Логотип
Тормыш кыйммәтләре

«Исем алыштырып бәхетемне эзләдем...»

«Яңа тормыш башлар өчен исем алыштырырга кирәк» дигән сүзләр чагыла аның күзенә социаль челтәрләрдә. Шул уй белән яши башлый. Интернеттан казына-казына бик күп хатын-кыз тарихлары укый. Һәм карарга килә...

Безнең балалар бер студиядә шөгыльләнә. Зәринә белән бик тиз уртак тел таптык. Ачык, көлеп-елмаеп кына сөйләшә, бик эмоциональ ул. Укытучыга бүләк алыр өчен карта номерын җибәрде бервакыт. Картада Зәринә түгел, Җәмилә исеме язылган иде. Күрәсең, әнисенең банк картасын кулланадыр дип уйладым. Әмма балалар белән сәфәргә җыенганда документ тутырыр өчен паспортындагы мәгълүматларны салды. Анда да – Җәмилә. Кызыксынуым күккә кадәр сикерде. Исемен алыштырган кешеләрне еш очратканым бар. Гадәттә, яңа исем алуга, алар иске исемнәрен оныталар, документларын алыштыралар. Журналистмы соң инде кызыксынуын басып, сорамыйча кала торган кеше. 


 – Мин дә бит синең кебек иҗат кешесе. Иҗат кешеләре – җир кешеләре түгел инде алар. Космос кешеләре! – дип сөйләп китте ул. – Менә акыллы кеше исем алыштырып кына бәхет киләсенә ышанамы инде? Ышанмый, әлбәттә. Ә мин ышандым. Чын-чынлап ышандым. Баксаң, бәхет үз кулларыңда икән ул, исемдә түгел... 


Бик иртә кияүгә чыга ул. Институтның өченче курсында укыганда инде ир хатыны була. Уку белән бергә гаиләне дә алып бара шулай. Бик матур яшиләр башта. «Һәрвакыттагыча башта химия көчле була бит инде ул», – дип көлә хәзер үзе. Ике елдан бала тугач, мөнәсәбәтләрдә проблемалар башлана. Ире белән бала арасында өзгәләнә ул. Кызы бик елак була, ә ир синең миңа игътибарың бетте, дип үпкәли. Хәзер, үткәннәрне искә алып, гаепнең үзендә булуын аңлый Зәринә. Баласы елак булгач, гел әниләренә китә ул. Әнисе кызын карап торганда ял итә ала бит. Өчәр-дүртәр ай иреннән читтә, башка шәһәрдә яши. 


Балага ике яшь тулганда ул иренең хыянәтен белә. Дөресрәге, ире үзе кайтып әйтә. Кичерү-кичермәү турында сүз дә була алмый, ире гаиләсен ташлап чыгып та китә. Декрет ялында бала белән ялгыз калу авырлыгын декрет ялында бала белән ялгыз калган хатын гына аңлыйдыр. Ярый әле әти-әнисе була. Фатир арендалап яши алмаячагын аңлагач, Зәринә үз шәһәренә кайтып китә. Ире дә балага ярдәм итәргә ашкынып тормый. 
Аерылырга гаризаны үзе бирә Зәринә. Ташланган хатын исемен җуяр өчен шулай эшлиме, аңламый да.

Әмма үзеңнән качып булмый – «мин – бәхетсез хатын» дигән уй гел йөрәген чәнчеп тора. Мәхәббәттә алданган хатын нишли инде? Нигә дигән сорауга җавап эзли башлый. Астрологка да бара ул,  белемче әбигә дә. Астролог йолдызларның уңышсыз вакытында кушылгансыз, кайчан да булса аерылышкан булыр идегез дисә, белемче әби бозганнар дип вердикт ясый. Бозым чыгарыр өчен кат-кат килергә кирәклеген дә әйтә. Зәринә, бәлки, йөргән дә булыр иде, әтисе әрләп туктата. 


«Яңа тормыш башлар өчен исем алыштырырга кирәк» дигән сүзләр чагыла аның күзенә социаль челтәрләрдә. Шул уй белән яши башлый. Интернеттан казына-казына бик күп хатын-кыз тарихлары укый. Һәм карарга килә: исем алыштырачак. Аерылышкач болай да кыз фамилиясенә кайтырга тели ул. Шул исәптән, исемен дә үзгәртәчәк. Аннан бик озак үзенә исем сайлый. Нинди исемнәргә генә туктамый ул. Ахырда үлгән карт әбисенең исемен алырга була, мәгънәсе дә матур: «чибәр» дигәнне аңлата. Шулай итеп, бар документларында Җәмилә дип яздырта. Әмма якыннары аның яңа исемен һич тә кабул итәргә теләми. Үзенә дә исеменә ияләшү авыр була. Ул шулай документта Җәмилә, тормышта Зәринә булып кала. Аңа карап торам, чынлап та, һич тә Җәмилә түгел бит инде ул, ә Зәринә. Исеме шундый килешә үзенә.


– Мин инде Җәмилә исеменә игътибар да итмим. Документларны алыштырырга кирәклеген беләм, әмма аның өчен вакыт һәм акча кирәк, һаман сузып йөрим әле, – диде Зәринә. Һәм сер итеп кенә әйтте: очрашып йөргән кешесе кияүгә чыгарга тәкъдим ясаган. 
– Аның фамилиясен алганда исемеңне үзгәртерсең әле, дим.
– Юк, беркем фамилиясен алмыйм. Үз фамилиям, үз исемем үземә. Фамилия алыштырып, исем үзгәртеп кенә бәхетле булып булмаганны аңладым инде. Хәзер йөргән кешемә дә фамилиямне алыштырмыйм, дип әйттем. Фамилия үзгәртеп кияүгә чыгып карадым. Ул гына тотып кала алмады, – дип көлә Зәринә. – Ә менә документлардагы исемне үзгәртеп, Зәринә булам. Әти-әни куйган исем бик кадерле икән ул.


Бу тормышта, ни дисәң дә, һәр кешенең үз хаклыгы. Нәрсәгә, нинди хакыйкатькә  ышанып яши инде.  Моннан күп еллар элек бер танышым кияүгә чыгып ун ел буе бәби таба алмагач, исемен алыштырды. Ходай рәхмәте, ярты елдан соң балага узып, ир бала тапты. Без инде аның иске исемен хәтерләмибез дә. Яңа исеме аңа бик тиз иярде.


Кием кебек исем дә кешегә килешеп торсын икән ул. Хәзер, исем алыштыру популярлашкан заманда,  бу хакта да истән чыгармаска кирәк.


 Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе мәгълүматларына караганда, узган елның тугыз аенда  республикада 2660 кеше исемен алыштырган. Бу – 2022 елның шул чоры белән чагыштырганда 14,3 процентка күбрәк. Исемне күбрәк хатын-кызлар алыштыра икән. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар