Логотип
Тормыш кыйммәтләре

Агыйдел буе һөнәрчеләре

Республикада инде икенче ел «Татарстанның мәдәни башкаласы» бәйге-фестивале оештырыла. Аның кысаларында Казанда район көннәре уза. Һәр район концерт, күргәзмә программасы белән килеп җирлектәге милли сулышны: гореф-гадәтләрне, йолаларны, авыллар тарихын тәкъдим итә. Актанышлар да үз якларының рухи байлыкларын алып килделәр. Актаныш, гадәттә, җыр-бию ягы дип санала, әмма Агыйдел буенда да искитмәле алтын куллы кешеләр яши. Район һөнәрчеләре нинди генә матурлык тудырмый: комганнар ясыйлар, кәрзиннәр үрәләр, келәм тукыйлар, агач эшләнмәләре үзенә аерым бер сәнгать... Сезне дә һөнәрчеләр белән таныштырабыз.

 

Татар Суыксуы авылында яшәүчеләр мәдәният йортына җыелып, агач көйдереп рәсем ясыйлар. Төрле-төрле картиналар иҗат итәргә аларны Илмар Хәлиуллин өйрәтә. Мәдәният йорты җитәкчесе Гөлназ Баянова, әйтүенчә, алар бу эш  белән   инде җиде-сигез шөгыльләнә. Илмар мәктәптә – балаларны, клубта өлкәннәрне әлеге кул эшенә өйрәтә. «Эшли башласаң, бик кызык ул, тынычландыра. Ясаган саен ясыйсы килә, – ди Гөлназ ханым. – Авыл халкы сәнгатькә, клубка тартыла бездә. Безнең мәдәният йортында «Асылъяр» халык фольклор ансамбле,  Мари Суыксу авылында «Ший Памаш» халык фольклор ансамбле бар. Җырга да,  кул эшләренә дә оста без шулай. Актанышлар иҗади халык бит алар. Аның табигате дә матур, шуннандыр ул. Коллективлар белән ял итәргә су буйларына барабыз. Менә шуннан төрле экспонатлар табып алып кайтабыз.  Безнең Илмар бер кәкре агачны да калдырмый җыя, без дә шуңа өйрәндек инде. Менә шул кәкре агачлардан матурлык тудыра ул безнең». Хәтта Мари Суыксу белән Татар Суыксу арасында махсус кәкре агач  табып алып кайтып «Дуслык күпере» салганнар.

 Киров авылында яшәүче Илнар Гыйздуллин да кәкре агачлар яныннан тыныч кына узып китә алмый. Аларны җыеп алып кайтып, әнә нинди зур патша өстәлләре, зур тәхетләр ясап куйган ул. «Агачны күрүгә аннан нәрсә ясаячагымны аңлыйм. Мин хәзер шагыйрьләрнең хәлен төшендем. Үземнең ясаган әйберләремне җыйсам, яшәгән урамыбызның ярты ягы тулыр иде. Ясаудан туктап булмый ул. Ясыйсы килеп кенә тора», – ди.

 Теләкәй авылында быел комганга һәйкәл ачтылар. Аның сере бик гади: комган – авылның бренды. Үткәннәргә хөрмәт күрсәтү, гадәтләрне кайтару өчен эшләнгән ул. Хәзер менә комган ясарга тотынганнар.

– Колхозлашу чорында колхозга да кермәгән тимерче Галимҗан бабай. Үз эшенә тугры калган, – дип сөйли авыл башлыгы Илүс Гайнетдинов. – Соңгы көннәренә кадәр калай әйберләр: тимер мич, чүмечләр, комганнар ясаган. Ул заманында бөтен тирә-як авылларны, хәтта Башкортстан авылларын да тәэмин итеп торган. Шуңа безнең авылны комганнар дип йөртәләр. Без инде моңа үпкәләмибез. Быел ике метр биеклектәге комганга һәйкәл куйдык. Комган ясауны кайтарырга уйладык. Иске комганнарны сүтеп өйрәндек. Галимҗан бабайның нәселе, кызганыч, безнең авылда юк инде. Зиратта аның каберен эзләп табып, тәртипкә китердек, койма куйдык. Без менә шулай традициябезне дәвам итәргә булдык.

Чөгәнә авылыннан Ләлә Солтанованың тамбур чигеше белән чигелгән кызыл башлы сөлгеләре күз явын алырлык. «Кечкенәдән чиктек без. Өч кыз, өчебез дә чигә идек. Соңгы елларда тамбур чигеше белән чигәргә өйрәндем. Хәзер бит бар нәрсәне дә интернет аша өйрәнеп була. Интернетта Нурислам Сираҗи чигүләрен карап рухландым шулай. Чигә белгәч өйрәнергә кыен түгел ул. Хачлап чигәргә дә яратам. Үзеннән-үзе матурлык иҗат итәсе килә, шуннан рәхәтләнеп чигәргә утырасың инде. Телевизор каршында кино карый-карый эшлим. Хәзер менә кызыл башлы сөлгеләр популяр. Аларны бик сорыйлар. Яратам инде чигүне. Күңелне тынычландыра. Соклана-соклана эшлисең бит. Бизәкләрне  интернеттан табам. Сезнең элеккеге «Азат хатын» журналларында кулъяулык бизәкләре үрнәкләре басыла иде. Әни аларны җыеп барды. Инде алар искереп, саргаеп беткән, апа белән менә шуларны төшереп алып бер дәфтәргә җыйдык», – ди Ләлә.

 Актаныш сәнгать мәктәбендә декоратив-гамәли сәнгать дәресләре укытучысы Ләйлә Галимованың белмәгән һөнәре юк: алкалар, чулпылар ясый, чигә, келәмнәр тукый, хәтта җептән үреп бишек тә ясаган. Республиканың «Мәдәният өлкәсендә инновацияләр һәм традицияләр саклау ресурс үзәге» оештырган укуларга барып келәм тукырга да өйрәнеп кайткан. Ярославль шәһәреннән туку станогы кайтарта. «Без бит башкорт ягына якын. Анда туку бик алга киткән, хәзер дә осталар  күп. Минем әби дә тукый иде. Аның тукыганын күреп үстек. Хәзер борынгы эшләнмәләрнең дәрәҗәсе зур, бөтен кеше кызыксына. Ә мин гул дөньяда үскән кеше. Шуңа аеруча якын бу кул эше», – ди ул.  

 Актанышның мәдәни көненә килгән кунакларны күргәзмәләр, нәселләр, авыллар тарихы белән танышканнан соң  концерт көтә иде.  Анда районның иң оста үзешчән сәнгать коллективлары, талантлы гаиләләр һәм, әлбәттә, данлыклы «Агыйдел» дәүләт җыр һәм бию ансамбле катнашты.  Концертның югары дәрәҗәдә узуын язып торуның  кирәге дә юктыр, мөгаен. Актанышлар –  җыр-моңга, сәнгатькә гашыйк халык.

Фото:  Чулпан Галиәхмәтова, Руслан Усманов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар