Узган елның ноябрь аенда чүлмәкле бер гөл бүләк иттеләр миңа. Шундый кызык: чәчәге юк, өске яфраклары комач кебек кып-кызыл, ә аскы яфраклары яшел. Өстенә йолдыз куелган яңа ел чыршысы диярсең.
Узган елның ноябрь аенда чүлмәкле бер гөл бүләк иттеләр миңа. Шундый кызык: чәчәге юк, өске яфраклары комач кебек кып-кызыл, ә аскы яфраклары яшел. Өстенә йолдыз куелган яңа ел чыршысы диярсең.
«Йолдыз» бик озак куандырды безне, шиңмәде, коелмады. Ләкин язлар җитеп, кояш турырак карый башлагач, суны ешрак сипкәнне сорый торган гадәте барлыкка килде. Аннары май бәйрәмнәре җитте, һәм без дүрт көнгә авылга кайтып киттек.
Килсәк, матур гөлем бөтенләй шиңгән, яраклары чүпрәккә әйләнеп, салынып төшкәннәр. Су да, ашлама да коткармады – чүлмәктә шәп-шәрә ботаклар гына тырпаеп калды. Әмма, ботакларның куеныннан шытып килгән яшь бөреләр аның кабаттан шаулап үсеп китәренә өмет бар дип ышандырды мине.
Бу гөлнең исемен дә белми идем, кемдер аны «Раштуа йолдызы» диде. Аның исеме – пуансеттия икән. Үсә торган җире – Мексика. Европага аны беренче тапкыр АКШнең Мексикадагы беренче вәкиле Джоэл Робертс 1829 елны алып кайта.
Пуансеттиянең бездәгесе кебек яшелле-кызылы да, яшелле-агы, яшелле-сарысы да була икән. Балкып торган бу өске яфраклар гөлнең чәчәге түгел, ул аның чәчәк яны яфраклары гына. Чәчәкләре исә вак кына, күзгә күрексез генә.
Кибеттән пуансеттия сатып алырга теләсәгез, аның уртадагы өске бөреләренең күбрәк булганын сайлагыз, димәк, «чәчәкләре» күбрәк булачак, озаграк балкыячак.
Бу гөл нәзберек түгел. Суны да уртача сипкәнне, яктылыкның да, җылылыкның да уртача гына булганын ярата.
Әгәр дә гөлегезнең комачтай матурлыгы озак саклансын яки яңабаштан чәчәк атсын дисәгез (мәсәлән, минем гөлемнең әле комач төсле яфрагы юк, барысы да ямь-яшел килеш утыра), билгеле бер кагыйдәләрне үтәргә кирәк икән.
Яңа елга чәчәк атсын өчен сентябрь башларында аны кыска көн режимына күчерергә кирәк – көн кичкә авышу белән өстенә караңгы төстәге капчык кидереп, иртән генә ачарга. Суны исә туфракның өсте кипшергәч кенә сибәргә. 2-3 атнадан пуансеттия чәчәк бөреләре ясый башларга тиеш.
Бәйрәмнәр узып, комач төсле яфраклары коелып, ботаклар шәрәләнгәннән соң, төбеннән 10 см гына калдырып, ботакларны кыскартабыз, гөлнең үзен караңгы һәм салкынча урынга куябыз. Су сибүне сирәкләтәбез. Май башында җылыга һәм яктыга куеп, «уятабыз», кирәк булса, зуррак чүлмәккә утыртып, туфрагын алыштырабыз. Яңа ботаклар җибәргәч, иң көчле 3-4 ботакны гына калдырып, калганнарын өзәбез. Ике атнага бер комплекслы ашлама белән тукландырабыз.
Гөлнең яфрак очлары көю бүлмәдәге һаваның коры булуын белдерә, аңа өстән су бөркеп, бераз дымландырырга кирәк.
Пуансеттияне пәрәвез талпаны һәм борчалар бик интектерә. Бу очракта «Фитоверм», «Интавир» кебек препаратлар бөркиләр.
Ул – агулы гөл, өйдә сабый балаларыгыз, гөл кимерергә яраткан мәчеләрегез булса, игътибарлы булыгыз. Тәнгә суты тисә, аллергия башланырга мөмкин, гөлне кискәндә, күчереп утыртканда кулыгызга перчатка киегез.
Үрчетергә теләсәгез, яшь ботакларны өзеп алып тамырландырырга мөмкин.
Ел саен 12 декабрь көнне Америкада Пуансеттия көне уза.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк