Логотип
Тормыш кыйммәтләре

Елъязмачы Тәнзилә

Әгәр сиксән яшендә ниндидер зур эшләргә алынырга соңдыр дип уйласагыз, бу язманы һичшиксез укып чыгыгыз! Хыялларны чынга ашыру өчен беркайчан да соң булмавы хакында ул.


Тәнзилә апа ЙОСЫПОВА бүген бишенче китабын яза. Югыйсә язучы да, журналист та, фән эшлеклесе дә түгел. Үзе әйтмешли, 84 яшьлек гап-гади бер авыл апасы. Авылныкы булуы хак анысы, 1939 елның 11 февралендә Ютазының Иске Урыссу авылында туган көненнән бирле шушында яши. Тик менә гап-гади дигәне генә...

Беренче тапкыр китап язарга керешкәндә аның инде 80 яшен тутырып килгән көннәре була. Гомерендә бер белмәгән Рим Хәбиров дигән кеше мөрәҗәгать итә аңа: «Себер турында, шоферлар турында китап бастырасым килә, шуны әзерләргә булышмассың микән?» – ди. Тәнзилә апа Себерне дә күргән кеше түгел, шофер булып та эшләмәгән... Икесе бер фикергә килеп, әлеге китапта ил тарихы да, район, авыл тарихы да булыр, сугыш чорларын кичкән хатын-кызлар, балалар язмышын да кертербез, дип килешәләр. 

Китап язасы килү теләге Тәнзилә апада әле яшь чагында, комсомол булып йөргән көннәрдә үк туа. Әлмәткә барып, архивтан нидер эзләгәне хәтерендә. Үзләренең авыл тарихын язу хыялы күптәннән яши инде аның күңелендә. Авылдашларыннан, ветераннардан сөйләтеп калган истәлекләре дә күп. Аннары, язучы түгел, дисәк тә, кулына бер дә каләм алып карамаган кеше дә түгел ул. Мәкаләләре район, республика газеталарында күренгәләп тора. 2000 елны – Бөек җиңүнең 55 еллык юбилеен үз авылларында бәйрәм итү сценариен да Тәнзилә апа яза. Йөрәге чыгымчылап, хастаханәдә ятуы да комачаулый алмый хәтта. Шулай да, сценарий ул – сценарий, ә китап кадәр китап язарга алыну – башка. 

– Беренче китапны 1900 елдан башлап, СССР таралганчыга кадәрге чорларга бүлеп язарга булдым. Укып карасаң, тәртип юк анда – башка ни килгән, шуны язып куйган кебек, – дип көлә Тәнзилә апа. – Материалларны төрле чыганаклардан алдым, газеталарда чыккан язмаларны да кулландым, кешеләр үзләре дә язып китерделәр. Алар язып алып килгәнне матурладым, редакцияләдем... Геройларымның күбесе – сугыш авырлыкларын үз җилкәләрендә уздырган бүгенге көн ветераннары. Ул китапны көн-төн яздым. Өстәлне караватым янына китереп үк куйдым да, башыма берәр фикер килсә, төнлә торып та язып куя идем. Йөздән артык ручка бетердем. Башта язам, аннары шул кешенең телефонын эзләп табып, язганымны укып күрсәтәм. Ул риза булса гына китапка кертәм. Әле бит күбесе күзем белән дә күргән кешеләр түгел. Телефоннан гына аралашабыз. Китапны тәкъдим итү кичәсендә яныма килеп: «Синмени инде ул Тәнзилә?» – дип танышып китүчеләр күп булды. 
«Еллар агышы – буыннар язмышы» дип аталган бу китап 2015 елны басылып чыга. Ел ярым яза аны Тәнзилә апа. Себер һәм шоферларга багышланган бүлеген автордашы – Рим әфәнде үзе әзерли. 2019 елда Иске Урыссуда бик зурлап китапны тәкъдим итү кичәсе уза. Сценариен үзе язып, китапка кергән геройларының исән булганнарын барысын да чакыра Тәнзилә апа. 100 данә тираж белән генә чыккан китап тиз арада таралып та бетә – мәктәпләргә, музей, китапханәләргә өләшәләр. «Тәнзилә апа, киләчәктә әле тагын берәр китабыңны чыгарырсың», – диючеләргә, нәкъ комсомолларча җавап бирә: «Булыр!» 

«Без тарих язарга да, ниндидер әдәби әсәр язарга да алынмадык. Максатыбыз узган авырлыкларны күрсәтеп, кемнедер гаепләү дә түгел, бары әби-бабаларыбыз, әти-әниләребез узган чын тормыш белән алдагы буыннарны таныштыру. Бүгенге мул тормышка ирешкәнче нинди юллар үтелгәнен күрсәтү» – әнә шулай дип язып куя Тәнзилә Йосыпова китапның ахыргы битенә.

Икенче китабына – «Туган ягым – тарих чоңгылларында» дигәненә 2020 елда керешеп, бер елда язып та бетерә.  
– Ул бары тик безнең авыл, андагы кешеләр турында гына. Мин әле анда мәхәббәткә багышланган бүлек тә керттем. «Тәнзилә апа, авыл тарихында нинди мәхәббәт инде?» – дигәннәр иде, «Дөньяны мәхәббәт тота», – дидем. Ул бүлекне шулай атадым да. Яшь вакытта бергә комсомол юлы үтеп, бертөрле белгечлек алган дустым Галләмова Тәүсиянең дә хатирәләре урын алды анда.
Бу китап та авылдашларым ярдәме белән әзерләнде. Кем истәлекләрен үзе язып китерде, кем яныма килеп сөйләде... «Безнең авыл турында китап язган кеше юк иде әле», – дип, сөенә-сөенә йөрделәр. Галиев Илгиз исемле егетебез өемә компьютер китереп куйды. Кулдан язам да, язганымны компьютерда җыярга кеше эзлим. Әминова Зөлфия исемле кызыбыз текстларны басарга ризалашты. Аның вакыты булмаганда Ямаева Зилә белән Кашапова Зиралар ярдәм кулын сузды, – ди Тәнзилә апа, китабын әзерләшергә булышканнарның барысына да чын күңеленнән рәхмәт әйтеп. Бүген районның архив бүлеген җитәкләүче, ул вакытта «Ютазы таңнары» газетасының баш мөхәррире Гәрәева Лилиягә дә рәхмәте чиксез аның. Иң беренчеләрдән булып спонсорлык ярдәме күрсәткән Әхмәтшин Наилне дә теленнән төшерми.

Китап язу белән шулкадәр мавыгып, бер күзенең күрми башлавын да сизми. Инде хезмәтен тәмамлап, типографиягә тапшыргач, бөтенләй урынга егыла. «Гемоглобины төшеп беткән, торса, бер генә атна торыр», – ди табиблар. Ике китап язу дәверендә Тәнзилә апа белән тәмам дуслашып, фикердәшләргә әверелгән Лилия ханым типографиягә шалтырата: «Берничәсен генә булса да бастыра алмассызмы, исән чагында күреп калсын иде...» Ул арада сигез китапны бастыртып, алып та кайта. Ютазы муниципаль районы башлыгы Аяз Шәфигуллин тантаналы шартларда Тәнзилә апаның үзенә тапшыра аларны. 
И-и, үз тормышында күпме авырлыкларны җиңгән, 75 яшенә кадәр велосипедтан төшмәгән Тәнзилә апа андый гына чиргә бирешәме соң әле?! Яман шеш кебек хәтәр авыруны да җиңә алган кеше лә ул! 
Икенче китабын да авыл клубы сәхнәсендә зур бәйрәм ясап тәкъдим итәләр. «Тәнзилә апа, әле монысы да соңгысы булмас», – дигәнгә бу юлы инде башкачарак җавап яңгырый: «Монысы – соңгысыдыр, яшь бара бит...»

– Китапны язып бетергәч, күңелдә ниндидер бушлык кала минем. Ямансу... Ә авылда – җәй! Урам чәчкәләргә күмелгән. Безнең авылда чәчкәләр-гөлләр үстерергә яраталар. Өченче китабымны язу идеясен шулар бирде. «Бәй, – дим, – боларны күрсәтмәдем бит әле!»
Анысына 2022 елда тотындым. Миңа ял килешми, ял итсәм, чирлим. Шәймәрданов Фәнис исемле бер егетебез бар. Экстрасенс ул. Китапка керешкәнче, аның янына бардым. «Булдыра алырмын микән?» – дим. «Булдырасың! Бу сәләтең Аллаһы Тәгаләдән бирелгән. Сине язу яшәтә», – дип, канатландырып җибәрде. «Йолдызлар яңгыры» дип аталган китапны тырыш, талантлы, мәрхәмәтле авылдашларыма багышладым. Шигъриятне дә керттем, үзебездә туып-үскән шәхесләрне дә, кул эшенә маһирларны, аш-су осталарын... Китапны укыгач, кеше йә үрнәк, йә гыйбрәт алсын, дидем.
Беренче икесе кебек үк, бу китабының да тиражы зур түгел. Аны бастыруда Галиев Илгиз белән Галләмов Әнәсләр булыша – китапның спонсорлары алар.
«83 яшь. Гомеремнең көзе түгел, кышы. Шуңа җан җылымны кушып язылган бу китабым инде соңгысы булыр дип уйлыйм һәм күңелемне бушатып калдырасым килә», – дип яза соңгы сүз итеп Тәнзилә апа. Китапны тәкъдим итү кичәсендә авылдашлары белән бәхилләшә. «Нинди бәхилләшү әле?! Үзең турында да яз», – диләр аңа. 

Дүртенче китабын язу идеясе шул ук көнне тугандыр, мөгаен... Анысының исемен «Гомер агышлары» дип куячак. Үзе, туганнары турында нәсел ядкаре булачак ул. Ире Габдулланы сугышка озатып, дүрт бала белән калган әнисе Миңлеҗиһан апа турындагы хатирәләре дә урын алыр анда. 1945 елда кызының туган көнендә Калининградта һәлак булган әтисе турындагы истәлекләрен дә кертер, ачлык һәм юклык белән узган балачагын да... Комсомол секретаре булган ялкынлы яшьлеген, Казан ветеринария институтында укыган студент елларын... Аннары зоотехник булып эшләгәнен, колхозның парторгы булганын... Ире Мөэмин абый белән өч бала үстергәнен... Улы Ирек, кызлары Гөлзада белән Гөлназны, җиде оныгы турында да язар... Тормыш юлында янәшә атлаган дусты Роза Миңнебаеваны...

...Ә чиратта хезмәтләренең тагын берсе – бишенчесе көтә. Авылдашы – Россия Фәннәр академиясе әгъза-мөхбире, авыл хуҗалыгы фәннәре докторы, профессор Мәҗитов Нәҗип турында да язасы килә аның. 
Тәнзилә апа алтынчы китабын язган, дисәләр дә, һич гаҗәпләнерлек түгел. Зиһене үткен, хәтере тере, ә күңеле белән япь-яшь әле ул.
Фото: Анна Арахамия

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар