Бу сорауга дөрес җавап юктыр, чөнки һәрбер кешенең үз фикере. Кем өчендер ул, чыннан да, сөйләп бетергесез горурлык, ә кемдер өчен – оят.
Яулыклы һәм яулык бәйләмәүче хатын-кызлар арасында шушы сорауга җавап табу өчен сораштыру үткәрдем.
«Яулык бәйләү горурлыкмы, әллә оятмы?» дигән сорауга барысы да «горурлык» дип җавап биргән.
Ә ни өчен алайса бөтен кеше дә яулык бәйләми? Кемдер «әлегә әзер түгел», «әлегә иртәрәк дип уйлыйм» дигән, ә кемдер «дини яктан андый үсеш дәрәҗәсенә әле барып җитмәгәнмен» дип җавап биргән.
Кызык... Чыннан да, яулык ябынып йөрү өчен моңа рухи яктан әзер булырга, бу адымга җитди карарга кирәк. Ә кайберәүләр мораль яктан әзер, тик аларга нинди дә булса бер этәргеч җитми. Алар әлегә читтән яулыклы кызларга сокланып, ак көнләшү белән карап тору белән генә чикләнәләр.
Ә ни өчен яулык бәйләүне горурлык дип саныйлар?
Сораштыруда катнашучыларның берсе «яулык – ул хатын-кызның таҗы», дигән. Кемдер «Аллаһ кушканны үтибез, урамга чыккан саен кешеләргә дәгъват булып торабыз», «үзеңнең матурлыгыңны иреңә һәм туганнарыңа гына күрсәтеп, ә урамда яулык бәйләп йөрү, минемчә, горурлык» дигән .«Аллаһ кушканны үтәү – ул, һичшиксез, горурлык» дигән җавап та бар. Тагын шундый кызык җавапларның берсе: «чөнки бу безнең дин, безнең гореф-гадәт һәм моннан оялырга кирәкми», дигән. «Яулыклы хатын-кыз – Аллаһының яратуына ирешкән хатын-кыз» дип тә әйткәннәр. Әйе, чынлап та Аллаһ сине меңнәр арасыннан сайлаган һәм иң мөһиме – Ул сине ярата. Бу, әлбәттә, горурлык! «Ул кызларның нәфислеген, пөхтәлеген тышкы яктан күрсәтеп торса, эчке яктан күңелләренең чисталыгын, нурлылыгын чагылдырган билге» дигән үзенчәлекле җавап та алдым.
Сораштыручыларым арасында 56,5 проценты – яулык бәйләп йөрүче мөслимәләр. Әлбәттә, аларның күбесе «Аллаһ кушканга», «Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен» шулай йөриләр. «Чөнки Аллаһка ышанам, Аның ризалыгына, җәннәтенә омтылам. Шушы максатка ирешер өчен тырышам» дигән бик төгәл җавап бар.
Кемдер «ул – минем горурлыгым, минем тормышым һәм минем бәхетем» дигән. Андый кешеләргә сокланмыйча булмый. Алар башкаларга үрнәк булып тора. Шулай ук: «яулык – муенны, башны каплый», «шулай килеп чыкты» дигән җавапларны да күрергә була. Әйе, үз теләге белән яулык бәйләмәүчеләр дә җитәрлек. «Әти-әни кушты», «ирем кирәк диде» һәм башка төрле җаваплар ишетергә мөмкин. Ислам динендә хатын-кыз ирексездән яулык каплап йөрергә тиеш түгел. Кешенең эчке күңеле моның белән ризалашырга, кабул итәргә, моңа әзер булырга тиеш. Чөнки диндә көчләү юк.
Аллаһы Тәгалә Коръәндәге «Әгъраф» сүрәсенең 26 нчы аятендә: «Ий Адәм балалары! Без сезгә киемнәр яраттык, ул киемнәр гаурәтләрегезне каплар, янә мал яраттык һәм дә тәкъвалык киемен бирдек, ул тәкъвалык – саклану киеме хәерледер, ошбу зекер ителгән нәрсәләр Алаһы Тәгаләнең галәмәтләре, шаять кешеләр вәгазьләнерләр», – диелә. Аллаһы Тәгалә гаурәтне капларга куша, ә хатын-кызның, йөзенннән һәм кулларыннан кала, бөтен тәне гаурәт булып санала. Шулай ук,«Әхзаб» сүрәсенең 59 нчы аятендә: «Әй Мөхәммәд, үз хатыннарыңа вә кызларыңа һәм башка мөэминә хатыннарга әйт: «Әгәр бер эш белән урамга чыксалар, бөркәнчекләрен башларына салсыннар, ягъни барча әгъзаларын каплый торган кием белән төренеп чыксыннар», – диелә. Бу аять хатын-кызларның яулык ябынып йөрергә тиешлеген ачык дәлилли.
Сораштыру нәтиҗәләренә килгәндә, «Ни өчен яулык бәйләп йөрмисең?» дигән сорауга беркемнең дә «кеше сүзеннән куркам», дип җавап бирмәве үзем өчен кызыклы булды. Димәк, хәзерге заман хатын-кызлары чит кеше сүзенә, ят кеше фикеренә карамый. Алар аннан өстенрәк һәм көчлерәк.
Сораштыруда «Ничек кеше сүзенә игътибар итмәскә?» дигән сорау да бар иде. Җаваплар, әлбәттә, төрле. Мәсәлән, бер туташ «тартынып тормаска, кешеләрнең барысына да ярап булмый, шуңа күрә үзеңә ышанырга һәм үзеңне яратырга» дигән киңәш биргән. «Син үзең дөрес юлда икәнеңне аңлыйсың һәм шул җиткән» диючеләр бар. «Пофигист булырга кирәк» дип тә әйтәләр.
Тагын кызыклы тоелган җавапларның берсе: «Кешеләргә үзеңнең холкың белән аларның сүзләренә кире нәтиҗә күрсәтү». «Алар сиңа – таш белән, син аларга – аш белән» дигән татар халык мәкале бик туры килә бу очракта. Кемдер «һәр кеше үзе өчен генә җавап бирәчәк, яулык бәйләү савап икәнлеген истә тотарга кирәк» дигән. Мин дә килешәм бу җавап белән. Бик урынлы һәм дөрес әйтелгән.
«Үзеңнең бәяңне үзең күреп, кеше фикерләрен үтә дәрәҗәдә кабул итеп түгел, ә колак салып кабул итәргә тырышканда гына, кыек сүзләргә игътибар итмәскә өйрәнү мөмкин» дигән үзенчәлекле җавап та бар. Чыннан да, уйланырлык сүзләр... Әйе, һәрбер кеше үз гамәлләре өчен бары тик үзе генә җавап тотачак. Ничек кенә тырышсаң да, Адәм балаларына ярап бетеп булмый. Кеше сүзеннән куркып яшәү күпме мөмкинчелекләрдән мәхрүм калдыра. Күңелеңне салып башкарылган эшне җәмгыятькә чыгарырга җөрьәт итмибез, «Ә башкалар аңламаса? Тиешенчә кабул итмәсә?» дигән сораулар безне күбрәк борчый.
Татар эстрадасы йолдызлары арасында да яулык бәйләүчеләр арта бара. Мәсәлән, җырчы Гүзәлем берничә ел элек хиҗаптан йөри башлады. Ә быел, гомумән, «җырларымны хатын-кызлар алдында гына башкарачакмын» дигән яңалыгын җиткерде. Җырчы Айгөл Бариева да күптән түгел яулык ябынды. Һәм үзенең социаль челтәрдәге битендә «хәзер яулык ябынгач үземне сак астында, канатлыдай хис итәм», дип язды. Әйе, яулык – ул горурлык кына түгел, тынычлык даирәсе дә бит. Ул кешене яхшы якка үзгәртә, бу дөньяның ыгы-зыгысыннан аерылып торырга ярдәм итә. Шулай ук Ләйсән Гыймаева да яулык каплап йөрүгә карата үзенең карашы белән бүлеште. «Һичшиксез, горурлык! Мөселман кызларының матур итеп, стильле итеп яулык бәйләп йөрүләре бик тә ошый. Хәзер яулык белән матур образ сайлап бирүче стилистлар да бар. Шуңа күрә бүгенге көндә заманча, яшьләрчә яулык бәйләп йөреп була», – диде.
Яулык ул – хатын-кызның таҗы, матурлыгы, сакчысы, аның тынычлыгы. Яулык бәйләгән хатын-кызның йөзеннән нур балкып тора, ул дөньяга ямь өсти. Тик беренче чиратта, ул безне Аллаһы Тәгаләгә якынайта – җәннәткә юл ача. Һәрвакыт эчке һәм тышкы дөнья белән гармониядә булырга ярдәм итә.
Ә синең өчен яулык бәйләү ул горурлыкмы, әллә оят бер эшме?
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарийлар
0
0
Яулык бәйләү чыннан да горурлык, ә менә яулыксыз булу - оят ул
0
0