Логотип
Тормыш кыйммәтләре

Дөньяга ачылган тәрәзә

​​​​​​​Күрмәүче кешене озата барсаң, адым саен савап языла, диләр. Ә андый кешенең тормышына ямь өстәсәң, дуслар табышсаң, җирнең матурлыгын күзләр белән түгел, куллар аша күрергә өйрәтсәң, аның өчен дөньяга киң итеп тәрәзә ачсаң, күпме савап язылыр икән?

Күрмәүче кешене озата барсаң, адым саен савап языла, диләр. Ә андый кешенең тормышына ямь өстәсәң, дуслар табышсаң, җирнең матурлыгын күзләр белән түгел, куллар аша күрергә өйрәтсәң, аның өчен дөньяга киң итеп тәрәзә ачсаң, күпме савап язылыр икән?

«Ярдәм» үзәгендә беренче булуыбыз түгел. Анда эшләп килүче «Ярдәм» милли ислам хәйрия фонды турында язып та чыкканыбыз булды. Бик зур, игелекле эшләр башкарыла монда. Күзләре начар күрүче яки бөтенләй күрмәүчеләр, йөри алмаучы яки авырлык белән йөрүчеләр өчен тернәкләндерү курслары уздырганнарын,  авыр хәлдәге гаиләләргә булышканнарын, наркотикларга һәм алкогольгә бәйлелектә булучыларга ярдәм кулы сузганнарын, тоткынлыкта булып, иреккә чыкканнарга яңадан тормышка кайтырга юл күрсәткәннәрен, мохтаҗлар өчен ифтар ашлары, бәйрәмнәр уздырганнарын белә идек инде.  

Инде менә  тагын бер бик игелекле зур эш башкарганнар – күзләре зәгыйфьләр өчен махсус «Йөрәк белән күрәбез һәм ишетәбез» дигән проектны гамәлгә куйганнар. Әлеге проект белән таныштыру, ирешелгән максатларны барлау ниятеннән 17 сентябрь көнне «Ярдәм» үзәгендә зур очрашу булган иде. Игелекнең чиксезлегенә, миһербанның әле Җир шарында яшәвенә инанып кайттык аннан. Күп очракта без тормышның начар ягын гына күрергә омтылабыз, яхшы эшләр никтер күләгәдә кала. Югыйсә әнә нинди саваплы гамәлләр башкарыла Казаныбызда.

Әйдәгез, сүзне проектның авторларына һәм аны тормышка ашыручыларның  үзләренә бирик. Йөрәктән чыккан гына йөрәкләргә барып җитә бит ул. «2018 елның 1 июнендә «Ярдәм» милли ислам хәйрия фонды Россия Президентының гражданнар җәмгыятен үстерүгә юнәлтелгән грантлар бәйгесендә җиңеп чыккан иде. Аларга җиңү китергән проектның бюджеты – 22 миллион 480 мең 716 сум. Бу сумманың 9 миллион 976 мең 680 сумын Президентның гражданнар җәмгыятен үстерүгә юнәлтелгән грантлары фонд-операторы финанслады. Татарстаннан җиңү яулаган социаль яктан әһәмиятле 58 проект арасында «Ярдәм» хәйрия фондының «Йөрәк белән күрәбез һәм ишетәбез» проектына бирелгәне иң зурысы», – диде әлеге хәйрия фондының белем бирү-тернәкләндерү үзәге директоры, проектның җитәкчесе Мәликә Гыйльметдинова.

Проект  күрмәүче һәм начар күрүчеләргә белем бирү, тернәкләндерүне һәм тернәкләнгәннән соң кирәк булган чараларны да үз эченә ала. Алар – «Луи Брайль» системасы буенча укырга, махсус «Jaws» программасы нигезендә компьютерда эшләргә өйрәтү, психологик һәм медицина ярдәме күрсәтү, мәдәният белән таныштыру, кызыклы экскурцияләр, спорт чаралары, әйләнә-тирәлеккә җайлашырга ярдәм итү, йорт эшләренә өйрәтү, юридик ярдәм күрсәтү, эшкә урнашырга булышу.

Шунысы кызык, әлеге проектта катнашырга теләк белдерүчеләр Татарстаннан гына түгел, бөтен Россиядән җыелган. «Илебезнең 40 төбәгеннән 225 кеше килде», – диделәр проектны оештыручылар. Укырга теләүчеләр күп булгач, 50 кешене артыграк та алганнар. Барлыгы 5 курс уздырылган. Казанның бу тәҗрибәсен үзләрендә дә кулланырга теләүчеләр булган. Кыргызстаннан килеп белем алучы шундый бер кыз турында әйттеләр. Күзләре күрмәсә дә, ул да үзләрендә шундый курслар ачарга ният итеп кайтып киткән Айгерим.

Очрашуда сүз курсларда катнашучыларның үзләренә дә бирелде. Горбушина Галина ханым әнә Удмуртиядән килгән. «Без Удмуртиядән дүртәү килдек. Әлеге үзәктә үткәргән бер аебыз бер көн кебек үтте дә китте. Кайларда гына булмадык та, ниләр белән генә танышмадык. Тәнебез түгел, җаныбыз ял итте монда. Без монда дуслар таптык, проблемаларыбыздан арынып тордык», – дип илһамланып сөйләде ул.

Зинаида ханым Улан-Удэдан, Гөлнур ханым Кемеровадан килгән. Рәхмәт сүзләрен алар шулай тиеш булган өчен түгел, чын йөрәкләреннән әйтә.

Әлеге проект белән генә тукталып калырга җыенмыйлар, билгеле, «Ярдәм»дә. Чираттагы проект балалар церебраль параличы белән авыручыларга, авырдан йөрүче яки коляскада гына хәрәкәтләнүчеләргә юнәлтеләчәк. «Сөйләүче куллар» проекты исә начар ишетүчеләргә ярдәм итү өчен оештырала.

Фонд оешкан 2007 елдан алып бүгенге көнгәчә:

күрмәүчеләр өчен Брайль системасы белән 83 мең 600 данә китап бастырылган;

284 мең 200 кеше кайнар аш, тәмле ризык белән сыйланган;

мохтаҗларга 373 тонна азык-төлек таратылган;

39 мең 209 кешегә адреслы ярдәм күрсәтелгән;

9570 кеше ислам нигезләрен өйрәнгән.

Болар – «Ярдәм» фонды тарафыннан башкарылган эшләрнең бик азы гына әле. Аның ярдәме белән «Сөләйман» ислам агарту үзәге, «Ярдәм» мәчете территориясендә күпфункцияле спорт комплексы төзелеше дәвам итә; социаль мәсьәләләргә багышланган семинарлар һәм конференцияләр оештырыла.

Игелеккә ышану өчен үзеңә игелек кылырга кирәк, дигән Лев Толстой мең кат хаклы.

 

Фото: www.yardem.ru сайтыннан 

Теги: «Ярдәм» фонды «Ярдәм» мәчете Мәликә Гыйльметдинова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар