Логотип
Проза

«Үлем турында уйлама»

Район хакимиятен хезмәтләндергән кизү машинасы бина яныннан кузгалып киткәндә, сәгать уклары дүртне күрсәтә иде.

– Хәерле юллар насыйп булсын үзебезгә! – дип елмайды юлдашларына Әхнәф Морат улы. 
– Әйе, шулай булсын, – дип, икесе берьюлы җаваплады арткы утыргычка җайлап кына кереп утырган Сәлимә Ризван кызы белән Гөлшат Рәсим кызы. 

Әхнәф Морат улы  район күләмендә югары вазыйфа биләсә дә, алар авылдашлар булу өстенә, бер-берсен туганлык, кода-кодалык җепләре дә бәйләгәнгә, арада артык тартыну булмады. Еш булмаса да, уртак табыннарда очрашып, бер табактан ашаган кешеләр. Берара авыл яңалыкларын, кайчандыр булган кызык хәлләрне сөйләшеп бардылар. Иҗат берләшмәсен озак еллар җитәкләгән Гөлшат Рәсим кызы: «Борычлы аш» ашып кайтыйк әле», – дигәч, барысы да берьюлы  көлеп җибәрде. 

Әйе, бу тарих аларның өчесенә дә бик яхшы таныш. 
– Дамирга  да кызык булыр иде, сөйләсәгез, – диде  Әхнәф Морат улы, шоферның  белмәгәненә ишарәләп. 
– Безгә үзебезнекеләр булганга кызык инде, чит кешегә ничектер, ярый сөйлим инде, алай бик кыстагач, – дип ярымшаяру белән җавап бирде урынбасарга аның элекке әдәбият укытучысы Гөлшат Рәсим кызы. 

– Данлыклы җырчыбызның яшерәк чагында  авылдашларны концертына җыеп алып барганнар. Тамашадан соң, колхоз хисабына ашханәдә сыйлауны да оештырганнар. Фәрхи исемле тракторист читкә борылган арада, өстәл артында утырган бер шаяны аның ашына күп итеп борыч салып куйган. Абзый сер бирми, ашый икән, авызлары өтелгән бахырның. «Борщ булмады, бу борычлы аш булды»,  – дип әйтеп куйган ул соңыннан. Шул вакыйгадан бирле, безнең авылда «борщ»ны «борычлы аш» дип йөртә башладылар. 
Шофер да юмор хисле егет булып чыкты: 
– Шәһәргә барган саен «борщ» ашап кайта идем, бу юлы нык «сыйладыгыз», токмачлы ашка күчәргә туры килер, – дип елмайды. 

    Тәгәрмәчләрен ялтырап торган, тигез итеп түшәлгән юлдан тәгәрәтеп килүче җансыз тимер машина мондый сөйләшүләргә күнегеп беткән. Ул бервакытта да үз фикерен әйтмәячәк, әйтсә дә, аны ишетүче булмаячак. Чөнки аның телен аңлар өчен әкият дөньясына кереп китәргә кирәк. Кизү машинасы булгач, аңа кем генә утырмый да, нәрсә генә сөйләми.  Алар арасында моторын ут кабынып китәр чиккә җиткерүчеләр дә, шифалы су сирпүчеләр дә, юкны бушка аударучылар да,  көн үтсенгә, эшләгән эшнең нәтиҗәсе булсынга йөрүчеләре дә, сараннары да, юмартлары да, алдакчылары да, дөреслекне ярып салганнары да һәм тагын башка сыйфатларга ия булучылар да бар. 
Һәркем үзенчә.  Хәтта бер карында яткан кешеләрнең дә бу дөньяга карашы, мөнәсәбәте туры килмичә, бер эшне алып барганнарның да төрле фикер, башкача алымнар кулланганнарын күрергә, ишетергә һәм кичерергә туры килә аңа. Машинага барыбер. Ул үзенә бирелгән йөретү аралагында кысылмый да, комаучауламый да, каршы да килми. Дөрес, тиешле тәрбия, карау эләкмәсә, киреләнеп ала алуын. Тик озакка түгел, җансыз дисәләр дә, аның бит үзенә хас җае бар. Менә шуны аңлаганга менә дигән итеп хезмәт итәргә күнеккән ул. 

   Район хакимияте урынбасары Әхнәф Морат улы эш планшетын ачып куйгач, авыл биләмәсе башлыгы белән, ветераннар советы рәисе тынып калды. Әйе, хәзер замана шундый: ятсаң да, торсаң да эшең һәрвакыт үзең белән дигәндәй. Югыйсә, сөйләшәсе дә, сөйләшәсе иде. Якташ җырчыларының юбилей кичәсенә  дә бу юлы, элекке еллардагы кебек районнан элекке кебек зур делегация әзерләнмәде. Махсус хәрби операция барган көннәрдә, бу үзеннән-үзе аңлашыла, артык сораулар да куелмый, барысы да көн кебек ачык, асылташ кебек ялтырап ята иде.

           Ике сәгать дигәндә, бәйрәм кичәсе уза торган тамаша залына ялт иттереп китереп тә куйды. Тамаша залының яртысыннан күбрәге халык белән тулган. Хәер, башланырга да унбиш-егерме минут чамасы гына калган иде шул. Яше булса да, үзенең тавыш тембрын да, башкару осталыгын да югалтмаган җырчыны тыңлар, котлар, я булмаса рәхәтләнеп ял итәр өчен зәвыклы итеп киенгән, ачык йөзле кешеләрне күреп, үзеннән-үзе елмая башлыйсың. Бәйрәм – бәйрәм инде! Гәрчә, эчендә ни барын, һәркем үзе генә белә. 

Тик менә Әхнәф Морат улының да бүген күңеле тыныч түгел. Хәрби операциядан кыска ялга кайткан олы улының поезд кузгаласы сәгате дә, нәкъ менә бүген, тамаша барган вакытка туры килүе эчен әледән-әле тырнап тора. Шулай да ул сабый бала кебек могҗиза көтә: әгәр аңа котлау сүзен әйтергә беренче  тәнәфескә кадәр бирсәләр, ул өлгерәчәк! Хәерчегә җил каршы дигәндәй, чара хакимият башлыгының да чирләп торган көннәренә туры килде. Аның: «Җиренә җиткереп, матур итеп котлап кайтыгыз», – дип ышаныч белдергәненә, үзеңнең шәхси мәнфәгатьләреңне  ничек каршы китереп куясың?! Вазыйфадан бигрәк, кешелек сыйфатлары кушмый. 

Югыйсә, улымны озатасы бар дисәң, башлык каршы килмәс иде. Ләкин бу турыда Әхнәф Морат улы сүз  кузгатмады, кирәген тапмады.
  
      Сәхнәгә бер-бер артлы дәрәҗәле кунаклар менә башлады. Уң ягында утырган авыл хакимияте башлыгы Сәлимә Ризван кызы күз яшьләрен сөртеп алды – хатын-кызның күңеле нечкә шул. Алай дисәң, Әхнәф Морат улы үзе дә хисләренең мөлдерәмә тулып ташып китәргә торганын сизенеп, ничек тә бирешмәскә тырышып утыра. Җырчының искиткеч аһәңле тавышы да, нәфис сүз осталарының шулкадәр үтемле итеп шигырь укулары да, биючеләрнең өздереп басулары да җаннарны айкый, үзәкләрне өзеп-өзеп ала.

 Әнә, Гөлшат Рәсим кызы да яшьләрен күрсәтмәскә тырышып утыра. Баласын яшьли югалткан ана  өчен әлбәттә, мәшһүр якташларының балаларга багышланган җыры аеруча тәэссирле –  еллар узу белән генә, бала югалту кайгысының җөе бөтәшә мени?! Кичә: «Чирләберәк торам, кан басымым күтәрелгән», – дип, барасын да ышандырмаган иде.  Ә иртә белән телефон аша шылтыратып барачагын өзеп әйтеп куйды.  Ни әйтсәң дә, безнең халыкның үзәге нык, шулай булмаса, бүгенбез булыр иде микән?  

Үзе дә каты чикләвек шул Әхнәф Морат улы. Ике балаңны да берьюлы махсус операцияга җибәреп кара әле!  Дөрес, үзе вазыйфа биләгәч, кайберәүләр аның улларының адымын аңлап та бетермәделәр. Тик ул башкачарак фикер йөртте: «Улларым анда булмаса, халыкның күзенә мин ничек карыйм да, нәрсә таләп итә алам?» 
Нигәдер шушы минутларда шагыйрьнең язган юллары миен кимерә башлады...

Үлем турында уйлама,
Илең турында уйла,
Илең турында уйласаң,
Гомерең озын була.

И ярата иделәр мәктәптә укыган чагында ватанпәрвәр шигырьләрне! Кем уйлаган, ничә еллар узгач, әдәбият укытучылары Гөлшат Рәсим кызы белән тамаша залында янәшә утырып,  Фатих Кәримне искә төшереп утырырмын дип. Дөньясы да күләсә шул. Бабалары саклап алып калган Ватан бүген әнә нинди зур сынау алдында тора. 


     «Көненең дә туры килүен әйт әле, ник шунда бер көн иртәрәк түгел дә, яки бер көн соңрак булмаган», – дип, Әхнәф Морат улы тагын уйлары белән улына әйләнеп кайтты. «Озатырга җай чыкса гына ярар иде.  Бәлки... Соңгы күрешү... Юк! Юк!» 

Ул ямьсез уйларны куаларга тырышып, игътибарын сәхнә түрендә барган тамашага юнәлтте. Тәнәфес игълан ителгәч, Әхнәф Морат улы бер нәрсәне аңлады: улын озата алмаячак, чөнки аларның котлау чыгышы икенче бүлеккә калдырылган иде. 
 
   Кайтыр юлга чыккач, тамашадан алган тәэссирәтләрне бүлешкәнне тыңларга әзерләнде кизү машинасы. Гадәттә, мондый тамашалардан соң бертөрле сценарий: шәпне шәп дип мактыйлар, кимчелекләрне дә урап узмыйлар. Тик бу юлы башкачарак булды. Башта Сәлимә Ризван кызы эчен бушатты.
«Елыйм әле рәхәтләнеп, көчкә тыелып утырдым өч сәгать буена», – диде дә, үксеп елап җибәрде. 
– Нәрсә булды, нәрсә? – диештеләр машинадагылар. 
– Апаның малае... Тамаша башлану белән хәбәр килде телефонга, – дигәч, башка сорау бирелмәде. 

Барысы да көн кебек ачык иде – Радик махсус хәрби операцияда һәлак булган. 

Гөлшат Рәсим кызы укучысы, ире яклап туган да тиешле егетнең яп-яшь килеш китеп барганыннан, йөрәк әрнүен басар өчен, даруына үрелде.  

 Әхнәф Морат улы  үзен ирләрчә нык тотарга тырышты, юаныч сүзләрен эзләгәндә, хатын-кызның никадәр көчле рухлы булуы турында кат-кат уйланды. Тамаша буена үз эчеңнән шушы авыр хәбәрне чыгармый, ничек түзеп утырмак кирәк?! Улын озатырга бара алмавы турында бушанмакчы булган иде бит әле кайтканда. Юк, бу турыда ләм-мим, авыз да ачмаячак! Менә кемнәрдән үрнәк алырга  да,  кемнәргә тигезләшергә кирәк. 

Ә улларым... Бабалары да исән-аман җиңү белән әйләнеп кайткан ич, нигә киресе булырга тиеш әле, шайтан алгыры!
Үлем турында уйлама, 
Илең турында уйла...
    Кизү машинасы барысын да тыңлап, җаны аша үткәреп кайтты. Әйе, әйе, җаны аша. Ничә еллар эченә җыеп барган кешеләрнең шатлык-кайгылары, әрнү катыш сагышлары, җиңү сөенече я булмаса, җиңелү гарьлеге, тәүбәгә килүләр, иман китерүләр,  хыянәт һәм нәфрәт, ярату һәм күрәлмау, шәфкатьлелек һәм намуссызлыклары аша аңа җан өрелде бугай.  Ул үзенә туган, агай-эне тиешле башка машиналар турында уйланды. Алар арасында кеше үтерер өчен яралганнары да җитәрлек икәнен белә иде ул. Күп белергә, күп ишетергә туры килде шул үзенең кыска гына яшәү гомерендә.  Менә шул тимерләрнең берсе Сәлимә Ризван кызының туганнан туган тиешле Радикның җанын фида иткән. Әхнәф Морат улының да газизләре үлем машинасына – шул җансыз тимерләргә каршы торып баскан. Ләкин уйлап карасаң, аларны бит җанлы кешеләр тудыра. Адәм балалары бер-берсен үтерер өчен, ничәмә гасырлар инде шул җансыз тимер машиналар өстендә эшли, баш вата, камилләштерә, бәхәсләшә, ярыша, төн йокыларын йокламый. Көндәшлек көннән-көн үсә, зурая. Үз-үзен бетерү өстендә шулкадәр фидакәрь эшләүнең хаҗәте бар микән соң?! 

Бу сорауларга җавапны юл буена эзләп кайтты тимер машина. Кызганыч, әлегә таба алмады...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар