Логотип
Күңелеңә җыйма

Иң бәхетле көн

Әти белән әнине сайлап алмыйлар. Ә кайнана белән кайнатаны? Улларын сайлагач, бәлки, аның әти-әнисенә дә риза булыргадыр? Бу язма шул хакта. 

Әти белән әнине сайлап алмыйлар. Ә кайнана белән кайнатаны? Улларын үзең сайлагач, бәлки, аның әти-әнисенә дә риза булыргадыр? Бу язма шул хакта. 
«Аларга йортны кеше яши торган җирдән алырга ярамады микәнни?» Кар сарган басу юлыннан иремнең эзенә басарга тырышып атлаганда, күңелемнән шулай уйладым. Кичәге буран юлга шәп салган. Салкын кар итек эчләренә тула да, эреп, оекбашларны сыгарлык итә. Кар ерып атлавы әле берни түгел, иң авыры алда – кайнана-кайната белән ике көн уздырасы бар. «Ничек тә түзәргә! Ничек тә түзәргә!» Үземне эчтән юата-юата, ирем артыннан калышмаска тырышып, әле генә ул салып киткән эзгә басам. Ник кенә риза булдым инде. Әйтерсең мине анда көтеп торалар. 
Аның әти-әнисе никтер мине баштан ук яратмады. «Улым артыннан кызларның ниндиләре йөрде! Ай, бер дә кеше сайлый белми инде!» – кайнанагыздан шундый сүзләр ишетеп карагыз әле сез! «Нишләп сайлый белмәсен, белә! Кызлар арасыннан иң яхшысын сайлап алган бит әнә!» – дип, кайнанамны юри үртим. Ник яратмый – аңламыйм. Белемем дә бар, матурлыгым да кешенекеннән ким түгел. Эшендә дә эшлим, кайткач та тик ятмыйм: пешерәм, юам, җыям... 
«Кеше яши торган җирдән алсалар булмас идеме?» – бу юлы уемны кычкырып әйтәм. 
– Каян алганнар – шуннан алганнар, – ди ирем, кар еруын туктатмыйча. Тавышыннан ук аңлыйм, аңа тагын да авыррак. Бердән, эз салып алдан бара, икенчедән, ике кулында ике авыр пакет – әти-әнисенә дип алган күчтәнәче. 
– Соң монда машина белән дә кереп булмый бит. «Скорый» чакыртырга кирәк булса, янгын чыкса?! Олы кешеләр ул ягын да уйларга тиеш инде, кеше аягы басмас җирдән йорт алмыйлар... 
– Ярар инде! – ирем кырт туктап, пакетларын карга куя. – Бу бит аларның үз теләге. Үзләренә ничек кирәген үзләре беләдер...
Аның бу сүзе күңелемне үрти. Әйе, алар белә, алар барысын да белә. Безгә ничек яшәргә кирәген дә, миңа нәрсә кияргә икәнен дә, кичке ашка улларына нәрсә пешерергә тиешлегемне дә...
– Әйе, әйе, – дип җөплим иремне. Аннары кайнана тоны белән:  – Чиста һава, экология, бернинди дә химия... – дип дәвам итәм.
Аның минем сүзләргә ачуы килә. Әти-әнисен тәнкыйтьлим бит. 
Кайнана белән кайната пенсиягә чыгып, икесе дә эшләми башлагач, әллә кайдагы бер ташландык авылдан йорт алдылар. Урман уртасында дип әйтерлек урнашкан бу авылга (авыл диярлеге дә юк әле үзенең) кышын юлны чистартмыйлар. Машинаңнан төшеп, биш чакрымлап башта басу юлыннан, аннан урман эченнән тәпилисе. Имеш, монда һава чиста, химия юк, кеше юк. Имеш, алар үзләре генә үстергән чиста ризык ашыйлар, чишмә суы эчәләр... Әле кайтып җиткәч тә, безнең дөрес ашамаганны, дөрес яшәмәгәнне тыңлыйсы бар, колбаса белән конфетларның зарары турында лекция укып алачаклар, ничек яшәсәң дөрес булачагын аңлатырга тырышачаклар... Уф-ф-ф! «Ике көн! Нибары ике көн генә...» Ә үземнең үкереп елыйсым килә. 
– О, Рәйхана! – кайнанам, улын чүттән генә бәреп екмый, кочагын җәеп миңа ташлана (сәер бу!). Аннары ике кулын корсагыма тери: – Ничек анда безнең кечкенә Айратыбыз?
Каш астыннан гына иремә янаулы караш ташлыйм. Шул арада әйтеп тә өлгергән, сертотмас үрдәк!
 – Самир булачак ул. Малай туса, без Самир дип кушарга сөйләштек, – дим. 
– Юк, юк, юк! – алгы бүлмәдән кайнатаның тавышы ишетелә. – Нинди сүз ул – булса! Малай булачак һәм ул Данияр исемле! 
– Кем әйтте инде аны? – Каршы бер сүз әйтми түзәргә дип карар кылган булсам да, дәшми кала алмыйм. Миннән сораучы, киңәшләшүче юк, алар әле кем икәнен дә белмәгән балама исем уйлап куйганнар. 
Ирем шыпырт кына җиңемне тарта.
– Ярар, әле вакыт күп, уйлашырбыз, – дип, ситуацияне җайлап җибәрмәкче. – Әйдәгез, ашап алыйк әле, ә?! Кар ерып кайтып, тамак ачты бит. 
Кайнанам шунда ук җанланып, табын хәстәрли. Өстәлгә томалап пешерелгән кузаклы фасоль, карабодай боткасы белән гөмбә төреп пешергән голубцылар килеп утыра. Мин, көлемсерәп, иремә карыйм: «Нишлисең, түзәсең! Аның каравы, дөрес туклану!»
Табын яныннан кузгалганда, иремнең колагына пышылдыйм: «Бәлки, караңгы төшкәнче, таярбыз моннан. Күрдек, хәлләрен белдек бит инде». Ул өстәл астыннан гына  кулымны кыса – янәсе, түз!
Барыбыз да түр якка чыгып, утырышабыз. Кайнанам миңа каш астыннан гына карап, сүз башлый:
– Улым, син институтта бергә укыган Иринаны хәтерлисеңме ул? Әле сез аның белән бераз йөреп тә алдыгыз. Әйбәт кыз иде, өйләнмәдең бит шуңа... – Кайнанам боларны юри, минем күңелемне кузгатыр өчен әйтә. Ә мин игътибар итмәгән булып кыланам. Шулай эшләсәң, аның үзенең ачуы күбрәк кабара. –  Беркөнне шул кыз шалтыраткан иде. Ул хәзер Германиядә эшли икән, сине дә үз янына чакыра. Мин инде, уйлап карарбыз, дидем. Улым, син бит бик яхшы белгеч. Ирина үзе эшләгән оешманың җитәкчеләре белән сөйләшеп, сине дә шунда урнаштырам, ди. Хатының каршы килмәс әле, иренә шундый перспектива ачылырга тора. Ә баланы карашырга без аңа үзебез булышырбыз. 
– Әни... – ирем каршы килмәкче булып карый да, бик тиз аңына килә. Икебез дә аның әнисенә каршы килүнең юләрлек икәнен беләбез. Иң яхшысы: аның белән килешкән булып кыланырга да, соңыннан үзеңчә эшләргә. 
– Әниең дөрес әйтә, – дип, кайната да үз сүзен кыстырырга маташа. – Яхшы хатын иренә киртә булырга тиеш түгел... 
Ачудан шартлар дәрәҗәгә җитсәм дә, бар көчемне кулланып, дәшми калам. 
– Ә Ирина хәзер ябыккан, матурланган, ватсаптан видео аша аралашкан идек... – дип дәвам итә кайнанам. – Шундый әйбәт кыз инде, бергә була алмадыгыз бит... – Кайнанам миңа тагын шелтә белән карап куя.
Җылы юрган астына кереп ятканда икебез дә суы сыгылган лимоннан ким түгелбез.
– Ә бәлки, уйлап караргадыр? – ди ирем, шаяртып. 
– Уйлармын мин сиңа! Өзеп атам, кара аны! – тешләремне аның иңбашына батырам. 
– Тагын бер генә көн түз инде. Алар минем әти-әнием бит, нишләтәсең инде аларны шундый булгач... – ирем мине кочаклап, үзенә таба бора. 
– Түзми нишлисең... Ә син миннән берни дә сорашмадың бит әле. Кичәге УЗИдан соң... 
Ирем җанланып китә. Урыныннан ук сикереп тора: 
– Кем? Малаймы, кызмы? 
Ә минем бу минутны тагын да бераз сузасым, аны тагын да катырак дулкынландырасым килә. 
– Малай... – дим, сузып кына.  – һәм... кыз...
Ирем аптырап, күземә текәлә. Аның гаҗәпләнүле карашыннан көлеп җибәрәм. 
– Безнең игезәкләр булачак. Берсе – малай, берсе  – кыз! 
– Ой, Рәйхана! – ирем бөтереп кочагына ала. – Мин сине шундый яратам! 
Мин исә бәхеттән ләззәтләнеп, күзләремне йомам. Иң бәхетле көнем бит! Тагын бер көнгә түзәм, билгеле. Аның әти-әнисе бит ул, минем иң яраткан кешемнеке.

Теги: хатын-кыз психологиясе гаилә хатын-кыз бәхете язмыш

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Усаллар биктэ кайна кайнатада, килен дэ.Килен кайнеш туфрагыннан димэслэр иде.Исемгэ килгэндэ, кайналар зур улыбызга торле вариант исемнэр эйттелэр(алардан сораучы булмасада), узебез телэгэнне куштык.Элеге кондэ 3онык бар.Ата аналары узлэре кушты.Кем таба баланы, исемен шул куша инде

    Хәзер укыйлар