Логотип
Белмәсәң бел

Хыянәт ачысын ничек кичерергә: 5 киңәш

– Ул кем беләндер очраша! Миңа хыянәт итә! Аяз көндә яшен яшеннәгән кебек яңгыраган мондый яңалык теләсә кемне аяктан егарга мөмкин. Бигрәк тә моңарчы гаиләдә тәртип, ике арада татулык, аңлашу бар дип уйлаган парларда. Мондый хәл булуны күз алдына да китереп карамаганда... (Гел талашып яшәгән парларда гына түгел, читтән караганда күгәрченнәрдәй гөрләшеп яшәгән ир белән хатын арасында да кайчак хыянәт итү очраклары очрап куя шул.)

Аркага пычак кадагандай иткән әлеге яңалыкны хатын (яки ир) иң беренче минутларда ничек кабул итә, үзен ничек тота – күп очракта гаиләнең киләчәге шушыңа бәйле. Язмышның бу сынавын өметсезлеккә, төшенкелеккә бөтенләй бирелмичә, үзеңнең горурлыгыңны, дәрәҗәңне җуймыйча ничек кичерергә соң? 
Бездән 5 киңәш.

Паникага бирелмәгез
Үзебезгә ниндидер куркыныч янавын сизгәндә, безнең организм бик күп күләмдә стресс һәм адреналин гормоны эшләп чыгара башлый. Нәтиҗәдә, без бик тиз чыгырдан чыгабыз, ярсыйбыз, әйләнә-тирәдә бөтен нәрсәне ватасы-җимерәсе килә башлый... Организмда сезне паникага бирелергә, шунда ук нидер эшләргә этәрә торган химик процесслар барса да, хәзер сезгә беренче чиратта туктап тын алырга – аз булса да тынычланырга кирәк. Ялгыш адымнар ясамас өчен... 

Шунда ук ирегезнең кием-салымнарын җыеп, дүрт ягын кыйбла, дип, аларны ишек төбенә чыгарып куймагыз. Үзегез дә, ашыгып, «китәм», дип, чемодан эзли башламагыз. Әйе, сезгә хәзер бик авыр. Әмма хисләрегезгә баш булырга, ничек тә тынычланырга, аңга килергә кирәк. Бөтен дөньяга үпкәле булганда, дөньяның астын-өскә әйләндерергә теләгән чакта берәүнең дә акыллы фикергә килгәне юк әле... Үзегезне кулга алмыйча, барысы турында да аек акыл белән уйлый алмаячаксыз. 

Үзегез турында кайгыртудан туктамагыз
Хыянәт турында ишеткән һәркем шок хәлендә кала, нәтиҗәдә, үзенә моңарчы шатлык китергән бар әйбер турында да оныта. Үзенең эшкә нәрсә киеп чыгып китүе, бизәнгәнме-юкмы, чәче ясалганмы, әллә ясалмаганмы – боларның берсенә дә игътибар итми башлый. Югыйсә шок хәленнән чыгу өчен боларның киресе булырга тиеш. Шул очракта гына җанга тынычлык кире кайтачак. 

Үзегезнең бүгенге халәтегезгә гриппның авыр формасы дип карагыз. Тамактан үтмәс кебек тоелса да, үзегезгә шулпа әзерләгез, җиңелрәк эшкәртелә торган ризыклар ашарга тырышыгыз, тиешле күләмдә су эчәргә онытмагыз. Күзгә йокы кермәсә дә, ятып торырга, ничек тә ял итәргә тырышыгыз. Көн саен кичен урамда йөреп керегез. Еракка китеп йөрисе килмәсә, йортыгыз янындагы эскәмиядә утырып торыгыз – уйларыгызны тәртипкә салыгыз. Үзегезгә янә бер үк нәрсәне кабатлагыз: «Аның хыянәте мин начар дигән сүз түгел әле! Минем берәүдән дә ким җирем юк!»

Бу яңалыкны бөтен дөньяга чәчмәгез
Күңелдә булган үпкә, рәнҗү хисе бик зур, әлбәттә. Авырткан җирдән кул китми, диләр бит, шуңа күрә кем килеп сүз дәшсә дә, иң элек шуның хакында сөйлисе, зарланасы, бушанасы килә. Сез хәзер кемдер үзегезне тыңлауга, аңлауга бик мохтаҗ, башкалардан бик тә жәлләтәсе, кызгандырасы килә. Үзегезне бу хыянәттән яклауларын, аралауларын да телисез. Әмма сабыр итәргә тырышыгыз әле: шунда ук ирегезнең хыянәте турында әниегезгә, хезмәттәшләргә яки күршеләргә сөйләргә ашыкмагыз. 

Күпмедер вакыт узар, сез бу хәлләргә башкача, башка күзлектән карый башларсыз һәм менә шул чакта серегезне шулай барысына да ачып салып, артыгын сөйләп ташлавыгызга бик үкенүегез бар. 

Тормыш бу: кичермим дисә дә, кемдер хыянәтне дә кичерә, гафу итә, гаиләне саклап кала. Алай гына да түгел, ике арадагы мөнәсәбәтләр элеккегегә караганда да яхшырган очраклар да бар. Һәм менә шул вакытта үзегезгә һәм  тормыш иптәшегезгә генә кагылган кайбер әйберләрне бөтен дөньяга чәчеп ашыккан булуыгызны аңларсыз. Терсәк якын булса да, тешләп булмас... 

Мондый вакытта, әлбәттә, бөтенләй үз-үзеңә генә бикләнү дә бик начар. Күңелдәген бушату өчен бик-бик якын кешене генә сайлагыз. Ә калганнарга әлегә сөйләргә ашыкмагыз. Киләчәктә нәрсә эшләргә җыенасыз – башта үзегез өчен шуны хәл итегез. Бер карарга килгәч, бәлки, бу хакта сөйләп торырга да туры килмәс. 

Аерылышу турында гариза бирергә ашыкмагыз
Ир белән хатын арасында хыянәт керә икән, башка беренче булып килгән фикер шул бит: аерылашам, дип уйлый кеше. Эчтәге ачуны андый чакта тыеп тору авыр шул... Судлар беркая да качмас, шундый карарга ныклап килгән очракта аларга мөрәҗәгать итәргә беркайчан да соң түгел. Әмма бу адымны ашыгып, уйламыйча эшләп, сез нәтиҗәдә үз-үзегезгә начарлык кына да ясарга мөмкинсез. Аерылышу – соңгы чара булырга тиеш. Аннан аерылышып кына күңелдәге бу авыр, буталчык уйлардан арынып булса икән?! Аларның барысы да сезнең белән калачак бит. Алай гына да түгел – алар күбәячәк, яшәргә комачауларлык дәрәҗәдә артачак. 

Көндәшегез кем икәнен ачыкларга тырышмагыз
Аның кем икәнен бик беләсе киләчәк, әлбәттә. «Мине кемгә алыштырдың инде? Аның кай җире миннән артык?» дигән сорауны да ирегезгә шунда ук бирәчәксез. Арага кергән өченче берәүнең кем икәнен белү теләген җиңәргә тырышыгыз. Социаль челтәрләрне ирегезнең сөяркәсе турында мәгълүмат җыю өчен кулланмагыз. Югыйсә бу сазлыкка бик озакка чумуыгыз бар. Җаныгызда яңа яралар артмасын дисәгез, эзләмәгез ул кешене. Сезнең бит проблемаларыгыз хәзер болай да җитәрлек – шуларның очына чыгу кирәк. Ә ирегезнең сөяркәсе кем икәнен ачыкласагыз, ул гел күз алдында торачак, аны башыгыздан чыгарып ату бик авыр булачак. Һәм бу тормышыгызда килеп туган сынауны җиңәргә ярдәм итмәячәк, киресенчә, катлауландырачак кына. Аннан, проблеманың башы ирегезнең сөяркәсенә түгел, ә ирегезнең үзенә бәйләнгән бит. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар