Кечкенә кызым мәктәп хәлләре турында сөйләргә яратмый. Яратмагач, үземә дә әллә ни төпченеп җәфаламыйм. Беләм: зур тетрәнү, эмоция алса гына, кайтып фатир ишеген ябып куюга сөйли башлый. Чишенергә дә онытып сөйләшеп утырабыз шулай. Менә шушы минутларда тормышка карашын, тормыш моделен бераз үзгәртебрәк җибәрергә кирәклеген аңлыйм. Фикерләшәбез. Әлеге мәктәп хәле мине бөтенләй аякттан екты. «Әни, Аделинаның әтисе юк икән. Әнисе бай әти таба алмый, ди. Ярый без тапканбыз, әйеме. Әтине беркемгә дә бирмибез, яме»
Нәрсә әйтергә белми, чишенгән җиремнән туктап калып, креслога утырдым. Әти таба алмый...
– Моны сиңа Аделина сөйләдеме, кызым?
– Әйе, бүген сөйләде. Минем әти юк, әни бай әти таба алмый, диде. Әтисез ничек яши инде ул менә?
– Кызым, әтисе булмаса Аделина дөньяга килә алмас иде бит.
– Ник? Балалар бит әнинең эченнән туалар...
Тагын аптыраш. Күрәсең, мин кызыма бала туу тарихын аңлатканда әти ролен аңлатып җиткермәгәнмен. Ул да: «Ә мин синең эчеңә ничек кердем соң?» – дигән сорау бирмәгән. Наив кына күзләрен челт-челт йомып, миңа карап торган кызыма анатомияне дә, ир белән хатын арасындагы яратышу кебек нечкә теманы да әле аңлатырга вакыт җитмәгәнен чамалыйм.
– Кызым, ә син минем эчемә ничек кердем дип уйлыйсың соң?
– Соң, ләкләк алып килгән дә кендек аша салган, – диде кызым бик җитди генә, шуны да белмисеңмени дигән кыяфәт белән.
– Юк, кызым, ләкләк түгел. Әти белән әни бер-берсен бик ярата да кочаклашып йоклый, шунда бала барлыкка килә. Бер-берсен бик яраткан кешеләрнең генә балалары була ала, – дим, ничегрәк аңлатырга белмәүдән җәфа чигеп.
– Сез дә әти белән шулай йокладыгыз да мин барлыкка килдемме?
– Әйе, кызым, нәкъ тә шулай.
– Ә Аделина ничек барлыкка килгән? Аның бит әтисе юк. Ул бит әнисе белән икәү генә яшибез, ди
– Аделинаның да әтисе булган инде, кызым. Алайса ул тумаган булыр иде. Хәзер алар белән яшәмидер. Кызганыч, әни белән әти бер-берсен яратмый башларга да мөмкин, шуңа алар аерым яши башлыйлар. Ә әти берәү генә була ул! Аңладыңмы?
Аңладым дигән кебек башын гына селкеде бала. Аңлыйм, әле аңа яңа мәгълүматны кабул итеп бетерергә авыр. Соңыннан бу турыда бик күп сөйләшәчәкбез әле. Кайтып-кайтып кире сорый торган гадәте бар.
Ә менә Аделинаның әнисе бу хакта сөйләшер микән кызы белән? Бала, гадәттә, зурлардан ишеткәнне сөйли. Мондый ук исәп-хисапка корылган фикерне аның чиста күңеле тудыра алмый әле. Димәк, әни бала белән булмаса да, аның янында бу хакта сөйләшкән. Бу сүзләр бала колагына кереп калган. Ә иң куркынычы: әни балага бу хакта үзе әйткән.
Менә шушы «бай әти»не көтеп яшәгән балалар үсеп, үзләре оя кора башлагач нинди максатлардан чыгып эш итәрләр икән? Әти роле шулай икенчел булып калырмы? Ә гаилә ул – әти-әни һәм бала. Без инде күптән гаилә әни һәм бала дигән төшенчәгә өйрәнеп барабыз. Әйе, тормышта төрле көтелмәгән хәлләр була. Әмма дөньяга туарга ярдәм иткән әтисен белергә тиештер бала. Нәрсә генә дисәк тә, генетика, тамырлар дигән төшенчә дә бар бит әле. Тамырлары югалган кеше – күңел түрендә үзен бары адашкан кеше итеп хис итми калмыйдыр. Ничек кенә булса да, балага үз әтисе белән элемтә калдырырга тырышырга кирәктер. Җан тартмаса да, кан тарта дигән гыйбарә дә бар бит әле.
Бер танышларым бар. Кызганыч, аерылыштылар. Бер-берсен шуның кадәр күралмас дәрәҗәгә җиттеләр ки, хәтта сөйләшмиләр. Бөтенләй сөйләшмиләр! Әмма балалар өчен әти дә, әни дә бар. Аларның өйләрендә әти турында начар сүз әйтергә ярамый. Иреннән күп михнәт күргән хатын моңа ризалык бирми, чөнки ул – балаларының әтисе. Ә әти кеше алар өчен идеаль. Аларга бай әти дә эзләми ул, белә: үз әтиләрен беркем алыштыра алмаячак.
Бу хәл нигәдер тетрәндерде. Бала табуга, гаилә коруга бик җиңел караган кешеләр артмасын иде җәмгыятьтә. Кеше бит гаиләсе белән көчле!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк