Логотип
Сәхнә арты

Салават Фәтхетдинов концертында ни өчен Хәния Фәрхине искә алмаган?

Татарстанның халык, Россиянең атказанган җырчысы Салават Фәтхетдинов Казанда Г. Камал исемендәге театрда традицион август концертларын башлап җибәрде. 29 нчы сезон чыгышлары 3 августта башланып китте. 

Быелгы концерт программасы шактый үзенчәлекле. Бакыйлыкка күчкән легендар җырчыларны искә алу белән бәйле сагышлануга да, вакытның сиздермичә узып, үткәннәргә борылып карарга мәҗбүр иткән мизгелләргә дә, уен-көлкегә дә, көтелмәгән сюрпризларга да урын булды.

“Бу тамашада күңел ачып кына түгел, уйланып, бәлки, елап та алырбыз. Дөнья нык үзгәрә, иртәгесе кичкә, кичкесе иртәгегә ярамый. Гаилә законнарына да каршы килеп яшибез – алдыйбыз, хыянәт итәбез. Моның өчен һәркем үзе җавап бирә. Нишлисең, заманасы шундый, дип акланабыз, шулай да бер- беребезне үпкәләтмичә, гафу үтенеп яшәргә өйрәник әле”, - дип мөрәҗәгать итте Салават тамашачыларга. Сценарий асылында да  ялгышып, башка юлга аяк басу ихтималлыгы, уйламаганда шамакай булып китү дә бик ерак тормавы мәгънәсе куелган.

Концертта язмыш белән бәйле фәлсәфи уйланулар хакимлек итте, язмыш шахмат уенына тиңләштерелде. “Адәм баласы киләчәген белми, белсә, ул яшәүдән, иҗаттан туктар иде”, - дип тормышның шул язмышны алдан белмәү белән дә матур булуына ишарәләде җырчы. 

Салават концертны "Ашыкма, вакыт" җыры белән ачып җибәрде. Гомумән, гомернең үткәне турында җырлар байтак булды. “Вакыт шулчаклы тиз уза, мин шаккатам, кайвакыт аның тиз үткәненә ачуым да килә. 5 нче август Ләйсән белән безнең яшәгәнгә 30 ел тула. Ләйсән белән без чыбык очлары туганнар дип сөйлиләр. Без күршеләр генә, бергә үстек, бергә укыдык. Башта әнисе мине укытты, хәзер гомер буена үзе укыта”, - дип көлдерде ул.

Әткәйләргә җыр багышлау традициясенә Салават бу юлы да тугры калган. Гадәттә, һәр сезонда ул әтиләр хөрмәтенә җыр башкара. “Әткәй каешы” җыры шул хакта иде.

Салаватның аерым бер чыгышы легендар җырчыбыз Әлфия Авзаловага багышланган иде, ул тамашачыны 15 минутка Әлфия апа тормышына “алып кайтты”. Шулай да җырчы үзе моны авыр чыгыш итеп кабул итмәскә киңәш итте. “Без сүз куештык: бервакытта да Әлфия апаны елап, сагышланып, үкенеп искә алырга ярамый, чөнки ул мескен түгел. Ул ничек тели, шулай яшәде, озын, бәхетле гомерле булды. Һәрвакыт яраттырып яшәде. Бүген Әлфия Авзалованы бер минут тынлык белән түгел, ә өч минутлык җыры белән искә алыйк”, - диде Салават. Видеоэкраннарда Әлфия Авзалованың Салаватның 19 нчы сезон концертына килеп, “Ак чәчәкләр” җыры белән чыгыш ясаган күренеше тәкъдим ителде.

“Киң күңелле, чая күңелле, гел шаярып сөйләшә, бер тапкыр да ачуланмый торган кеше ул Әлфия апа. Ул ачулана белми, шулай да бер шалтыраткач, ачуы килгән чагына туры килдем. Мине үзенә чакырды. Барсам – борчулы, баксаң, балалары архивка барып, тикшеренеп, Әлфия апаның чын яшен ачыклаганнар икән. Ул елны Әлфия апага 78 яшь иде, кинәт кенә 82 булды. Кайгырып утыра. “Әлфия апа, рәхәтләнеп, куанып яшә, ник кайгырасың, 82 яшеңдә яраткан халкың бар, яраткан эшең бар. Син – бәхетле хатын бит” дигәч, “И-и, энекәш, 80 яшьне  үткәрермен дип әйткән идем”, - ди. “Борчылма, эш шунда гына булса, эшлибез аны”, - дидем. Беренчедән, мин аны яратам. Мондый кеше башка тумаячак. Теләге булгач, Чиләбедә Әлфия апаның юбилеен үткәрдек”.

Концертның иң күңелле өлеше, мөгаен, бөек сергә бәйле булгандыр. Салават “Пар балдаклар” җырын башкарганда, соңгы куплетына сәхнәгә чыгып, композитор Фирзәр Мортазин кушылды. Фирзәр Мортазин белән бик дус булулары турында сөйләп, Салават яшьлек чорында аларны бәйләгән уртак серләр аз булмавын әйтте. Тамашачыны озак кына көттереп, шул серне ачарга булды. Әллә нинди тузга язмаган нәрсәләр турында уйлый башларга өлгергән тамашачыны сискәндереп: “Фирзәр Мортазинга быел – 60!” – диде. “Нинди ис килә дисәм, пенсионер исе икән”, - дип шаяртты җырчы композитор турында.

 

Татар сәхнәсендәге тагын бер зур югалту – Хәния Фәрхинең вафаты турында Фирзәр Мортазин әйтте һәм моның сәбәбен дә аңлатты.

 

 

 

 

 

 

чыганак: http://intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар