Логотип
Тормыш кыйммәтләре

Чибәр булмаган хатын-кыз бармы?

Мин кыңгыр эшләрем өчен төзәтү колонияләрнең берсендә хөкем җәзасы үтәм. Монда барыбызның да исеме бер – тоткыннар.
Аларга карата караш та бер – җинаятьчеләр. Ләкин һәркемнең аерым-аерым булуын, һәркемнең үз күңел дөньясы булуын искәртәсем килә.

Колония тәртипләренә буйсынып яшәүчеләрнең үзләре генә белгән серләре, хыяллары юктыр, дисезме? Бар, әлбәттә! Сөю-сөелү, гаилә кору, бәхетле булу кебек теләкләрне бер­нинди чәнечкеле тимер чыбык­лар да чикли алмый.

Матурлыкка ни җитә, дибез. Кешеләрдә булган иң көчле хис – мәхәббәтне дә матурлык, чибәр­лек уята бит. Без шулай яратылган инде: башта күрәбез, аннан соң гына күргәннәргә нәтиҗә ясыйбыз. «Кара әле, нинди чибәр кыз, чибәр хатын!» – дибез. Шул ук вакытта һәрберебез матурлыкны үзенчә күрә. Кайчагында гади генә самимилек тә (чибәрлек түгел!) йөрәкне яндырырлык сөю уты кабыза.

Шулай бервакыт, кичкырын, без яши торган бүлмәгә күрше баракта яшәүче Николай абый – дядя Коля килеп керде. Алтмышның өстендә булуына карамастан, «ловелас» кушаматлы бу мәзәк карт зонада «хатын-кыз белгече» исемен йөртә иде. Шаяртып кына, аның белән сүз башладык: «Дядя Коля, ир кешегә матурлык кирәкми инде, менә хатын-кызга ул булмаса бик кыендыр инде, әйеме?» Дядя Коля кеткелдәп көлеп куйды: «Чибәр булмаган хатын-кыз юк ул. Күпләр үзләренең чибәрлекләренә ышанмыйлар гына», – дип, безгә бер риваять сөйләде.

Бервакыт ике дус, көймәгә утырып, ерак илләр гизәргә чыгып китә. Күпмедер йөзгәннән соң, болар бер утрауга килеп чыга. Утрау­да яшәүче кабилә башлыгы­ның ике кызы була. Олысы – чибәр­ләрнең чибәре, тик менә кечесе генә ничектер шыксызрак кебек. Бераз бу утрауда ял итеп, кабат юлга кузгалыр вакыт җиткәч, егетләрнең берсе шушында яшәп калырга була, кабилә башлыгының кызына өйлә­нергә ниятли. «Әйе шул, аның олы кызы бик чибәр!» – дип, дустын куәтли егетләрнең икенчесе дә. «Миңа кече кызы ошый», – дип шаккаттыра аны тегесе.

Дусларның берсе сәяхәтен дәвам итә, икенчесе кызның әтисе янына бара. Бу утрауда кәләш өчен 10 сыер белән мәһәр түләргә кирәк була. Егет тә 10 сыер алып килә. Кызның әтисе егетне олы кызына өйләнергә тели дип уйлый, олы кызын үтереп мактый. Егетнең: «Мин кече кызыңа өйләнергә телим», – дигәне аны сүзсез калдыра. Ата кеше бигүк чибәр булмаган кызы өчен 10 баш сыер күбрәк дип, 3 сыерга гына да риза булуын әйтә. «Юк, – ди егет. – Ул кыз 10 сыер торырлык, мин аның өчен 10 сыер бирәм».

Берничә ел үтә. Сәяхәтен дәвам иткән теге дусты иптәшенең хәлен белергә килә. Яр буенча ул гаҗәеп гүзәл бер хатын-кызны очратып, иптәшенең кайда яшәвен белешә. Эзләп табып, аның өенә барып керә, кочаклашып күрешәләр. Шулчак ишектән яр буенда очраган теге гүзәл хатын кереп килә. «Минем хатыным», – дип таныштыра дусты иптәшен. Монысы, аптыраудан, ачкан авызын да ябарга оныта: «Син икенче хатынга өйләндеңмени?» Аннары, уңайсызланып кына, иптәшенең хатынына мөрәҗәгать итә: «Сез бик чибәрләнгәнсез. Моның сере нидә?» «Бернинди дә сере юк, – дип елмая ханым. – мин фәкать үземнең 10 сыер бәясенә торуыма гына ышандым».

Сөйләп бетергәч, Николай абый, шелтәләгәндәй итеп, миңа карады да: «Ә сез, яшьләр, чибәрлекне башкадан эзлисез! Чын матурлыкны тапкан очракта да күпләрегез аны күрә белми», – дип, ишеккә юнәл-­де. Инде артыннан ишек ябыла дигәндә, ялт кына борылды да, соңгы җөмләсен «ыргытты»: «Чибәр булмаган хатын-кыз юк ул бу дөньяда!»

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар