыйк. Зәңгәр дулкыннар өстендә тибрәлүдән дә рәхәтрәк ни бар дөньяда? Юктыр. Суда Эльза белән туплы уйныйбыз, куышабыз. Ул да су ярата башлады. Элек белмәгән генә. Ботканы җене сөйми, ә ашатырга кирәк. Юкса, монда коры-сары ризык күп. Боткага үземнең дә әллә-ни ис китми. Шулай да авызымны чупылдатып, кызны кызыктырырга тырышып ашый торгач, тәмен татыйм. Ул да ияреп киткәнен сизми кала.
 
Уңмаган дигәнне бездә: “Ашаган савытын юа белмәгән нәрсә”, диләр. Ашагач, табын җыю гадәти хәл. Ә Анна ханым минем савыт-саба юганымны күреп, хушсыз була язды: “Кирәкми, кирәкми!” - дип кулларын болгап кычкыра. Соңыннан гына белдем, безнең арадагы килешүдә бу төр хезмәт күрсәтү каралмаган, әгәр мине яллаган агентлык вәкиле моны күрсә, хуҗаларга штраф салачаклар икән. Янәсе, кешене эксплуатацияләү була. Кызык!
 
23 август
Көн кояшлы бүген, һавада пәрәвез җепселләре оча. Әбиләр чуагы диләр... Мондый тымызык, тын, рәхәт көннәрне яратам мин. Авыл, ялгыз әбием искә төшә. Елыйсы килә. Очып кына кайтып килергә иде бер. Әнинең иңнәреннән кочып сөйлисе сүзләр күп җыелды. Эльза белән тәмам үз, ахирәт дуслар булып беттек. Куышлы уйныйбыз, туплы, качышлы. Күбрәк хәрәкәтләнсен, йөгерсен, дим. Кәйсезлеге дә, күрәсең, игътибар, җылы җитмәгәннән генә. Миңа  бүләк әзерләгән. Рәсемдә: кояш кебек табак битле кыз, колагыннан колагына кадәр ерык авыз. “Бу - син!" - ди, күз дә йоммый. Кояш итеп күргәч, рәхмәт инде, дидем дә битеннән үптем!
 
 
28 август
Бердәнбер бала булуыма әлләни исем китми иде. Бөтен тәмле, затлы - миңа. Әни мине ялгыз үстерде, җанын ярып бирергә риза. Шуны аңладым әле, ялгыз яшәү - кояшсыз, айсыз яшәү белән бер икән. Күңелең тулы нур, якты, җылы, ә бүлешер кешең юк. Эльза кебек сеңлем булган булса... Мин аңа әкиятләр сөйлим, бишек җырлары җырлыйм. Тезләремә башын салып, мавыгып мине тыңлаганда, үземне әкияттәге фея итеп тоям. Шулай эреп-рәхәтләнеп утыра идек, берәү арттан килеп икебезне дә кочып алды. Сискәнеп киттем. Эльзаның әтисе икән. Кыз аның кочагына ыргылды, мин уңайсызланып читкә киттем. Сиздермичә, песи кебек килеп басуын күр. Сынавы инде әллә?! Беркөнне дә Эльза белән икебезне тиң кочагына көрәп-кысып алган иде. Ошамый миңа майлы күзләре дә... Ирләр барысы да бер чыбыктан сөрелгән, сак була күр, дип әни юкка кисәтмәгән, ахрысы.
 
6 сентябрь
Бүген миңа ял бирделәр. Лилия белән урам таптадык, аннан бер кафега кереп утырдык. Йөргән таш шомара, диләр. Лилия шактый усалланган. Бәхет ишелеп төшсә, яман бит ул, үзеңне сытарга мөмкин. Кемдер хуҗабикәнең өф-өф итеп торган, кыйммәтле, борынгы вазасын төшереп ваткан. Кемгә сылтасыннар? Лилиягә! Еламый гына. Хезмәт хакын - антиквариат бәясен басып калачаклар икән. Бушка кеше баласының артын сөрт инде, дип әрни. Мине дә төп башына утыртканнар икән. Лилиягә караганда, ике тапкыр кимрәк түлиләр икән миңа. Килешүгә үзем кул куйгач соң. Каян белим мин сатулашырга кирәген! Хәерле каза булсын, дия иде әни. Телем бик кычытса да, хуҗа әфәнденең күз уйнатуларын тишмәскә булдым, үзеңне гөнаһлы итеп калдырырлар... Раслап кара аннан соң дөя түгеллегеңне. Судан коры чыгу җиңел түгел шул. Беркөнне кемдер соң гына ишеккә чиртеп торды, йоклаганга салышып яттым. Күземнән йокы очты инде. Ныклап бәйләнә башласа, нишлим инде мин, йә... Илчелеккә барып ярдәм сорарга була. Дан чыгарудан курыкмасаң! “Кыса, кимсетә башласалар, бердә куркып торасы юк”, - ди дә бит Лилия. Үзе дә нахак бәладан башаяк дип кенә котыла алмаган әнә. Килмешәк шул без, килмешәк.
 
13 октябрь
Читтә солтан булганчы, үз җиреңдә олтан бул, диләрме?! Олтан булу да дан түгел. Солтан булу - хыял. Безнең бәхет - хыялга ышану! Бала караучы - хезмәтче бит мин. Гувернантка дигән яңгыравыклы сүз дә йөрәкне җилкетми. Асылы шул: бала караучы. Кеше хезмәте белән гүзәл, дип тә алданасы түгел. Эш сөйгәнне ил сөя дигәне дә — алдану. Безнең өскә ишелеп төшкән бәхет - матур ялган.
 
13 декабрь
Эльза авырый. Бөтен тәне ут яна. Маңгаена учымны куеп янәшәсендә утырам да утырам. Табиб килеп китте. Дарулар бирде. Әтисе дә янында утырып карады. Ул кергәч, чыгып китмәкче идем, йомшак кына аркамнан кагып: “Кыен булса да чыда, яме, сиңа бик ияләште. Үзен ятим итеп тоймасын", - ди. Анна ханым кайнар сөт алып керде. “Син дә эч, авырып китә күрмә”, - ди. Карасана, гаилә әгъзасы кебек күрәләр икән ич мине дә. Әллә яраталар да тагын? Ә ник яратмаска? Мин аларның газиз баласын үз туганымнан артык күреп якын итәм ич. Мәхәббәт бер яклы гына булалмый. Көз көне куышлы уйнаганда Эльза егылып тезен канаткан иде. Оегы да ертылды. Карамагансың, дип мине битәрләрләр, дип курыккан идем. Әләкләшмәде. Ни хикмәттер, әти-әнисе дә сизми калды. Әллә сизмәмешкә салыштылар. Тавыш чыгармадылар алай да. Авыз эчемнән генә әбиемнән отып алган догаларны укыйм. Башка дин кешесенә ярыйдырмы инде?! Ә ник ярамасын? Ходай Тәгалә бер ич. Нинди телдә ялварсаң да, ишетә булыр. Без тырышып телләр өйрәнәбез. Ә ул үзе барлыкка китергән - телне дә, динне дә... Утыра торгач, башым салынып төшкән, Энгель әфәнде, кош мамыгы кебек җиңел гәүдәмне күтәреп караватка салды. Тып итеп маңгаема җылы тамчы тамды. Әллә елый инде. Аннан ипләп юрганымны япты. Аллага шөкер, мин ялгышканмын, нияте явызлыкта түгел, бик әйбәт кеше икән! Аның белән сөйләшергә оялсам да, Эльза белән бертуктаусыз такылдыйбыз. Тел арый.
 
2 гыйнвар
Бала караучы гына димә син... Артист, җырчы, биюче, спорт мастеры, тәрбияче, тагын әллә кемнәр булып эшли гувернантка. Бәйрәм арасында миңа да ял бирделәр. Бүләкләр дә эләкте. Әни сөенер инде. Чит илдә, чит гаиләдә матур гына яшәп ятам бит әле. Кыз бала иртәме-соңмы барыбер оясыннан очып чыгарга тиешле кош бит ул. Исеме аның кыл өстендә, кылдан төшсә, ил өстендә. Тормыш мәктәбе булды бу миңа. Гомер буе бала караучы гына булып тормабыз әле. Олтан түгел, солтан булырбыз. Солтан булсаң да, олтан булмасаң да, үз илең кирәк. Дөрес, Эльзаны яратам мин. Ул да мине ярата дип авыз тутырып әйтә алам. Баланы алдап булмый. Ихлас мөнәсәбәтең, чын мәхәббәтең белән генә яраттырып була аны. Юк, монда килеп, бу гаиләгә бала караучысы булып ялланып ялгышмаганмын. Тормышта бик кирәкле гамәл - ярату фәнен үзләштердем бугай мин. Чит кеше баласының кирелек-көйсезлекләрен, әрнү-сыкрануларын, яхшы-яманын, бәхетен-кимчелеген җаныңа сыйдыру, үзеңнеке итеп кабул итү, кичерә белү өчен олы йөрәкле булу зарур. Чынлыкта, мин үзем дә бала ич әле. Уртак тел таптык. Чөнки мин аны яраттым. Шуңа мине якын итте ул. Бала фальш-ялганны бик тиз тоя. Һәм кичерә белми.
Кара эчле, явыз, комагай адәмнәр каян чыккан соң алайса? Бала туганда төрле булып туа, кеше булып формалашыр өчен тигез мөмкинлекләр зарур.
Гейне, Гете, Шиллер ватанында яшәү юкка түгелдер, әллә нинди фәлсәфи уйлар бимазалый.
 
8 апрель
Эльза һөнәрләре белән шаккатыра. Бии, шигырь сөйли. Минем сурәтемне ясый: түм-түгәрәк көнбагыш килеп чыга. Кояшка тиңләве - сөенеч!
Мин бит кеше, кеше генә.
 
9 май
Хуҗа әфәнде ак розалар алып кайткан. Бәйрәм белән котлый. Сугыш бетү - аларга да бәйрәм икән. Югыйсә, минем бабакаемны ул сугыштан аяксыз кайтарып ташлаганнар. Ә яшәгән бит! Мең төрле авырлыкны җиңә-җиңә яшәргә тырышкан. Чөнки Ходай Тәгалә аңа гомер бүләк иткән. Ә бүләк гомер - могҗиза.
 
15 июнь
Юлга кузгалырга вакыт җитә. Әнигә, әбиемә бүләкләр алам да Шагыйрьләр иле белән саубуллашам. Алман җире, сагынырсыңмы мине?! Ә мин сагынырмын әле. Юкса, минем монда күпме күз яше койганыма мендәрем генә шаһит. Ә барыбер рәхмәтле мин сиңа. Хезмәтем өчен тиешле маркалар уңга-сулга чәчәрлек булмаса да, гомерлек сабак алдым синдә: дуслык, мәхәббәт телен аңларга өйрәндем. Иң кыйммәте шушы түгелме?! Җир йөзендә ярату дигән могҗиза бар. Син яраткан кеше салам чәчле, күк йөзедәй ачык зәңгәр күзле, терекөмеш тамчысыдай җитез бер нәни кызчык кына булса да... Мин килгәндә ул салмак, иренчәк, төп шикелле юан бала иде. Ә ничек үзгәрде?! Йөгерә-чаба, йөзә, арганын белми дә. Чапсын. Гомер кыска бит ул, аның артыннан куып- йөгереп тә җитешеп булмый әле.
Бер ел үтте дә китте. Бушка үтмәгән дип уйлыйм шулай да.
Шулай уйлау рәхәт миңа.
 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар