Логотип
Тормыш кыйммәтләре

Ашыкмагыз, кешеләр! 

Кичтән, балаларны бакчадан алып кайткач, сәүдә үзәгенә барып кайтырга планлаштырган идек. Киендереп, балаларны гадәттәгечә әтиләре белән алданрак чыгарып җибәрәм дә, үзем тынычлап җыенып ахырдан чыгам. Бу юлы да шулай иттем. Ләкин...

 

Кичтән, балаларны бакчадан алып кайткач, сәүдә үзәгенә барып кайтырга планлаштырган идек. Киендереп, балаларны гадәттәгечә әтиләре белән алданрак чыгарып җибәрәм дә, үзем тынычлап җыенып ахырдан чыгам. Бу юлы да шулай иттем. Ләкин... кайсы яктан нәни кар йомарлыклары очып килер инде дип (балалар шаярып шулай каршы алалар мине) сак кына подъезд ишеген ачкан идем, баскычта селкенмичә яткан бер кешегә тап булдым. Өстенә курткалар япканнар, алар арасыннан бер күн аяк киеме генә күренеп тора... Башта мең төрле юрау, үзем котым очып балаларны барлыйм. Җыелышып баскан күршеләр янында мәш киләләр икән. Тизрәк аларны кырыйгарак алып китү җаен табып, иремә сораулар яудыра башыйм. «Исән ул, борчылма», – ди. 20 яшьләр тирәсендәге курьер егет икән. Кемгәдер нидер китергән дә, төшкәндә аягы таеп китеп, бик каты егылган. Тәннең кайсыдыр бер өлешендә нәрсәдер бик каты шартлады, селкенә алмыйм, дип аңлаткан. Аны күреп алган күршеләр, умырткага зыян килгән булмасын, дип селкетмәгәннәр, бары җылы киемнәр алып чыгып өстенә каплаганнар да, ашыгыч ярдәм хезмәтен чакырганнар. Егетнең башы түбәнгә карап калган. Сораштыра торгач, бер бөеренең дә эшләмәве ачыкланган. Салкын таш баскычлар, пычрак кар өстендә кылкына алмыйча яткан егет 40 минутлап ашыгыч ярдәм машинасын көтеп ята икән инде. Күршеләр урамда таптана-таптана егет белән бергә табибларны көтә... Җылы су белән авыртуны баса торган су тәкъдим итим дисәм, башы түбәнгә караганга егеткә су эчәргә дә уңайсыз булуы аңлашылды. Безнең йортка килгән машинасы да тора. Их, яшәр өчен акча эшлим, дигәндер инде ул! Ашыккандыр! Менә нинди күңелсезлек хәзер... Ни булыр, салкын тиеп икенче бөеренә дә зарар килмәсме?! Егетне кызгану хисе белән күңел тулды. Әле тагын кызым: «Әнием, ул абыйның күзләреннән нигә күз яше ага иде?» – дип бимазалана. «Каты авырткангадыр, балам, – дим. – Кар өстендә бик сак басып йөрергә кирәк хәзер, йөгермәгез!» 

Без машинага утырып киткәндә яныбыздан кычкыртып ашыгыч ярдәм машинасы узып китте.  Безнең подъезд төбенә чакырылганы булса ярар иде, дип теләп калдык... 

Их! Менә бит уйламаганда-көтмәгәндә ничек килеп чыккан! 

Кешеләр, зинһар, сак булыгыз! Карлы сукмаклардан ашкынмыйча гына атлап йөрсәгез иде! 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар