Чәмәк авылы умарталыгында тәҗрибәле умартачы Зиннәт абыйсы кул астында кайнашып йөргән Хәвәриянең дә 21 е тулып киткән ләбаса! Җиләк сыман пешкән кыз артыннан йөргән егет-җилкенчәкләр дә аз түгел. Араларыннан Фоат дигәне бигрәк үҗәт һәм гайрәтле күренә...
Раил САДРЕТДИНОВ
Тышта котырыпмы-котырып буран дулый, ә өстәлемдә җәйге нигъмәт – җир җиләкләре. «Ал, нәнәм, ал. Мине искә ала-ала чәй эчәрсең, түгәрәк алмам», – дип кыстый-кыстый Хәвәрия апа биреп җибәргән җиләкләр... 84 яшьлек Хәвәрия апаның үз кулы белән туган авылы Ташсу болыннарында – кояшның бар энергиясен үзенә туплап кызарган, мәмрәп пешкәннәрен генә чемләп җыйган җиләкләр. Җәйдән бирле суыткычта торып туңсалар да, табынга куйгач, салкын кышта да җәй җылысын мулдан өләшәләр. Чәйгә салуга аш-су бүлмәсенә таралырга өлгергән хуш исе эссе җәй, чәчәкле болыннардан бигрәк, Хәвәрия апаның үзе сөйләгәннәренә дә алып кайтты. Язмышында җиләк тәменнән бигрәк балан ачылары күбрәк шул аның...
Биектау районы Чәмәк авылында өч кыз, өч малай – алты бертуган үсә алар. 1938 елда дөньяга килгән Хәвәрия өчен авыр сугыш еллары ягылмаган, салкын өй, ачлык-ялангачлык белән истә калган. Әтиләре сугыштан биле чәрдәкләнеп кайта, әмма иң мөһиме – кайта! «Әти ике ел урын өстендә ятты. Әни матчага сөлге элә, әти шуңа тотынып кына урыныннан тора иде», – дип искә ала Хәвәрия апа. Хатыны тәрбиясе, авыл һавасы, аяз күк йөзе булыша – әтиләре тернәкләнә. «Әти гомер буе сарык көтүе көтте – бүтән авыр эшкә ярамады... Әнинең генә гомере кыска булды – 66 яшендә йөрәк белән китеп барды. Ул вакытта энем дә өйләнмәгән иде әле. Әти әнидән калып 12 ел яшәде...»
Яшь чак – җүләр чак
Чәмәк авылы умарталыгында тәҗрибәле умартачы Зиннәт абыйсы кул астында кайнашып йөргән Хәвәриянең дә 21 е тулып киткән ләбаса! Җиләк сыман пешкән кыз артыннан йөргән егет-җилкенчәкләр дә аз түгел. Араларыннан Фоат дигәне бигрәк үҗәт һәм гайрәтле күренә. Төс-кыяфәткә дә чибәр. Җитмәсә, Ташсу авылының атаклы Кыштыр нәселеннән! Тирә-юньдә тырышлыгы, үҗәтлеге, гайрәте, көч-дәрманы белән дан тоткан нәсел бу.
Кичке политуку вакытында сүз куша аңа Фоат. Калганын егет бик тиз тота. 1959 елның 10 июнендә никах укыталар, ә 12 июньдә кыз күршедәге Ташсу авылына килен булып төшә.
– Иң җүләр вакыт булган инде, нәнәм... Тик моны яши яши генә аңлыйсың икән шул – ул вакытта бернәрсә дә белмәгәнмен инде... – дип елмая Хәвәрия апа. – Умарталыкта эшләгәндә, кырда бил бөккән халыкка карап: «Бер тамчы суга да тилмереп эшли инде бу кешеләр», – дип жәлли идем, Ташсуга менгәч, үземә дә шул булды. Нәрсә дип менгәнмен инде, умарталыкта эшләп ятасы гына калган да бит. Әйе, яшь вакыт – җүләр вакыт...
Юк, үткәненә уфтанып, үкенеп әйтми ул бу сүзләрне, яшьлекнең кадерен белеп калыгыз дип киңәш итә сыман.
Килен чак
Кайнанасы Бибиҗамал яшь киленне бик ярата. Бу көннәр турында Хәвәрия апа үзе дә бик җылы искә ала:
– Әни белән 17 ел бергә яшәдек. Бик акыллы, сабыр, әйбәт хатын иде, аның турында бер генә яман сүз дә әйтеп булмый. Мин килен булып төшкәндә әле кайнатам да исән иде. Зур гаилә булып бер генә ел яшәп калдык, аннан кайнатам авырый башлады. Иремнең бертуган абыйсы Газизулла аны хастаханәгә алып барып күрсәтте. «Операция ясый торган түгел, соңга калгансыз», – дип кире кайтардылар. Шуннан соң өйдә генә ятты. Гайрәтле кеше иде – Кыштырлар данлыклы нәсел инде алар.
Яшерен-батырын түгел, Фоат бераз салгаларга яратты. Заманасы шул иде бит аның, нәнәм. Язын-көзен – кырда, кышын салкында, тимер-томыр арасында эшләгән механизатор шулай җылынгандыр, күрәсең. Ул вакытта авылда техникасы да юк. Йомышка әле монысы, әле тегесе килә. Тыңламыйча да булмый. Ә түләвен үзең беләсең инде, нәнәм... «Әй әни, нишләп улыңа әзрәк әйтмисең икән», – ди торган идем шул вакытларда. Үтә дә сабыр кеше иде кайнанам. Улын яманлап әйтүем, бәлки, ошап та бетмәгәндер. Бәгыреннән өзелеп төшкән газиз баласы бит ул аның... Үлгәнне торгызудан мәгънә юк, тынычлап ятсыннар, Аллаһы Тәгалә иман байлыгы бирсен. Язмышым шулай булгандыр, нәнәм...
Хәвәрия апаның шулай җылы итеп «нәнәм», «түгәрәк алмам» дип эндәшүеннән бәгыре туң булып каткан, еллар буе күңелендә таш йөрткән кеше дә эреп китәр, мөгаен.
– Кайнанамны соңгы юлга үзем тәрбияләп озаттым. Ике улы исән-сау булсалар да, бер дә алар янына барам димәде, бик тату яшәдек. Балаларымны карашты. Бер-бер артлы дүрт бала алып кайттым бит, нәнәм. Тик менә беренчесе генә үкенечле булды. Салкын тиеп үлеп китте... 1960 елның августында туган иде, ноябрьдә инде күзләрен йомды. Җир йөзендә өч ай да бер атна гына торып калды. Һаман да үземне гаеплим, игътибарым җитенкерәмәгәндер, дим, яшь идем бит әле... Икенче улым Илшатны Казанга сөт-катык сатырга барган җирдән табып кайттым. Элек шулай көянтә-чиләк белән Ташсудан басу аркылы Казанга чыгып китә идек бит... Әле ул вакытта Казан тирәсендә яшәүчеләр тавык, кош-корт асрыйлар – алар бик яратып ала иде. Аннан соң катык белән чәч тә юган заманнар иде әле... Бераздан Фәүкать белән Фәнисебез туды...
Ире – колхозда алдынгы механизатор, үзе – күмәк хуҗалыкта эшче. Гаилә түгәрәк. Бәхет шушы түгелме?! Тик дөнья түгәрәкләнгәч, аның бер җире кителәсен көт тә тор икән.
– 15 ел эчендә өч малай бүләк итте дә, китте дә барды... Шул үзе җенләнгән тракторы белән харап булды, – дип искә ала ул фаҗигале көн турында Хәвәрия апа.
Гап-гади көн була ул, тик тракторын ремонтларга дип киткән Фоаты гына кичен кире өенә кайтмый...
Тол калганда Хәвәрия апага нибары 35 яшь була. Ике елдан кайнанасы да дөнья куя.
– Сорап килүчеләр, димләүчеләр булды, әлбәттә... Һай, түгәрәк алмам, өч малай белән андый нәрсә уйларыма да кермәде. Гомерем буе эш белән юандым. Башны түбән идем дә эшләдем дә, эшләдем... Урманнан бер генә көн дә буш менмәдем: үземне белә башлаганнан бирле һаман утын күтәреп ташу. Ничек бу иңбашлары сызламый торгандыр?! Чәмәк урманында мин аяк басмаган бер генә почмак та юктыр. Элек бөтенебез урманда идек шул. Халыктан урманда эт куарлык та чыбык калмый иде. Хәзер әнә аста – инеш буенда күпме ауган агач тәгәрәп ята. «Безнең заманда нишләп булмадыгыз соң сез?» – дип, аларны кочаклап елыйм кайчак...
Бергә-бергә эшләгән иптәшләрем, дусларым бөтенесе үлеп бетте, мин, нишләптер, исән-сау әле. Сызланып, сыкранып та ятмыйм... Аллаһыма чиксез рәхмәтлемен!
Бәхетле дәү әни
– Малайлар бер-бер артлы үсә торды. Алар да бер дә ялкау булмады. Күрәсең, тырышлык, эшне сөю, үҗәтлек нәселдән килә торгандыр. Берзаман өчесен дә армиягә озаттым... 14 май көнне автобус капка төбенә килде дә үз янымда калган төпчек малаемны да алып китте. Шушы өйдә берүзем калдым... Хайваннар бар, суны чишмәдән ташыйсы, печән өсте җитеп килә... Элек үзебез өчен печән әзерләргә нибары ике көн бирәләр иде! Анда кем печән чабарга өлгерсен ди?! Олы улым Илшат Ерак Көнчыгышта хезмәт итте. Фәүкать – Чехословакиядә, анда безнең акча да йөрмәде. Төпчеге Фәнис – Свердловскида. Барысы да исән-имин кайтып урнаштылар. Өйләнәбез дигәч, берсен дә ким-хур итмәдем: өчесенә дә гөрләтеп туй ясадым, икесенә йорт та алып бирдем. Әле хәзер тора торган нигезне дә тиенләп җыйган акчага 1991 елда җиткереп чыктык.
Бүген Хәвәрия апа Хәбибуллина кадерле дәү әни, Ташсу авылының Ак әбисе булып гомер итә. Әмма уйлары әле һаман эштә, хезмәттә.
– Авылыбыз матур җирдә, ялкауланмаган кешегә бездә яшәргә була. Нигезебез дә рәхәт, уңайлы урында. Өч сыер, дүрт бозауны арканлап куябыз – җиләк кенә ашап яталар. Исән-сау гына була күрсеннәр. Хәзерге тормыш бик рә-хәт, – ди ул, ныклы хуҗалыгы белән таныштырып. – Җәй җиттеме, җиләккә чыгып йөгерәм, әле икешәр мәр-тәбә барам. Кырларга чыккач, быелгы җиләкләрне дә күрсәттең, шөкер, дип, елый-елый Аллаһы Тәгаләмә рәхмәтләр әйтә-әйтә җыям...
Фото: Анна Арахамия
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк