Логотип
Тормыш кыйммәтләре

«Әнием, барысы да әйбәт...»

– Мин аңа беркайчан да үзем шалтыратмыйм. Беләм бит, күп вакыт ул телефонны ала алмый, җае булганда исә элемтәгә үзе чыга. «Улым, хәлләрең ничек?» – дип язып кына җибәрәм. Аннан һәрвакыт: «Бар да әйбәт, әнием! Син борчылма гына!» – дигән җавап килә... Шул «әйбәт» дигән сүз яшәтә инде безне... Улымның бервакытта да зарланганы юк аның, һәрчак елмая...

Лира ханымның күзләренә тагын мөлдерәп яшь тула. Ана йөрәге бит ул! «Әйбәт» дигән сүз белән генә аны тынычландырып булса икән…


Базарлы Матакка керүгә безне Раил үзе каршы алды. Дөресрәге, фотосурәте төшерелгән зур баннер. Хәрби киемнән, күкрәге тулы бүләк­ләр... Карашында – дөнья күргән ир-атлар сабырлыгы. Ныклык! Үз көченә ышаныч! Үзен күрдек, инде Раил Габдрахманов исемен йөрткән урамда яшәүче әти-әнисе йортын гына табасы калды. Әлкигә Россия Герое әнисе белән очрашырга килдек. 


– Безнең Раил Казанда туды, 4 яше тулганчы шәһәрдә үсте бит... Ерактанрак башлыйм инде. Әтисе Наил белән икебез дә Алпар авылын­нан. Бер елгылар, күрше классларда укыдык. Мәктәпне тә­мам­ла­гач, мин Казан дәүләт авыл хуҗалы­гы институтына укырга кердем, ә Наил Яшел Үзәннең Васильево бистәсенең автотранспорт техникумында укый башлады. Безнең тулай торакка абыйсы янына килә иде ул. Менә шунда очраша башладык – дуслыгыбыз мәхәббәткә әверелде. Диплом алуга, Наилне армиягә җибәрделәр. Хабаровск өлкәсенең Бикин шәһәрендә хезмәт итте… Ул кайтып бер ай узуга өйләнештек. Мин инде институтны тәмамлап кайтып, авылда бер ел эшләргә дә өлгергән идем. 1988 елның августында Казан­га килеп эшкә урнаштык. Раилне 1989 елның 11 августында таптым. Исемне аңа әтисе кушты... Аннан туган якларда төпләнергә булдык – Базарлы Матакка кайттык. Йорт салып кердек. Наил эшкә мили­циягә урнашты, мин бухгалтер булып эшли башладым…


Бер карасаң, барысы да гап-гади, нәкъ башкаларныкы кебек: Раил район үзәгендә балалар бакчасына йөри, аннан Базарлы Матак урта мәктәбендә укый башлый. Классташ малайлары кебек үк футбол, волейбол уйный. Бию түгәрәгенә йөри – сәхнәләрдә чыгыш ясый. 12 елдан соң туган энесе Фаилне бик көтеп ала, аны бер авырсынмыйча карый.  Герой булып тумыйлар, бер көндә генә дә герой булмыйлар – аңа еллар буе әзерләнәләр. Яшүсмер чакта ук Раилнең күңеленә хыял кереп урнаша: хәрби кеше буласы килә аның. Анысы да күктән төшкән хыял түгел. Беренчедән, әтисе гоме­ренең 20 елын органнарда эшләүгә багышлаган кеше. Ир бала өчен иң зур үрнәк! Икенчедән, әнисенең олы абыйсы – хәрби: солдаттан соң армия­дә кала, Әлкигә лаеклы ялга чыккач кына әйләнеп кайта. Марат абыйсы белән очрашса, Раилнең сөйләшер сүзе бетми: сорау арты сорау яудыра, барысы белән дә кызыксына. (Энекәшенең Герой исеме алганын белсә, ничек сөенер иде абыйсы хәзер!) Иң беренче чиратта физик әзерлек кирәк, дигәч, соңгы сыйныфларда укыганда гел спорт белән шөгыльләнә. Раилнең бу юлны сайлавында аларның сыйныф җитәкчеләре Саби­тов Дамир Хуҗиәхмәтовичның да өлеше зур. Хыялга таба барганда үсендереп, син аны булдырасың дип торучы да кирәк! Мәктәпне тәмам­лагач, Казан танк училищесына укырга керә ул. Беренче мәлләрдә бер дә җиңел булмый, әлбәттә. Сагына да, уку да авыр... Группадашлары арасында түзмичә ташлап китүчеләр дә була, әмма Раил ярты юлдан борылучылардан түгел. Аңардагы ихтыяр көче бер­ничә кешегә җитәрлек... Диплом алгач, эшкә аны Новосибирскига җибәрәләр. 2010 ел бу. Хәрби частька барып төшүгә: «Армиядә тәртип­ләр үзгәрде, өлкән лейтенант исемен тиз генә ала алмаячаксыз. Кечкенә званиегә канәгать булмасагыз, кире дә кайтып китә аласыз», – диләр.


Ул чакта да карарны Раил үзе кабул итә һәм өйдәгеләргә: «Калам, дүрт ел буе юкка белем алдыммыни – эшлисем килә», – дип хәбәр итә. Бөтен хәрбиләрнең дә язмышы бер: хезмәт урыннары гел алышына, алар гел күченүдә. Новосибирскидан Раилне Юрга шәһәренә (Кемерово өлкәсе), аннан Алейск каласына (Алтай крае) күчерәләр.  2012 елда аны Ульяновскига командировкага җибәрәләр. Ярты елга! Әти-әнисен бәхет баса! 


– Әллә кайдагы Новосибирск түгел бит, якын – машина белән атна саен өйгә кайтып йөрде. Пешергән ризыгыңны ул ашамый дип үзәгең өзелми... Кире эш урынына киткәч, аңа «За разминирование» дигән медаль бирделәр. Шунда гына аңладым... Ульяновскида хәрби база шартлады бит, Раил шартламый калган снарядларны зарарсызландыруда катнашкан икән. Ярты ел буе! Наил озак еллар милициядә эшләгәч, мин артык сораулар бирмәскә ияләшкән инде. Һәр атнаны китүе соңгысы булырга мөм­кин булган... Хәрби кешенең язмышы инде... 


Алейскида төпләнгән кебек булган иде инде ул – өйрәнүләргә генә барып кайта иде. Шунда үзенең мәхәббәтен тапты, өйләнде. 6 яшьлек оныгыбыз Осман үсә. Матур яшиләр иде... 


Махсус хәрби операциядә Раил Габдрахманов беренче көннәрдән үк катнаша. Дөресрәге, алар инде 2022 елның гыйнварында ук шул якларга өйрәнүләр узарга киткән булалар. Илбашының чыгышын тыңлауга, Лира шундук улына шалтырата. Раил аны һәрвакыттагыча тынычландыра: «Әни, монда бар да тыныч, менә шәһәргә килгән идек әле, борчылма!» – ди. 
– Шуннан соң аңардан айдан артык бер хәбәр дә булмады... 
Үзе язмый, шалтыратмый, номерын җыярга без дә җөрьәт итмибез. Көн дә көттек кенә... Килен кемнәрдер аша аның хәлен белешеп торды. Ул да сөйләш­кән саен: «Әни, борчылмагыз, Раил исән-сау, алар бу хәлләрдән чит­тәрәк», – дия иде. Аның бу сүзлә­рен­нән соң бераз тынычланып калам, акылым белән исә аңлыйм: хәрби кеше булгач, кырыйда гына кала алмый бит инде…


Махсус хәрби операция февральдә башланды, ә мартта инде минем янга бертуган Рәис абыемның ике улы – Алмаз белән Илназ килделәр. «Туган апа, без Раилгә машина илтәбез», – диләр. Хәзер дә сөйлә­гәндә дә елыйм... Әле андый ярдәм турында ишеткән дә юк иде. Шул көрәшче егетләр, Чистайдан Насыйх абый кушылып, «Нива» машинасы сатып алдылар, аны ремонтлап, үз­ләре илтеп тә кайттылар. Раилгә иң кирәк вакытта! Алар белән Наил дә барды. Күргәч, улыбыз шаккаткан – әтисенең барасын алдан әйтмәделәр. 


Раилгә Суворов медале бирүләрен телевизордан гына белдек. Туганнан туган сеңлем Венера шалтыратты: «Анда Раилне күрсәтәләр», – дип... Интернеттан эзләп табып, ул тапшыруны үзебез дә карадык. Бүләкне улыбызга генерал-полковник Алек­сандр Лапин тапшырды. Үзебезнең Казан кешесе, ул да Раил укыган танк училищесын тәмамлаган. Теле­визорның эченә кереп китәрлек булып карадым: Раил хәрби кием­нән, йөзләре суырылып калган, күренеп тора – арыган...
Раилнең батырлыгы турында да беренче тапкыр телевизордан, яңалыклардан гына ишетә өйдәге­ләр. Телефоннар тынып тормый, бар да шалтырата: «Күрдегезме, белдегезме? Котлыйбыз!» – диләр. Белдегезме дип... Дөрес, Раил сүз арасында: «Бик зур бер задание үтәдек әле», – дип әйтә әнисенә. Ул – нинди задание икәнен сөйләми, әнисе – сорашмый. Ә 2022 елның 15 июлендә Раил: «Әнием-бәгърем, синең улың бүгенге көннән Россия Герое!» – дип язып җибәрә.
 – Бу яңалыкны шунда ук әтисенә җиткердем. Зур шатлык, әлбәттә! Горурлык та. Герой исеме ниндидер батырлык кылган кешеләргә генә бирелә бит. Безнең районда Бөек Ватан сугышында Советлар Союзы Герое исемен алган Степан Крайнов бар. Укыганда бөтен мәктәп каршында линейкада аның биографиясен сөйләгәнемне әле дә хәтерлим. Степан Матвеевичны бездә бүген­гәчә зурлыйлар... Һәм менә шундый батырлар исеме арасында синең газиз улың да бар! 
Әмма әни кеше буларак мин башкасын да уйлыйм шул... Ул бит анда үлем белән күзгә-күз очрашкан. Яңалыклардан ишетеп калдым – соңгы снарядка кадәр атканнар... Мин аның белән бу хакта сөйләшә алмыйм, хәтта бу хакта сөйләгән интервьюларын да тыңлый алмыйм. Йөрәгемә бик авыр... 
Раил Габдрахмановка Россия Герое исеме белән «Алтын Йолдыз» медален РФның Оборона министры Сергей Шойгу 2022 елның 10 августында тапшыра. Ә 11 августта Герой ир-егеткә 33 яшь тула. 


 Раилне аэропортта каршы алырга Габдрахмановларны Әлки муниципаль районы башлыгы Александр Федорович Никошин үзе алып бара. Мәскәүдән килгән очкычны каршылаучылар арасында Татарстан Рес­пуб­ликасының Премьер-министры урынбасары Ләйлә Ринат кызы Фазлыева да була. Хәрби оркестр уйнап тора. Туганнар җыела. Әни кеше инде бер елдан артык күрмә­гән улын, ниһаять, кочагына ала. Герой улын! 
Бер көн төш кебек кенә уза да китә. Раилне район башлыгы үзендә кабул итә, Мәдәният йортында якташлары белән очраша, мәктәптә була... (Раил туган ягы – район җитәкчеләре, белем алган мәктәбе белән һәрвакыт элемтәдә. Мәктәп музеенда инде аңа багышланган почмак та булдырганнар.) Күрергә дә өлгерми калалар! 


– Миндә әни язмышыдыр... Ул шулай гомер буе Марат абыйны көтте. Калуга өлкәсенең Сосенский шәһәрендә хезмәт итте абый, елга бер генә кайталар иде... Ике ел Наилне солдаттан көтеп алдым бит. Инде менә Раилне көтәм. Алдан белгертми генә кайтып керсә дип, суыткычта аның өчен пилмән, манты катырып куелган. Казны да Раил өчен дип саклыйбыз. Нәрсә пешерсәң дә ашый ул, сайланмый... Раил турындагы һәр хәбәр – әтисе белән минем өчен зур вакыйга! Яна сөендерде, Раилнең хезмәттәшләре хатыннарына: «Безнең рота командиры яхшы, шуңа бөтен нәрсәбез дә бар», – дип язганнар. Киленебез аша Раилгә рәхмәт җиткерүләре... Холкын беләбез – ул һәрвакыт дөреслек яклы. Андый кешегә тормышта бик җиңел дә түгел бит. Эшкә барганда да, кайтканда да гел теләк телим: ил-көннәргә иминлек килсен, безнекеләргә дә тыныч шартларда гына хезмәт итәргә язсын иде... Аңа бу һөнәрне сайларга рөхсәт иткән өчен озак еллар үземне гаепле санадым. Хәзер инде аңладым: бу – аның үзе сайлаган юлы. Мәктәптә очрашуда Раилдән: «Әгәр кабат яңадан башларга туры килсә, танк училищесына укырга керер идегезме?» – дип сорадылар. Улым бер икеләнмичә: «Әйе!» – дип җавап бирде. Безгә районыбыз, Татарстаныбыз, илебез өчен шундый ул үстергән өчен горурланырга гына кала! 

Раил ГАБДРАХМАНОВ, подполковник. Позывное – «Елка». Раилне «танклар өчен дәһшәт» дип тә атыйлар. 
2022 елның мае. Аларның Донецк һәм Луганск Халык Республикаларын азат итүдә катнашкан көннәре. Ул чакта капитан Раил Габдрахманов идарә иткән танклар ротасына Северский Донец елгасы аша салынучы күпер кичүен саклау бурычы йөкләнелә. Авыр хәрби техника узарга тиеш булган бу участокны хәрбиләр берничә көн саклыйлар. Ниһаять, ул төзелеп бетә. Раил һәм аның кул астындагы егетләр иң беренчеләрдән булып күпер кичүе аша аргы якка узалар. Арсеналларында нибары ике танк, кораллары да чамалы гына була. Дошман тылына узып, сугышчан позициягә басалар. Әмма икенче көнне күперне шартлаталар, һәм рота елганың икенче ягында бүленеп кала. Дошман алар өстенә ут яудыра башлый... Экипаж әгъзалары арасында: «Без моннан кайта алырбызмы икән?» – дип әйтүчеләр дә була. Әмма Раил Габдрахманов беркемгә дә паникага бирелергә ирек бирми. Өздереп: «Кайтабыз, егетләр!» – ди. Алар соңгы снарядка кадәр көрәшәләр...
Өч көн буе бер адым да артка чигенмиләр. Дошманның өч танкын, егермегә якын сугышчысын юк итәләр. Радиоэлемтә аша командир Раилгә: «Сез – герой! Шундый зур батырлык эшләдегез!» – ди... Ә ул: «Мин бары үземә йөкләнгән бурычны үтәдем», – дип саный. 
Раил Габдрахмановның танк ротасы менә шулай нык торуы бригаданың төп көчләренә алдагы торак пунктын тиз арада үз контрольләренә алу, анда урнашу мөмкинлеге бирә. Журналистларның: «Кемнәрнең танклары яхшырак: безнекеләрме, әллә НАТОныкылармы?» – дигән соравына, Раил: «Хикмәт танкта түгел. Иң мөһиме – эчендә кем утыра: белемле, әзерлеклеме, килеп туган ситуацияләрдә тиз арада дөрес карар кабул итә аламы? Ул бик кыю да булырга мөмкин, әмма тактика турында берни белми, аның нигезләрен өйрәнмәгән икән, танк үзе генә ерак китә алмый. Техника бу очракта тимер тавына гына әйләнә... Әгәр экипаж әгъзаларына әле тыныч вакытта ук мондый күнекмәләрне сеңдермәсәк, без хәзер техниканы да, кешеләрне дә күпләп югалтыр идек. Сүз уңаеннан: бүген дошман ягында нәкъ шуны күзәтәбез», – дип җавап бирә. 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар